Алена Апина Казанда булган вакытта алган тәэсирләре белән «Instagram” да уртаклашкан. Җырчы “Татарстан башкаласы чит илгә охшаган һәм шәһәр урамнарында “авызымны ачып” йөрдем”, дип белдергән.
«Мин Казанны бик ошаттым һәм шаккаттым! Матурлык! 90нчы елларда чит илдә йөргән кебек, “авызыңны ачып йөрисең”, — дип язып куйган җырчы Чернышевский урамындагы бер кунакханәнең балконында төшкән фотосы астына.
Артистка бу фотосурәтен #казаньсуперпупер #гастроли хештегы белән билгеләп куйган. Әмма Казандагы концертлар графигында Алена Апина юк. Мөгаен, ул шәхси корпоративта чыгыш ясагандыр.
Аленаның фикерен социаль челтәрнең башка кулланучылары да хуплаган.
Просмотров: 820