Үткән шимбәдә илебезнең барлык төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Аның төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен белүчеләр санын арттыру, татар авторларының әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.
Бу чарада самаралылар икенче тапкыр катнаша. Узган елда диктант Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә генә узса, быел аны тагын өч мәйданда — Җәмигъ мәчетендә, Управленческий бистәсенең 35 санлы китапханәсендә һәм өлкә Халыклар дуслыгы йортында да яздылар. Соңгысында егермедән артык кеше — татар милли хәрәкәте активистлары, Самараның төрле уку йортларында укучы студентлар җыелган иде. Аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директорлары вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов сәламләп, эш барышы белән таныштырып үтте.
- Быел татарстанлылар язучы, сәясәтче Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән бер өзек язалар. Ә безгә, Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә, балалар язучысы Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятеннән өзек бирелә.Текст катлаулы түгел, һичшиксез, барыгыз да диктантны яхшы язарсыз, — дип Фәрхәт Сабирҗан улы диктант язучыларга уңыш теләде.
Текстны “Самара татарлары” интернет-порталының баш редакторы Римма Нуретдинова укыды. Өзектә катлаулы кушма җөмләләр күп булды, бер-ике җирдә туры сөйләм дә очрады. Шуңа да тыныш билгеләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк иде.
Диктантка ике сәгать вакыт бирелгән булса да, самаралылар аны бер сәгать эчендә язып бетерделәр. Ә аннан, “Кулинария на Революционной” кибете әзерләп китергән татлы бәлешләр белән чәй эчә-эчә, фикер алыштылар.
- Камышлы районының Яңа һәм Иске Ярмәк мәктәпләрендә татар теле дәресләрен укыган булсам да, диктант язганда бераз каушадым. Чөнки мәктәпне тәмамлаганыма инде 4 ел, кайбер сүзләрнең дөрес язылышы онытыла башлаган. Ә бүгенге акция белемемне яңартырга ярдәм итте. Гомумән, мин бу чарадан канәгать калдым. Оештыручыларга зур рәхмәт, шундый чаралар күбрәк булсын, телебезгә игътибар кимемәсен иде, - дип сөйләде Самараның Тимер юл транспорты институты студенты Гөлназ Вәлиәхмәтова.
Ә менә өлкәнрәк яшьтәге Эмир Марадуллинда, ана телен мәктәптә укымаса да, татар телендә диктант язу әллә ни зур кыенлыклар тудырмаган.
- Җәйге ялларыбыз Нурлат районының Кәкре Атау авылында, әби-бабай янында үтә иде. Алар белән дә, авыл малайлары белән дә татар телендә генә сөйләшә идек. Телем шунда шомаргандыр инде.
Бүген гаиләбездә дә милли йолалар, гореф-гадәтләр саклана. Улларыбыз Айрат белән Айдар Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыдылар, татар телендә камил сөйләшәләр. Мин шәһәребезнең татар милли тормышында актив катнашам. Менә татарча диктантны да икенче тапкыр язуым инде. Бу чара татар теле грамматикасын ни дәрәҗәдә белүебезне ачыкларга ярдәм итә, шул ук вакытта татарларны берләштерү ысулы да булып тора. Узган елда татарча диктантны Россиянең 20 төбәгендә генә язсалар, быел бу чарада өч тапкыр күбрәк авыл һәм шәһәрләр катнаша. Димәк, илебездә милли рухлы, ана телен яраткан һәм белгән кешеләр күп. Самара өлкәсендә дә бу чараның шундый популяр булуы ана телебез белән горурлану хисе уята, — дип сөйләде ул.
Чынлап та, өлкәбездә “Татарча диктант” акциясе киң колач алды. Быел ул Самарада гына түгел, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни үзәгендә, Новокуйбышевның үзәк китапханәсендә, Похвистнево районының Гали авылы һәм Камышлы район үзәге китапханәләрендә дә оештырылган иде.
Алия АРСЛАНОВА.
* * *
Октябрьнең 27ндә Ватаныбыз Русиянең бик күп төбәкләрендә һәм чит мәмләкәтләрдә татар теле буенча халкыбыз диктант язды.
Бу юлы әдәби текст итеп атаклы шагыйребез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, милләтебез горурлыгы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның “Нечкәбил” хикәясе алынган иде.
Быел бу чарада беренче мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче хатын-кызларыбыз да катнашты.
Сүз уңаеннан, шуны да өстәп үтәсе килә — ул көнне Самарның дүрт почмагында диктант яздылар.
Үзәк гыйбадәтханәдә диктантны остазыбыз Сания Мингачева һәм “Сәлам” гәҗитәсенең даими хәбәрчесе, шагыйрә Наилә Хөсәенова оештырдылар.
Мөгаллимә вазифаларын Наилә ханым Хөсәенова башкарды.
Наилә ханым әйтүенчә, Самар Җәмигъ мәсҗидендә язган диктантның нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек.
“Әле милләтебез телен җуймаган, галимлеген саклаган, димәк, яшь буынга телебезне өйрәтүче кешеләр бар”, — диде Наилә ханым.
Миләүшә ГАЗЫЙМ.
«Сәлам» газетасы.
КОНТЕКСТ:
Самар өлкәсе “Татарча диктант” акциясенә кушылды! / Самарская область присоединилась к акции “Татарча диктант”! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1102