Иске Мәчәләй авылының “Үзәк” мәсҗидендә Мәүлед бәйрәмен үткәрдек. Мәүледне хөрмәтләп, туганнарны, дус-ишләрне җыйдык. Хатын-кызларның да саны унбишкә җитте.
Мәхәллә картлары һәм яшьләре дә бик актив катнаштылар. “Кешелек тарихында, Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. кебек, бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка берәүне табып булмый”,- дип башлап җибәрдем сүземне. Кыскача Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.нең тормышын сөйләп киттем.
Фәрит Булатов, Сәйфулла Касыймов Мәүлед мөнәҗәтләрен көйләделәр. Дамир Муратов Мүхәммәд с.г.в. кичергән авырлыклар турында сөйләде. “Пәйгамбәребез с.г.в. турында күбрәк белгән саен йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара, аның белән рухи бәйләнеш булуны без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез“, — диде мәсҗид имамы Галиулла бабай Мамышев.
Пәйгамбәр с.г.в.тормышының һәр мизгелендә без югары кыйммәтләрнең камиллеген күрәбез. Ул яхшы холыкка ия булуның иң матур үрнәге булып тора.
Мәүлед укыганда, барыбыз да салаватларны әйтеп утырдык. Тәмамлагач, Коръән аятьләре укып, салаватлар әйтеп, хата- кимчелекләренә гафу сорап, барча әрвахларга дога кылдык.
Сөекле Пәйгамбәребез с.г.а.нең туган вакытын бәян иткән касыйдәсен укучыларга һәм тыңлаучыларга Пәйгамбәребез с.г.в. шәфәгатен насыйп итсәң иде!
Шушы яман чирләрнең авыруы кермәсен иде, Аллаһының ярдәме белән, киләчәктә дә шушындый хәерле мәҗлесләрне күрергә һәм үткәрергә насыйп итсәң иде!
Вәссаләәтү вәссәләәмү галә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Шамил МАМЫШЕВ.
Иске Мәчәләй авылы.
Просмотров: 859