Массакүләм мәгълүмат чаралары бергә җыелды

j6rexHrsFTYСамарада XXX «Матбугат-2025» фестивале узды

7 июньдә Самараның Струков бакчасында төбәк басма мәгълүмат чаралары һәм телекомпанияләренең юбилей фестивале узды.

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Чараны Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә бүлеге һәм Самара шәһәр округы администрациясе оештырып килә.

Фестивальдә төбәкнең танылган басмалары һәм телекомпанияләре, шулай ук студентлар матбугат чаралары катнашты — барлыгы 20 мәйданчык эшләп торды.

Матбугат хезмәткәрләре белән очашуга килгән шәһәр халкы өчен бай программа әзерләнгән иде: Росгвардия идарәсе тынлы оркестры, музыка һәм бию коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, конкурслар, тематик викториналар, солдат боткасы әзерләп торган кыр кухнясы һәм башка күңелле чаралар. Теләге булган тамашачы «Покров 63» берләшмәсе волонтерлары белән бергә маскировка челтәрен үрергә өйрәнде. Шулай ук «Я рисую Победу» конкурсында катнаштылар, җиңүче балаларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Утызынчы Матбугат фестивалендә беренче тапкыр «Губернаның алтын каләме» конкурсы һәм губернатор призларына журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Бердәмлек» газетасы «Пресса-2025» фестивале дипломына лаек булды!

Мәйданчыкны оештыруда ярдәм иткән даими иганәчеләребез Ильяс Гомәр улы Шәкүровка, Ригил Фәрит улы Курмаевка һәм Рузил Идрис улы Бурангуловка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук «Яктылык» мәктәбенең актив әниләренә һәм балаларына да бәйрәм рухы тудырып, милли киемнәр һәм бизәнү әйберләрен, татар массакүләм мәгълүмат чараларын лаеклы тәкъдим итәргә булышканнары өчен рәхмәтебезне юллыйбыз!

j6rexHrsFTY

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 373

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>