9 — 11 июньдә Татарстанда VIII Халыкара Алтын Урда форумы узды. Киң күләмле проектны ТР Фәннәр академиясе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Болгар ислам академиясе оештырды. Чарада Казахстан, Төркия, Мисыр, Марокко, Иран, Кытай, Япония, Франция, Канада, Әрмәнстан, Беларусь, Азәрбайҗан кебек илләрдән 40ка якын чит ил тикшеренүчеләре катнашты. Россиядән 102 докладчы чыгыш ясады.
Форумда Самара тарихчылары — мин, Шамил Галимов, һәм Айназ Фәхертдинов катнаштык. Безнең тәкъдимебез буенча «Алтын Урда турында чыганаклар: күптөрлелек һәм бердәмлек» секциясе программасына яшь тикшеренүче, археолог, «Яктылык» мәктәбе директоры урынбасары А.М. Фәхертдиновның «Муром шәһәрчеге: Самара краенда урта гасырлар тарихы һәйкәле. Тарих һәм өйрәнү перспективалары» дип аталган доклады да кертелгән иде. Шул рәвешле, киң фәнни җәмәгатьчелеккә — форумда катнашучыларга, ә соңыннан материаллар җыентыгы аша Идел буе тарихының рус чорына кадәрге иң зур һәм танылган һәйкәле турында төп мәгълүматлар халыкка да җиткереләчәк. Кызганычка, ул әлегә кадәр безнең төбәкнең үткәнен өйрәнү процессында җитәрлек файдаланылмый, ә туризмны үстерү планында бөтенләй читләтеп үтелгән.
Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 397
Добавить комментарий