Турист сукмаклары Муром шәһәрчегенә барып җитәрме?

Ширяеводагы Поп тавы янында экскурсия.

Ширяеводагы Поп тавы янында экскурсия.

Быел «Самара Җәясе» милли паркы үзенең утыз еллык түгәрәк датасын бил­геләп үтә. Шул уңайдан жур­налистлар өчен пресс-конференция һәм Самара Җәясе буенча сәяхәт оештырылды

Самара Җәясе — безнең өл­кәнең генә түгел, Россиянең дә иң матур урыннарының берседер. 127186 гектар җирдә үсә торган меңләгән төр үсемлекнең 12се тик Жигули тауларында гына бар, кайбер җәнлекләр дә биредә борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр. Шулай ук Себер урманнарында һәм Азия далаларында яшәүче хайваннар һәм кошлар да Идел буенда икенче йорт­ларын тапканнар һәм биредә үзләрен бик яхшы хис итәләр. Аларның күбесе Россиянең Кызыл китабына кертелгән.

Статистика буенча ел саен Милли паркка миллионнан артык кеше ял итәргә килә. Аларның күпчеле табигать матурлыгына соклану, саф һава сулау, туган якны өйрәнү максатыннан йөри, әлбәттә. Ләкин тыюлыкта учак ягучылар, ашап-эчеп ял иткәннән соң пластик һәм пыяла шешәләр, чүп-чар калдыручылар, янгын чыгарып, табигатькә зыян салучылар да байтак. Шуның өчен милли парк җитәкчелеге фәнни эшләр белән генә түгел, өлкә хөкүмәте ярдәмендә аерым турист сукмаклары салу, ял итү урыннарында бәдрәфләр, эскәмияләр кую, чүп җыю контейнерлары булдыру кебек эшләр белән шөгыльләнә. Дөрес, безнең халык мондый тәртипле ялга күнегеп бетә алмый әле, бәд­рәфләрнең ишекләрен каерып, балалар таудан егылып төшмәсен өчен куелган киртәләрне ватып китәргә дә күп сорап тормый.

Пресс-конференция барышында Милли паркның директоры Александр Губернаторов соңгы елларда эшләнгән эшләр турында сөйләп узды. Мәсәлән, Ширяево авылы тирәсендәге таулардан волонтерлар җыеп алган чүп-чарны һәм элеккеге Ванюшин заводы хәрабәләрен төяп түгү өчен КамАЗ машинасына өч йөз рейс ясарга туры килгән. Бу кадәр чүпне, әлбәттә, авылда яшәүче халык кына түгел, читтән килүчеләр дә калдырган. Икенче килүләренә артларыннан кем җыештырып куяр, дип уйлыйлар икән? Әйе, тәрбия җитми шул әле безнең халыкка.

Шулай да, Милли парк би­ләмәләрен тәртәгә сыешлы итү эше бертуктаусыз бара. Зольное авылы тирәсендәге нефть чыганаклары хәзер инде ябылу стадиясендә. Хуҗалары нефть чыгару җайланмаларын сүтеп куйса, газ кертүчеләр газ торбаларын җир астыннан үткәрсә, Милли паркның күрке тагын да артыр иде. Ләкин бу гына аз, билгеле. “Самара җәясе”ндәге 33 авылда яшәүче халык урманнан җиләк-гөмбә җыеп та, болыннардан печән чабып та, көтү көтеп тә, ашлык үстереп тә тыюлыкка зыян китерә. Ә Александровка авылы янындагы тавык фермасыннан чыккан тирес исе паркның хуш исен генә түгел, якындагы җирләр сыйфатын да шактый боза.  Милли парк директорының урын­басары Майя Андриянова журналистларның игътибарын Солнечная Поляна авылы янындагы бер урманга юнәлтте. “Авыру” урманда куак­лар да, яшь агачлар да үсми икән. Тик карт агачларның кап-кара кәүсәләре генә, баганалар кебек, күккә омтылганнар. Бигрәк тә шомлы күренеш. Ә сәбәбе бер: авыл халкы бу урманга еш йөри һәм шытып чыккан үләннәрне, агач һәм куак үсентеләрен таптый. Ә кеше бас­кан җирдә затлы гөл түгел, чүп үләне дә тиз генә шытып чыга алмый шул.

Шулай итеп, Милли парк җитәкчелеге һәм табигать ре­сурслары департаменты хез­мәт­кәрләре дилемма алдында тора. Беренчедән, тыюлыктагы үсемлекләргә һәм җанварларга иркенләп үрчү өчен уңайлыклар тудыру, икенчедән, Самара Җәясендәге турист сукмакларын арттырып, паркка үз-үзен асрау өчен  акча эшләү бурычы куелган.

Әлбәттә, туристларга бу гаҗәеп матур урыннарны күрергә кирәк. Соңгы ике ел­да гына да алар өчен сигез маршрут эшләнгән. Ширяево авылы болынында ярмин­кәләр, “Чия бәлеше” һәм җыр фестивальләре, вело- һәм эко­марафоннар үткәрелә.  Эко­логиягә дә игьтибар зур: Рос­сиянең төрле почмакларында яшәүче волонтерлар бирегә килеп паркны җыештыралар, “Тольяттиазот” кебек һаваны бозучы оешмалар паркка ярдәм итәргә алынганнар…

ширяево 003Әлбәттә, татар газетасы хәбәрчесе пресс-конфе­рен­ция­­дә: “Муром шәһәрчеге турист маршрутларына кайчан кертелер һәм Ширяеводагы Канатлы барс сыны янында кайчан халык төркемнәре йөри башлар?” - дигән хаклы сорауны бирмичә кала алмады. “Без “Болгар мирасы” фонды белән бик актив хезмәттәшлек итә­без. Канатлы барс сыны хәзер инде Парк милегенә күчерелгән һәм безнең сак астына алынган. Экскурсоводлар сынның ни өчен һәм кем тарафыннан куе­луы турында туристларга сөйләп торырга тиешләр.

Ә Муром шәһәрчеге, кызганычка, безнең картадагы ак тапларның берсе булып кала бирә. Чөнки әлегә ул федераль милектә санала. Ә инде кайчан да булса без аны Милли парк милегенә кайтара алсак, һичшиксез, турист маршрутларына кертергә тырышачакбыз. Дөрес, моның өчен бик күп акча да кирәк булачак.  Кызганычка, тарихи-мәдәни объектларның күбесе Милли паркка тапшырылмаган әле, шунлыктан без аларны халыкка  күрсәтә алмыйбыз”, — дип җавап бирде Александр Губернаторов.

Чыннан да, кызганыч. Чөн­ки Самара Җәясе паркы буйлап йөргәндә әледән-әле пат­ша заманындагы Александр Меньшиков, кенәз Орлов, сәяхәтче Ермак, патшага каршы баш күтәргән Степан Разин һәм Емельян Пугачев, рәссам Илья Репин исемнәрен генә ишеттек. Ә мин җае чыккан саен иптәшләремә шушы урыннардан Болгар иленең көнчыгыш чикләре үтүе, сәүдә белән килүче корабларның шушында туктап, салым тү­ләүләре, Самара эшкуары Гомәр Батыршинның шушы истәлеккә биредә Канатлы барс сынын куюы, Әхмәт ибн Фадлан исемле гарәп илчесенең болгарларның тормышы турында тәфсилле язма калдыруы турында сөйләгәндә, экскурсоводлар да бик кызыксынып тыңлап тордылар. Димәк, бу татарларга гына түгел, башка милләт халыкларына да бик кызыклы тарих сәхифәләре.

Ярар, бераз көтик инде. Ходай насыйп итсә, Самара Җәясендә яшәгән болгар татарлары тарихы, ун гасырлык җир катламыннан күтәрелеп, алтын кырлары белән ялтырап күренер әле.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1902

Комментирование запрещено