XX гасыр башында Россиядә 1905 һәм 1917 еллар революциясеннән башланган Беренче бөтендөнья сугышы барышында монархия хакимияте җимерелә, хуҗалыклар таркала, халык бөлгенлеккә төшә. Россия җәмгыяте тирән социаль, милли һәм сәяси кризис кичерә, Үзәк державалар һәм Антанта, «кызыллар» һәм «аклар» арасында каты сугышлар бара…
Шул дәһшәтле еллар истәлеге булып Чулпан һәм Сидяково авыллары арасындагы тау башында ялгыз кабер тора. СССР вакытында аның янында пионерга һәм комсомолга кабул итүләр һәм башка тантаналы чаралар үткәрү гадәте бар иде. Кем күмелгән соң бу тау башында?
…Антанта илләре Россияне большевиклардан азат итү исәбе белән яшь Совет иленә сугыш ачканнар, дип аңлаталар иде. Ләкин дә моның сере күпкә катлаулырак. Мәсәлән, интервентларның төп максаты — авыр хәлдә калган илне бүлгәләп, һәркайсы үзенә өлеш чыгарырга теләгән, дигән фикер бар.
Чехлар Самараны басып алгач, эсерлар КомУч (Комитет Учредительного собрания) төзиләр. Шулай итеп, Самара 4 ай буе Россия башкаласы булып санала. Бу вакытта ил күләмендә канкойгыч сугышлар бара.
Менә шундый катлаулы һәм хәлиткеч чорда, Идел буе Колчак гаскәрләре һәм чехлар кулында булган вакытта, Петроградтан РСДРП (б) мандаты белән Самарага данлыклы революционер Сергей Лазоның якын дусты һәм көрәштәше Батыргали Ваһапов килеп төшә. Революционерлар буларак, алар патша заманында бергә каторга газаплары кичергәннәр. Ваһаповка «аклар» тылында партизан отрядлары оештыру бурычы йөкләнә.
Дәвамын газетабыз битләрендә укый аласыз.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 484
Фарид абый исэнмесез. Историю про Батыр Гали многим интересно будет думаю .Фарид абый сез про его историю освежите пожалуйста нам молодым Рэхмэт