Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Илшат Галимовның «Урман юлында» дип исемләнгән хикәяләр, пьесалар җыентыгы дөнья күрде.
Илшат Сәгыйть улы Галимовның исеме 2023 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясаган вакытта Татарстанда да яңгырады. Аның «Урман юлында» хикәясе иң яхшы әсәр исемлегенең беренче унлыгына кергән иде, өметле каләм, әле үзен күрсәтәчәк иҗатчы дип бәяләнде.
Китап Иске Ярмәк кибетләрендә сатуда, бәясе — 600 сум.
Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Самара йолдызлары
Просмотров: 434
Добавить комментарий