Гали авылының горурлыгы, дин әһеле Халисә абыстай Сәгъдиева олы юбилеен каршылады
90 яшь тулуына карамастан, абыстаебыз терекөмеш кебек җитез, мөләем йөзле, җан җылысын, күңеленең якты хисләрен безнең белән уртаклашып, әҗер-сәваплар алып, авыл халкын дин кануннары белән таныштырып яши.
«Дөньяда кеше гомере бик кыска, ахирәтне уйлап яшәгез! Һәрберебезгә дә үлем киләчәк. Вакытыгызны бушка уздырмагыз! Үзегезне яхшы сүзләр белән искә алырлык гамәлләр кылыгыз! Иң мөһиме – намазда булыгыз! Сусауны — су эчеп, ачлыкны икмәк ашап басабыз, ә намаз — безнең рухи ризыгыбыз, Аллаһы каршында биреләчәк сынавыбыз», — дип, һәр мәҗлестә вәгазьли килә абыстай.
Халисә абыстай 25 ел буе авылыбызның мәрхүмәләрен пакьләп, ахирәт юлына озатты. Күрше авылларга да алып китәләр иде үзен. Бер дә кыенсынмады, йөрде. Авылыбызның күренекле абыстайлары Мәрьям Йосыпова һәм Халидә Моратова вафатыннан соң, 4 мәхәлләдә дә җитәкче абыстай ролен башкарды ул.
Авылыбыз халкы өчен Халисә апа — идеаль абыстай, балаларына — кадерле әни, оныкларына — яраткан әби, туганнарына — хөрмәтле апа. Менә бүген аның уллары-киленнәре, оныклары, кызы җыелышып әниләренә бик зур бүләк әзерләгәннәр — 90 яшь дип яздырып, төсле шарлар белән бизәп, бай табын, сый-хөрмәт әзерләп, туганнарын җыйганнар.
Бүген шундый хөрмәттә булган абыстаебызның үткән тормышы җиңел булмаган. Ул 34 яшендә биш бала белән ялгыз кала, ире Җәгъфәр яман чирдән үлеп китә. Бу вакытта иң кечкенәсе Илгизәргә бары 6 ай гына була. Ул заманда тормышның иң авыр, иң кыен чаклары булган бит. Халисә абыстай, барлык авырлыкларны җиңеп, ихласлыкта, гаделлектә, хаклыкта, тормыш йөген үз җилкәсенә салып тартып бара, язмыш ачысын, ятимлек шулпасын эчеп, Хәйдәр, Әнвәр, Зөфәр, Суфия һәм Илгизәрне укытып, олы юлга озата. Менә шушы төпчек малае Илгизәр бүгенге көндә Сызран Җәмигъ мәчете мөселманнары дини оешмасының баш имамы булып хезмәт итә.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 21 июнь санында укый аласыз.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 421
Добавить комментарий