“Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Берәүләр аны акчада яки чит ил машинасы сатып алуда күрсә, Самарада яшәүче Максутовлар гаиләсе балалары белән бәхетле.
Илшат һәм Лилия биш балага тормыш биргәннәр. Бүген кызлары Алия 107 санлы мәктәпнең - өченче, Алсу беренче сыйныфларында укыйлар. Ә өч игезәкләре Кәдрия, Камилә һәм Равия балалар бакчасына йөри.. “Биш бала үстерүе җиңел түгелдер?” – дигән сорауга Лилия: “Зур гаилә – ул зур шатлык. Кызларыбыздан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз”, — дип җавап бирә.
Зур, тату гаилә тарихыИнтернет челтәрендә танышудан башланып китә.
“Илшат – Самара егете, мин яшәгән Иске Мәчәләй авылына әби-бабаларына кунакка кайтып йөри иде. Ничек бер-беребезне “күрмәгәнбез”, белмим. “Язмыштан узмыш юк”, — диләр, Илшат белән безгә дә соңрак якыннанрак танышырга насыйп булган икән.
Мәктәптән соң Самара техник университетын тәмамлагач, шәһәрдә калырга булдым, “Руссский стандарт” банкына эшкә дә урнаштым. Баштан уку, аннан соң эш белән егетләр турында уйларга вакыт булмады. Шуңа көннәрдән бер көнне “Одноклассники” социаль челтәрендә Илшаттан хат алгач, гаҗәпләндем. Шулай аралаша башладык”, — дип искә ала бүген Лилия.
Өч-дүрт ай ике арада электрон хатлар йөри. Ә апрельнең кояшлы, матур бер көнендә Илшат кызны кинога чакыра.
Әлбәттә, беренче очрашуны икесе дә нык дулкынлану белән көтәләр. Бер-берсенә ошарлармы? Бу мөнәсәбәтләрнең дәвамы булырмы? Әмма күрешкәч Илшат белән Лилия бергә аларга яхшы булуын, аерылышасы килмәвен аңлыйлар. Ә 1 августта инде гөрләтеп туй уйныйлар.
Үзе ишле гаиләдән булган Лилия: “Гаилә бәхете өчен ике сабый да җитә”, — дип уйласа, әти-әнисенең бердән-бер уллары булган Илшат күп бала турында хыяллана. Нәкъ аның теләкләре фәриштәләрнең “Амин” дигән җиренә туры килгәндер дә инде. Аллаһы Тәгалә Максутовларга берсеннән–берсе матур биш кыз бүләк итә.
- Өч игезәк бала булачагын белгәч югалып калдым. Бу вакытта өлкән кызыбыз Алиягә — 5, ә Алсуга өч яшь иде. Дөресен генә әйткәндә, тагын бәби алып кайтырбыз дип уйламаган да идек.
УЗИ бүлмәсеннән елап чыктым, Илшатка бер ни аңлата алмыйм. Тавышка гинекология бүлеге мөдире килеп җитте. Эшнең нәрсәдә булуын аңлагач: “Әле яңа гына балага уза алмаган бер хатын елый-елый ЭКОга юллама сорап утырды. Ә сезгә Аллаһы Тәгалә берьюлы өч бүләк бирә. Бу бит могҗиза!” – дип юата башлады. Илшат та: “Шатланырга кирәк, алтыным! Һәр бала үз ризыгы белән туа”, - дип тынычландырды”, — дип сөйли Лилия.
… Равия, Камилә һәм Кәдрия үз вакытларында туалар. Ә аларны өйгә алып кайткач гаилә өчен “кызу” көннәр башлана. Аеруча Лилиягә авыр була. Кайвакытта бер баланы карап бетереп булмый, ә монда өчәү! Бала карау гына түгел, әле аның өен дә җыештырасы, ашарына да пешерәсе, бала чүпрәген дә юасы, өлкән кызларының берсен — мәктәпкә, икенчесе бакчага озатасы бар бит!
Гаилә башлыгы да: “Мин — акча табучы (Илшат “Сбербанк” оешмасының административ-техник бүлеге хезмәткәре), йорт эшләре, балалар үстерү синең өстә”, — дип тормый. Эштән ничек кенә арып кайтса да, Лилиягә балаларны карашырга, өй эшләрендә ярдәм итә. Кызлары да әтиләрен көтеп алалар, аның белән урамга йөрергә яраталар. Чөнки ул үзе дә, балалар кебек, алар белән уйный-шаяра.
Әлбәттә, әби-бабалары да гаиләгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Игезәкләргә алты ай тулгач Илшатның әнисе Галия апа лаеклы ялга китеп, бөтен буш вакытын оныкларына багышлый. Әтиләре Наил дә кирәк чакта йөгереп килеп җитә.
Ә бәйрәмнәрне Максутовлар күбесенчә Лилиянең туган авылы Иске Мәчәләйдә үткәрергә тырышалар. Җәйге һәм кышкы каникулларын да балалар әбиләре Гөлсинә һәм бабалары Зәйнулла белән уздырырга яраталар.
- Кызлар безгә дә, әби-бабаларына да күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр. Холыклары буенча бишесе биш төрле. Шулай да кечерәкләре Алиягә охшарга тырышалар. Ул барысы өчен дә үрнәк. Апалары рәсем ясый икән – барысы да рәсем ясарга утыра. Аның эшен мактаганда башкаларныкын да игътибарсыз калдырырга ярамый.
Гомумән, сеңелләре тугач Алия зураеп киткәндәй булды. Еласалар, үзенчә юата, кечкенәләр янында мәш килә иде.
Бераз үсә төшкәч Алсу да кул астына керә башлады. Өлкән кызларыбыз әниләренә ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, өй җыештырырга да булышалар. Алар безнең беренче ярдәмчеләребез, — дип мактый кызларын Илшат.
Лилиясенең шул биш балага да җитәрлек назын бирүче кайгыртучан ана, алтын куллы хуҗабикә, ышанычлы тормыш иптәше булуына да ир сөенеп туя алмый.
Гаилә алга зур планнар белән яши. Өченче бала туган өчен
бирелергә тиеш җир кишәрлеге алып, зур йорт корырга, шунда яшәргә хыялланалар. “Кызганычка, әлегә шәһәрдән ерак урнашкан участоклар гына тәкъдим итәләр, бу безне канәгатьләндерми.
Ә күп балалы гаиләләргә тиешле субсидия һәм ташламалар белән файдаланабыз. Мәсәлән, өлкә хөкүмәте өченче бала туган өчен 100000 сум күләмендә региональ гаилә капиталы, өч игезәк өчен 350 мең сум пособие бирде. Шул сабыйларга 3 яшь тулганчы өчесенә дә унар мең сум акча алып тордым. Өлкән балалар мәкттәптә бушлай ашыйлар, торак-коммуналь түләүләргә – 50, балалар бакчасына 70 процент ташлама бирелә. Әлбәттә, ишле гаиләнең чыгымнары да зур. Шулай да дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм гаилә бюджеты акчаларын бераз янга калдырырга мөмкинчелек бирә”, — дип сөйли Лилия ханым.
Максутовлар балалар үсешенә зур әһәмият биреп, алар белән өйдә дә шөгыльләнәләр, өстәмә белем дә бирәләр. Мәсәлән, Алия белән Алсу 21 санлы сәнгать мәктәбендә рәсем ясау дәресләренә йөриләр. Мәктәптә дә кызлар бары тик “бишле” тамгасына укыйлар. Ә игезәкләр бию көе ишетүгә тыпырдый башлыйлар икән. Бераз үсә төшкәч, әти-әниләре аларны бию түгәрәгенә йөртәчәкбез диләр.
Ә иң мөһиме — гаиләдә балаларга милли тәрбия бирелә. Өйдә татарча сөйләшергә тырышалар, бергәләп татарча мультфильмнар карыйлар, җырлар өйрәнәләр. Моңа әби-бабалары да сөенеп туя алмый.
Әнә шулай тормышка зарланмы, барына шөкер итеп яшиләр Максутовлар.
Ә “Бәхетле гаилә сере сезнең өчен нәрсәдән тора?” – дигән сорауга Лилия белән Илшат: “Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүдә, гаиләнең һәр әгъзасы сау-сәламәт булуда”, — дип җавап бирделәр.
Гаилә учагын бергәләп саклаганда гына сөю-мәхәббәт сүнми, сүрелмидер шул. Бу гаиләнең дә җылысы балаларына, туганнарына озак елларга җитсен иде.
Алия АРСЛАНОВА.
«Самар татарлары» журналы, №1 (26), 2020 ел.
Просмотров: 1200