«Эшсез утырсам, күңелем китек»

1

Суфия һәм Абдулла Солтановлар.

Шушы көннәрдә Суфия Шиһап кызы  Солтанова 80 яшен билгеләп үтте

Хозурланырлык та инде безнең татар әбиләребез! Чистапөхтә, ап-ак яулыкларын бәйләгән, затлы күлмәкләрен кигән, мөлаем йөзле карчыкларыбыз үзләренә җәлеп итәләр.

Күзләреннән нур бөркеп торган, мине елмаеп, ачык йөз белән каршы алган Шиһап кызы Суфия Солтанованы күргәч, бу сүзләрнең асылына тагын бер тапкыр инандым.

Октябрьдә 80 яшен билгеләп үтәргә җыенучы Суфия апа мин килүгә инде коймакларын да пешереп өлгергән иде, тиз-тиз чәй дә әзерләргә тотынды.

«Суфия апа, сезгә «әби» дип эндәшергә тел әйләнми, 80 яшь тутыручыга охшамагансыз да. Әле
бик яшь күренәсез. Әнә, кызлардай йөгереп тә йөрисез, шөкер», — дип башладым сүземне.

«Рәхмәт, кызым. Тик тора белмим шул мин. Әле менә кичә генә бакчада эшләп кайттым. Җирдә казынырга яратам. Кечкенәдән эшкә җигелеп үстек. Канга сеңгән инде. Эшсез утырсам, күңелем китек», - дип елмайды Суфия апа.

журналЧыннан да, нәкъ эш сөючәнлек, хезмәткә мәхәббәт бу ханымга шундый көч-куәт, дәрт-дәрман бирә, яшь булып калырга ярдәм итәдер дә.

Суфия апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Кече Труево авылында туып-үсә.

«Авылыбыз бик матур иде. Аның уртасында ике инеш ага. Яныбызда гына зур урман. Инешнең берсе тәрәзәбездән күренеп тора. Мин анда су керергә бик ярата идем. Берничә тапкыр баттым да. Шөкер, коткардылар. Мине «су үрдәге» дип йөртәләр иде.

Без – сугыш балалары. Ач-ялангач балачак. Сугыш кыйпыл-чыклары, йөрәккә үтеп кереп, әле
дә хәтердән чыкмыйлар», — дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.

Алар гаиләдә сигез бала булалар. Әтисе Шиһап сугышка киткәндә, әнисе Әсма дүрт бала белән кала. Иң кечесе – берничә айлык сабый. Сугыштан соң тагын дүрт нарасый туа.

«Хат ташучының фронттан килгән үлем турындагы хатлар китергәнен онытырлык түгел. Кешеләр, бергә җыелып, елыйлар. Бу хәл көн саен кабатлана. Әтиебезнең дә бер абыйсы һәлак булды, икенчесе хәбәрсез югалды, өченчесе аягын югалтты. Әтиебез, Аллаһыга шөкер, исән-сау калды.  Тик ул өйгә 1947 елда гына кайтты. Аны Литвада «полуторка» машинасында эшләргә калдырдылар.  Сугышта да, аннан соң да гомер буе шофер булып хезмәт итте ул», — дип сөйли Суфия апа.

Авыр елларда авыл халкын урман гына саклап кала. Кышын да, җәен дә олылар, кечеләр шунда йөри. Суфия дә 5 – 6 яшеннән, башкалар белән бергә, җиләк, үләннәр, чикләвек җыя, утын, печән ташый. Тик, әлбәттә, бу гына җитми. Халык барыбер ачлыктан интегә. Суфиянең хәтта бервакыт күзләре күрми башлый.

Авылда дүрт кенә сыйныф булганлыктан, кыз җиденче сыйныфка кадәр күрше Олы Труево авы-
лында белем ала. Өч чакрым җәяү йөриләр балалар.

«Юллар чистартылмый иде. Без, карга батып, бер-беребезне тартып чыгарабыз. Мәктәпкә инде арып, ач килеш барып җитәбез. Әгәр әни үзем белән берәр кисәк «кара» ипи җибәрсә, мин иң бәхетле кеше идем. Апам белән икебезгә бер пар киез итек. Аларны мәктәпкә дә, урамга уйнарга да чиратлашып киябез.

Исемдә – минем һәрвакыт ашыйсым килә иде. Сигез бала без, туярлык ашамлык юк. Шулай да, көлә, уйный идек.

Гомумән, шушындый авырлыкларга карамастан, халык эшләде, тырышты, яшәде», — ди Суфия Солтанова.

Кыз башлангыч сыйныфларда яхшы билгеләргә генә укый. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, аның урта гомум белем турында аттестат аласы килә, һәм ул Пенделка авылына сигезенче сыйныфка күчә.

Анда тулай торакта авыр шартларда яшәп укый. Ашханәләр, кибетләр булмый. Әти-әниләре биреп җибәргән аз гына ризыклардан ашарга пешерәләр. Ут, телевизор, радио юк. Тулай торакны начар якканга, анда һәрвакыт бик тә салкын була.

Шундый кыенлыклар белән булса да, кыз ун сыйныфны уңышлы тәмамлап, бер ел курсларда бухгалтер белгечлеген ала. Аны үзләренең совхозына баш бухгалтерның урынбасары итеп җибәрәләр.

1

Солтановларның яшь чагы.

Бер ел эшләгәч, Суфия Абдулла исемле егеткә кияүгә чыга.

«Ул Горький шәһәрендә елга училищесында укыды. Күршебездә яшәгән абыйсы янына килеп йөри иде. Диңгезчеләр формасындагы матур егет игътибарымны җәлеп итте. Аралаша торгач, акыллы да булып чыкты. Ул да мине бик ошатты. Укуын тәмамлагач та, миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Аны Куйбышевның Идел портына механик итеп эшкә җибәрделәр», — дип, сагынып искә ала Суфия ханым сигез ел элек вафат булган ирен.

Идел портында Солтановлар гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Суда торган суднода аларга дүрт метрлы бүлмә бирәләр. Бу толай торак кебек була. Бер карават, бер тумбочка. Шунда яшьләрнең уллары Рафаэль туа. Соңрак инде алар шәхси йорттагы бер бүлмәгә керәләр.

Якыннары, туганнары булмаган чит шәһәрдә, бернинди ярдәмсез, тормыш корып җибәрүләре җиңел булмый, әлбәттә. Барысын да үз куллары, үз тырышлыклары белән булдыралар алар. Үзләре дә зур уңышларга ирешәләр, аннан башкаларга да ярдәм итәләр.

Суфия Солтанова (уңнан өченче) мәҗлестә.

Суфия Солтанова (уңнан өченче) мәҗлестә.

Абдулла абый 11 санлы төзелеш трестына баш механик булып  күчеп, гомере буе шунда хезмәт
итә. Эшеннән аңа яхшы фатир бирәләр.

Ә Суфия апа башта Осипенко урамындагы хәрби госпитальгә урнаша. Аннан күп еллар, пенсиягә кадәр, Урта-Идел транспорт идарәсендә инженер, бүлек җитәкчесе булып эшли.

Алар төрле сәүдә оешмаларына арендага транспорт биреп тору белән шөгыльләнәләр. Йөзәр битлек отчетлар ясый Суфия апа. Хәтта кичләрен өендә дә эшләргә туры килә. Ә бит ул вакытларда санарга калькулятор да, компьютер да булмый. Чут (счеты), арифмометрлар кулланалар.

«Бала-оныкларым хәйран кала. Бүген дә чутта бик яхшы саныйм», - дип елмая Суфия апа.

Абдулла абый оныгы белән.

Абдулла абый оныгы белән.

Пенсиягә чыккач, милләттәшебез әле тагын ун ел Тимер юл районы судында сәркатиб булып
эшли. Шулай итеп, 55 еллык стаж туплаган Суфия Солтанова хезмәт ветераны исеменә лаек булган.

Абдулла абый да, пенсиягә чыккач, ун ел Самар Җәмигъ мәсҗидендә идарә итүче вазифаларын башкара.

Алар шәһәрдә, өлкәдә мәсҗидләр төзелеше белән шөгыльләнәләр, Самар Җәмигъ мәсҗиде төзелеше дә ул эшләгән чорда тәмамлана.

«Абдулла абыйның кайсы сыйфатларын сагынасыз?» – дип сорадым Суфия ападан.

«Ул гыйлемле, хуҗалыкчыл иде. Гаиләсе өчен тырышып яшәде. Кешеләр белән уртак тел таба белде. Чын ир иде», — дип җавап бирде ул. 

Абдулла абый белән Суфия апаның уллары Рафаэль элемтә институтында инженер һөнәрен үзләштергән, уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган, аспирантура бетергән. Аннан шушы ук институтта укыткан. Хәзер эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Рафаэль Солтанов.

Рафаэль Солтанов.

Олы оныклары Тимур аэрокосмик һәм план институтларын кызыл дипломга тәмамлаган. Инженер белгечлеген алган. Бүгенге көндә Рим шәһәрендә яши. Күптән түгел аның улы Айрат туган.

Оныклары Юлия – унынчы, оныклары Марат сигезенче сыйныфта белем алалар. «Суфия апа, сез Абдулла абый  белән 52 ел бергә гомер иткәнсез.

Хәзерге көндә бик күп яшьләр, аз гына яшиләр дә, аерылалар. Бәхетле тормыш итәр өчен егетләргә, кызларга нинди киңәш бирер идегез?»

«Сабырлык һәм бер-береңне гафу итәргә. Һәр кешенең кимчелекләре бар. Сөйләшеп, аңлашырга, юл бирә белергә кирәк. Аллаһы Тәгалә дә сабыр булырга кушкан».

Суфия апа Иске мәсҗидтә дини белем алган. Хәзер инде күпләр аңардан өйрәнәләр. Намазын, уразасын калдырмый, Коръән тутыра. Динилек аңа кечкенәдән сеңгән. «Әти-әнием дини кешеләр иде. Әтием – азанчы. Балачактан ул миңа бик күп догалар өйрәтте. Мин дә оныкларыма өйрәтәм», — ди Суфия апа.

2000 елда ул хаҗ да кылган. «Изге җирләрдә нинди хисләр кичердегез, нинди теләкләр теләдегез?» – дип кызыксындым. «Аннан җиңеләеп кайтасың. Йөрәк тулы шатлык, бәхет. Тагын барасы килә. Иң беренче, Аллаһыдан гөнаһларыбызны ярлыкавын сорадым. Гаиләмә, гомумән, мөселманнарга исәнлек, бәхет, бәла-казалардан саклавын, җәннәтләргә керергә насыйп итүен, илләребезгә тынычлык сорадым».

1

Суфия һәм Абдулла Солтановлар.

«Суфия апа, сез бәхетле кешеме?»

«Бәхетле, кызым. Аллаһы Тәгалә һәр эшемдә булыша, шөкер. Бабай белән яхшы яшәдек. Ачлы-туклы, ялангач үсеп тә, укыдык, хезмәтебездә уңышларга, кешеләр хөрмәтенә ирештек, әлһәмдүлилләһ. Балам, оныкларым акыллы, хәлемне белеп, булышып торалар. Ашарыма – ашым, яшәргә өем бар. 80 яшемә җитеп киләм. Раббым миңа нихәтле саулык, нихәтле гомер биргән!

Төрле кеше бәхетне төрлечә аңлый бит ул. Азны да бәхеткә санарга була, күпне дә бәхеткә санамаска мөмкин. Ни барына Раббыбызга риза, рәхмәтле булырга кирәк, балам».

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (20), июнь — август, 2018 ел.

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено