«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастинглар башланды

5dae9fd289051624161ddabee02fe0b1Кинорежиссер Александр Далматов һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастингларны башлап җибәрде. Бүген «Шәрык» клубында кастингның беренче көне үтте.

Кастингка Камал, Тинчурин, Әлмәт, Түбән Кама, Әтнә театрлары, «Әкият» курчак театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Апуш» театр студиясенә йөрүче балалар килгән иде. Шулай ук, башка уку йортларыннан да, мәктәп укучылары арасында да үз көчен кино сәнгатендә сынап караучылар байтак иде.

Кастинглар иртәгә дә дәвам итәчәк. Александр Далматов театр артистлары белән генә чикләнмичә, башка төрле профессия кешеләре арасында кызыклы типажлар эзләвен әйтә.

Телесериал өчен киносценарийны Александр Далматов үзе һәм Алсу Хәбибуллина яза.

Съемкалар июль, август, сентябрь айларында планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 368

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>