«Ат карагы» спектакленә чакырабыз!

sTck1UHzcZdHsepS3zAA2oyB1ji3FW58P0e90Fb-ejX9mod9Eh00PBGyC7pyhUQXNOqNX_sqRkR0OAzhNzMMOaau2025 елның 21 — 28 сентябрендә Самарада VII төбәкара «Театраль Идел» фестивале узачак. Чара кысаларында 22 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Самараның Максим Горький исемендәге академия театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Ат карагы» спектакле күрсәтеләчәк.

Татар драматургиясенең йөзек кашы булган Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнгән спектакль кабат тормыш сәхнәсенең иң түрендә. Татарның күренекле улы үзенең “Ат карагы” пьесасында һәр чор өчен актуаль булган шәхес иреге һәм намус мәсьәләләрен күтәрә.

⚡Вакыйгалар 1917-1923 елларда, зур үзгәрешләргә этәргән, хис-кичерешләр кискенләшкән, кешеләрнең чын йөзләре ачылган түнтәрелеш һәм гражданнар сугышы вакытында ерактагы​ татар авылларының берсендә бара.

Казан губерниясында ат караклары өере эш итә. Вазыйфалары төгәл бүленгән: берсе разведкага бара, икенчесе каравылда тора, өченчесе урлый, дүртенчесе исә «товарны» урманга яшерә, кемдер ат сәүдәгәре белән сөйләшә, килешә, ә кемдер кирәкле кешеләрне сатып ала. Бары тик яшь Совет хакимияте генә караклар оясын тузгыта.​

Спектакльдәге геройлар буяуларны хәтерләтәләр. Анда ачык төстән караңгы буяуга кадәр барлык төсмерләр дә чагыла. Бер-берсе белән кушылалар, битлекләрен йолкып алалар, кимчелекләрен һәм яхшы якларын ачалар.

Төп геройның прототибы тарихи шәхес. Туфан Миңнуллин әлеге пьесаны 40 томнан торган җинаять эше белән танышканнан соң иҗат итә.

Һәм менә бер гасыр элек булган вакыйгалар сәхнәдә җанлана. 100 ел узмаган да кебек. Режиссер Айдар Җаббаров гасыр чикләрен сөртеп, 21 гасырда да булуы ихтимал тарихны сәхнәгә күтәрә.​

Әлмәт театрының «Ат карагы» спектакле Россиянең иң яхшы 100 куелышы исемлегендә! «Россия театр куелышларының алтын фонды» проектының сайлап алу комиссиясе экспертлары спектакльне югары бәяләделәр.

Просмотров: 526

Комментирование запрещено