Әнкәйләргә Аллаһы ярдәм бирсен,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык…
Менә шундый шигырь юллары белән 28 ноябрьдә Чулпан авылы клубында бәйрәм кичәсе башланып китте. Ул газиз әниләребез хөрмәтенә багышлан иде.
Кичәне алып баручы Кәримова Гөлнур барлык кунакларга сәламәтлек, шатлыклы, бәхетле көннәр теләп узды. Шулай ук әниләрне бәйрәм белән Ярмәк җирлеге башлыгы Шәйхетдинов Минсәгыйть Низаметдинович тәбрикләде.
Бәйрәм кичәсен җирле мәктәп балалары дәвам итте. Алар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеп-җырлап алдылар. Кунакларыбыз Хәкимов Наил, Жөмәтдилов Әсхәт, Гыйбадуллина Наилә, Иске Ярмәк мәдәният йорты хезмәткәрләре залдагы барлык хатын-кызларыбыз хөрмәтенә матур, моңлы җырларын, мәзәк күренешләр бүләк иттеләр. Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмделәр.
Чулпан клубы мөдире Г.С.КӘРИМОВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 904