«Мәетне күмәр алдыннан нигә аны саклап төн үткәрергә? Ул чакта нәрсәләр эшләргә һәм ниләрдән тыелырга кирәк?
Әсфәндияр Вәлитов».
- Мәет чарасыз, ул балигь булмаган бала кебек. Шуңа да аны үзен генә калдырырга киңәш ителми. Аның янында тәһлил әйтелә. Ләкин әлеге иман сүзләренең әйтелүе мәетнең күмүне көтеп төн үткәрүенә генә бәйле түгел. Мәет өйдәме яки башка җирдәме, кайчан һәм нинди генә вакытта ятмасын, аның янында тәһлил әйтү киңәш ителә. Әлеге иман сүзләрен әйткәндә кулга тәсбих (тисбе) тотып, төймәләрен тарту гадәте бар. Моңардан чыгып, гади халык телендә «тәһлил тарту» дигән гыйбарә дә яшәп килә.
Нигә тәһлил әйтелә? Бу, беренчедән, жансыз, үз-үзенә хуҗа булмаган, төрле шайтани, ягъни җан яки бәдәнгә зарар китергән начар хәлләргә каршы тора алмаган чарасыз үлекне болардан саклау өчен эшләнә. Икенчедән, ул Аллаһы Тәгалә каршына жавапка барачак бәндәнең хәлен җиңеләйтү була.
Тәһлил мәет янында гына әйтелә, дип бу изге эшнең мәйданын һәм мөмкинчелекләрен тарайтырга кирәкми. Әлеге иман сүзләрен кеше үзенә дип (исәнлеген яисә үлгәннән соң булачак хәлләрне исапкә алып) һәм мәет өчен әйтә ала. Икенче очракта үлгәннең янында торып яисә аңардан еракта булып та әйтү мөмкин. Тәһлил сүзләрен күмүне көтеп яткан мәет өчен әйтә алган кебек, якындагы көннәрдә яки күптән үлгән кеше өчен дә әйтергә мөмкин.
Халкыбызда киң таралган, ләкин сирәк кенә булса да кайсыбер яшь имамнар яки «укыган»нар тарафыннан инкарь ителгән бу матур йола дин күзлегендә зур әҗерле эш булып санала. Дөньядан насыйбы беткән, ризыгы киселгән, бердәнбер эше — Аллаһы каршына хисап бирергә баруы гына калган һәм шул исәп-хисап нәтиҗәсендә жәннәткә яки җәһәннәмгә керәчәк кеше өчен (гәрчә ул бу вакытта безгә мәет, ягъни үлек булып кына күренсә дә) тәһлил әйтү дигән нәрсә бик мөһим, бәлки, ул аңа бердәнбер ярдәм итә алачак чара булып тора. Гөнаһлы, яхшы эшләре булмаган яки аз дәрәжәдә булган мәеткә аның исән вакытта үзе әйткән, башкалар тарафыннан әйтелеп, аңа багышлаган тәһлилләр санап бетерә алмаслык саваплы нәрсә булып тора.
Сорауда: «Мәет янында нәрсәләр эшләргә ярый?» — диелгән. Соңгы вакытларда күп нәрсә күздә тотыла. Мәет янында галимрәк кешеләр тарафыннан файдалы дини китап уку, намаз, тәһарәт турында сөйләү, хәтта мөнәҗәтләр әйтү гадәтләре дә барлыкка килә башлады. Боларның зарары юк, әлбәттә. Тынычлыкта, бигрәк тә төн вакытында, авыз эченнән сәгатьләр буе тәһлил әйтә-әйтә арыган, йокыга китәргә әзер торган халыкка бераз җиңеллек ясау йөзеннән шундый эшләрне башкару, бәлки, дөрестер.
Шулай да, мәетнең янында булганда, аны олы юлга озатуны истә тотып, тәһлил әйтүгә игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Әле бит берничә кеше яисә күбрәк халык тарафыннан әлеге иман сүзләрен кабатлауның максаты да — тәһлилләрнең санын күбрәк итү. Бу эшкә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтендә дәлил яки, иң азында, ишарәт бар. Сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә: «70 000 (җитмеш мең) «Лә иләһә илләллаһ» сузләрен әйткәннең гөнаһы гафу ителер», — дигән. Фикыһ (шәригать) китапларында бу турыда: җитмеш мең тапкыр тәһлилне берничә кешенең әйтеп бетеруе дә мөмкин, — дигән галимнәрнең язмалары да очрый.
Шуны да искәртеп узыйм. Юылмаган мәет янында (ул яткан бүлмәдә) Коръән укылмый.
Сорауга жавапны Иршат хәзрәт САФИН бирде.
Просмотров: 2563
Дающий нам Аллах единый.
Учитель наш пророк Святой.
Наставник наш Имам.
Да мусульмане братья нам.
*******************************************************
Я верю в истину небес как в откровение.
Как чудный дар ниспослано оно.
О люди верти в откровение.
И верти в истину его.
***************************************************
Старинный Минарет Мечети Аль-Хаким.
Труд кротких мусульман.
Поднимется Имам оповестит.
Аллах един.
Он Милостивый Милосердный.