В столице Республики Саха (Якутия) с размахом отметили 25-й по счёту Федеральный Сабантуй. Мероприятие посетили Раис Республики Татарстан Рустам Минниханов, глава Якутии Айсен Николаев, заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев.
На праздник съехались представители татарских организаций из 29 регионов России — от Дальнего Востока до Урала. В течение всего дня Сабантуй посетили около 50 тысяч человек, что говорит о широком масштабе и народной любви к этому национальному празднику.
Гостям были представлены различные мероприятия на любой вкус. В рамках праздника прошли Дни татарского кино, театральные постановки, мастер-классы и круглые столы, традиционные конкурсы и спортивные состязания, в том числе турнир по корэш — борьбе на поясах. На главной сцене был организован яркий концерт с участием народных артистов и музыкальных коллективов.
Благодаря Нижнекамскому району на Сабантуе также появилась уникальная площадка «Татарское подворье», где всех желающих знакомили с народными промыслами, традиционными блюдами и особенностями татарского быта. Эти мероприятия позволили людям погрузиться в атмосферу татарской культуры и традиций, сохранив эту уникальность для будущих поколений.
***
Саха (Якутия) Республикасының башкаласында 25 нче Федераль Сабантуй зурлап үткәрелде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Якутия башлыгы Айсен Николаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессы Луганск Халык Республикасынннан алып Ерак Көнчыгыш төбәкләренә кадәр 29 субъектан татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен бергә җыйды. Көн дәвамында Сабантуйда якынча 50 мең кеше катнашты, бу бәйрәмнең киң колачлы һәм халык тарафыннан яратылып үткәрелүен күрсәтә.
Кунаклар өчен төрле чаралар оештырылды. Бәйрәм кысаларында театраль номерлар, осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, традицион бәйгеләр һәм спорт ярышлары узды. Төп сәхнәдә танылган артистлар һәм музыкаль коллективлар катнашында зур концерт узды.
Түбән Кама районы ярдәме белән Сабантуй мәйданында уникаль «Татар утары» да булдырылды. Биредә кунаклар халык һөнәрләре, милли ризыклар һәм татар көнкүреше белән якыннан таныша алдылар.
Просмотров: 332
Добавить комментарий