Быел Денистә өчләтә бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм безнең яраткан, кадерле, иксез-чиксез, матур һәм төрле милләт кешеләре дус-тату яшәүче Шенталы районының 90 еллыгы. Һәм, әлбәттә, бүген безнең уртак бәйрәмебез — Сабан туе да.
Ул милләтебез тарихын үз эченә сыйдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Гореф-гадәт, милли кием, моңлы көй, күз явын алырдай бизәкләр — барысы да бер мәйданда! Шушы тамашада катнашу теләген күп балалар үзләре белдерде. Үзебезнең авыл яшьләре, бигрәк тә әби-бабасына кунакка кайткан оныклар да күтәреп алды әлеге фикерне! Димәк, яшь буынга ата-бабаларыбыздан калган мирас кадерле дә, якын да, бөек тә…
Кунакларны музей экспонатлары булган әби белән бабай самоварда кайнаткан кайнар мәтрүшкәле чәй һәм милли ризыклар белән каршы алып тордылар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше Шенталы районы башлыгы Александр Михайлович Лемаевның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул барыбызны да бәйрәм белән котлады һәм һәр милләтнең үз гореф-гадәтләрен саклау мөһимлеген билгеләп үтте. Иң җылы котлауларны Денис җирлеге башлыгы Ринат Әкрәм улы Хәлиуллин һәм “Нур” татар мәдәни-агарту җәмгыяте рәисе Лимоза Фатыйх кызы Бикмөхәммәтова җиткерделәр. Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да мөхтәрәм кунакларның берсе иде.
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.
Лилия ГАЛИУЛЛИНА.
«Бердәмлек»
Просмотров: 363
Добавить комментарий