Кыңгырау чыңы мәктәпкә чакыра

день знанийӨлкәбезнең татар мәктәпләре нәни укучыларын кабул итәргә әзер

Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Белем бәйрәмен беренче сыйныфка укырга баручы сабыйлар да,  аларның әти-әниләре дә, укытучылар да дулкынланып көтәләр.

Зур авылларда, шәһәрләрдә балалар саны күп булуы куандыра. Мәсәлән, Камышлы уку үзәге бусагасын быел 52 бала беренче тапкыр атлап керәчәк, ә Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе беренче сыйныфка 21 укучыны кабул итә. “Мәктәп бинасы да, укытучылар да яңа уку елына әзер. Уку программасына ана теле дәресләре дә кертелгән”, — дип хәбәр итә бу уку йортлары җитәкчеләре.

1 сентябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә 75 бала өчен беренче кыңгырау яңгыраячак. Балалар саны күп булу сәбәпле, быел анда өч беренче сыйныф булачак.

Өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләре дә нәни укучыларын кабул итәргә әзер. Дөрес, анда мәктәп яшендәге балалар саны күпкә аз. Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбенә быел – 7, ә Яңа Ярмәк, Балыклы авылында 5әр бала гына беренче сыйныфка барачак.

Ә менә Кошки районының күренекле шагыйребез Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән Иске Фәйзулла авылында кәефләр бөтенләй төшенке. Анда быел беренче сыйныфка бары тик бер генә укучы баруы әле бер генә бәла. Биредә берничә ел инде башлангыч мәктәп тә юк. Яңа уку елында да 17 укучы көн саен автобус белән йөреп, күрше Яңа Карамалы авылы мәктәбендә белем алырга мәҗбүр, ә татар теле элеккечә бөтенләй укытылмаячак.

Шенталы районының Денис авылы мәктәбенә тәүге тапкыр баручы өч ба­ланың әти-әнисе белән сөйләшеп, аларның мәк­тәпкә хәзерлекләре турында да сораштым.

- Улыбыз Рәсим Белем көнен дулкынланып көтсә дә, мәктәпкә баруына бик шат. Ул инде саный белә, хәрефләр таный, ә иң яраткан шөгыле — төрле машиналар коллекциясе җыю. Үсеп җиткәч, шушы юлны сайлап, төрле машиналар уйлап чыгаручы булыр, дип өметләнәбез.

Рәсимнең булачак беренче укытучысы Талия Төхвәтуллина белән без таныш инде, ул кызыбыз Әдиләне дә укыткан иде. Белемле, төпле укытучыга улыбызны да ышанып тапшырабыз, — дип уй-фикерләре белән уртаклаштылар Рәис һәм Алия Әхмәтвәлиевлар.

Фәрит һәм Зөлфия Гыйльмановлар беренче сентябрьдә өченче балалары — Зөлфәтне беренче сыйныфка озаталар.

- Улыбыз кечкенә булса да, укырга баруга җаваплы карый. Кием-салымын, уку әсбапларын хәзерләп куйды инде. Тантаналы линейкада сөйләргә яттан шигырь дә өйрәнде. Зөлфәт апалары Алинә һәм Юлия кебек яхшы билгеләргә генә укырга вәгъдә итә, — дип сөйләде алар.

Бу балалар өчен Белем бәйрәме үзенең онытылмас матур мизгелләре белән истә калсын иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1419

2 комментариев

  1. Яна Ярмэкнен 1 сыйныфына 5 бала түгел, 6 укучы килде.

  2. В Госдуму внесен законопроект о возможности переносить начало учебного года в школах на месяц, с 1 сентября на 1 октября. По мнению авторов документа, позднее начало и, соответственно, конец учебного года объясняются обширной географией России, а также разнообразием климатических и национальных особенностей страны, пишет РИА «Новости».
    Авторами законопроекта стали депутаты от ЛДПР Михаил Дегтярев, Борис Чернышов и Вадим Деньгин. Они предлагают закрепить за органами местного самоуправления право переносить дату начала учебного года на 1 октября.
    «Принятие законопроекта позволит более гибко подходить к решению вопроса о начале и окончании учебного года в образовательных организациях, а также более эффективно использовать теплое время года для полноценного отдыха детей», — отмечается в пояснительной записке.
    В случае переноса начала занятий учебный год должен заканчиваться «в соответствии с учебным планом соответствующей общеобразовательной программы». Значит ли это, что учебный год будет заканчиваться на месяц позже, или же учебную программу придется проходить в ускоренном режиме, не уточняется.