«Эшең калсын мең яшәрдәй имәндәй»

555 010Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы Инжир хәзрәт Сөләймановның үлеме күпләрне тетрәндерде.

Ачык йөзле, ягымлы һәм күпләргә үрнәк булырлык дин әһеленең бу дөньяда юклыгын авыр кичерәбез. Ул кинәт елмаеп килеп чыгар да, гадәттәгечә: «Ни хәл, туганым!» — дип эндәшер һәм кочаклап исәнләшер, хәл сорашыр кебек. 

Чынлап та, ул Кләүледәге һәм якын-тирәдәге татарлар белән генә түгел, күршеләре һәм аны белгән башка милләт кешеләре белән дә дус булып, туганнарча аралашып яшәде.

Тормышта төрле кешеләр очрый. Берәүләр көйсез, ачы телле булалар. Андыйлар белән аралашу да авыр. Ә бар шундый кешеләр, алар белән очрашып сөйләшү йөрәккә ятышлы, күңелне баета һәм рухыңны үстерә.

Инжир хәзрәт Сөләйманов менә шундый сөйкемле кеше иде. Аңа ияреп намаз укыган, аның вәгазьләрен яратып тыңлаган Кләүле мәхәлләсе халкында ягымлылык һәм итагатьлелек ачык күренә.

Монда яшәүче урыслар, мукшылар төп халык булып саналсалар да, Кләүле станциясенең тормышын уңай эзгә салуга, аны үсеш юлына бастыруга татарлар күп көч куялар. Райкомда, райисполкомда, авыл хуҗалыгы идарәсендә һәм җитәкче урыннарында эшләүчеләрнең күпчелеге һәрвакытта татарлар булды.

Инжир хәзрәт Сөләйманов — менә шуларның берсе. Ул — югары белемле инженер. Ата-бабалары оста һөнәрчеләр булганга, ул үзе дә төрле җитәкче урыннарда эшләгәндә үзен алтын куллы, алдынгы фикерле белгеч итеп таныта.

Илебез үткәннәреннән ваз кичеп, киләчәккә уңай юнәлеш таба алмый аптыраганда һәм халык төшенкелеккә бирелгәндә, Инжир хәзрәт монда яшәгән татарларны бергә туплап, аларны дин юлына бастыручыларның берсе була. Яшьтән дини тәрбия алган кеше буларак, ул үз халкының әхлакый дәрәҗәсен үстерүгә күп көч куя.

Иң үтемле тәрбия шәхси үрнәк нигезендә генә була ала. Инжир хәзрәттәге матур кешелек сыйфатларының үзе җитәкләгән мәхәллә халкында ачык чагылуы да очраклы хәл түгел.

Хәзерге Кләүле станциясе урнашкан җирдә элгәре татар халкы яшәгән. Бу фикерне биредә борынгы татарлар зиратының калдыклары булуы куәтли. Кләүле — борынгы татар сүзе. Келәү суы — үлек юган су. Келәү чишмәсе, келәү елгасы — татарларның тәңречелек чорындагы корбан чалу, табыну һәм келәү догасы укый торган урыннары.

Көчләп чукындыру вакытында биредәге халыкның чукындырылган яисә моннан күчеп киткән булуы мөмкин. Милләтебез тарихында мондый фаҗигалар бихисап. Аллаһыга шөкер, хәзер илебездәге изелгән, имгәтелгән Ислам дине һәм татар милләте үсеш юлында торалар. Аны нәкъ менә Инжир хәзрәт Сөләйманов кебек көчле рухлы, милли җанлы дин һәм милләт каһарманнары гына булдыра алалар.

Келәүле татарлары бер мәхәллә булып берләшеп, мәсҗид салдылар. Агымдагы төрле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышалар. Кызганыч ки, тик әлегә яшьләрнең күпчелеге диннән һәм милләттән читтә булуы иң зур фаҗига булып тора.

555 010Явыз Иван бу җирләрдә татарлыкны, Ислам динен таптап сүндергән булса, Инжир хәзрәт һәм аның фикердәшләре аларны торгызалар. Бу — авыр һәм аяусыз хезмәт. Моны һәркем булдыра да алмый. Бигрәк тә күпләрдәге изге хисләр сүрелеп, ярым үлгән хәлдә булган вакытта.

Кеше йөрәге ат та тарта һәм күтәрә алмаслык нәрсәләрне булдыра. Тик аның мөмкинлекләре дә вакыт һәм чама белән чикләнгән шул. Инжир хәзрәт дингә һәм милләтебезгә кагылган мәсьәләләрне үз йөрәге белән, бар көчен куеп күтәрергә күнеккән кеше иде. Тик аның үзен дә, башкарган эшләрен дә үткән замандагы итеп тасвирлыйбыз. Чөнки аның изге башлангычлары, сөйләгән вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре күпләрнең йөрәк түрендә, саф килеш сакланалар.

Үзен искә алганда, ул тере килеш, елмаеп күз алдына килеп баса. Дошманлык, усаллык, хөсетлек кебек начар хисләр аңа чит-ят булып, үз гомеренә кагылмаганнар. Шуңа да ул гади кешеләр белән дә, түрәләр белән дә гел уңай мөнәсәбәттә булып, алардагы төрле мөмкинлекләрне дин һәм милләт алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен оста куллана белде.

Кләүле районы администрациясенең башлыгы Инжир хәзрәт Сөләйманов һәм Ринат әфәнде Габидуллинның мәсҗид төзү турындагы тәкъдимнәрен хуплап: «Сез гыйбадәт өе генә ясап калмагыз, бер дигән мәсҗид төзегез. Киләчәктә ул авылыбызның йөзен бизәрлек матур һәм халыкка әхлакый тәрбия бирә торган изге урын булсын», — дигән.

Төзелеш дәвамында үзе генә түгел, әле күп кенә башка оешмаларның җитәкчеләрен дә моңа ярдәм итәргә күндергән. Әлеге көндә дә ул үз ярдәмен күрсәтеп тора һәм төрле бәйрәмнәрдә, чараларда хөрмәтле кунак булып катнаша.

Кләүле мөселманнарына карата мондый хөрмәт юктан бар булмаган. Ул кешеләрне хөрмәтли, һәркем белән уңай мөнәсәбәттә була белү, матур тормыш үрнәкләре һәм татар халкындагы гүзәл сыйфатларны оста итеп таныта белү нәтиҗәсе.

Аны искә алганда: «Эх, шулай яши белеп, изге эшләр, матур истәлекләр калдыра алсак иде!» — дигән уйлар уела йөрәк түрендә.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1336

Один комментарий

  1. Жанын жэннэттэ булсын Инжир абый.