Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасы һәм тәкъдиме белән Коръәннең тарихы турында документаль фильм әзерләнәчәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.
Фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы күрсәтеләчәк. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак. Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да мәгълүмат биреләчәк, ди проект авторлары.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Коръәнгә багышланган документаль фильмны төшерү буенча киностудия җитәкчелеге белән очрашу уздырды.
Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабиров моңарчы да совет чоры ишаннары турында фильм проектын тормышка ашыруда катнашкан иде.
* * *
В Казани снимут документальный фильм о благородном Коране. Об этом сообщает пресс-служба ДУМ РТ.
О съемках говорили на встрече руководителя направления дагвата ДУМ РТ Нияза хазрата Сабирова с руководителем киностудии, которая и займется созданием фильма.
Ожидается, что фильм расскажет о значении Корана в истории человечества, его величии и ниспослании. Также фильм продемонстрирует зрителям вклад татарских просветителей в развитие коранопечатания и об истории издания благородного Корана Духовным управлением мусульман РТ.
Просмотров: 980