Узган шимбәдә Самараның «Заря» мәдәният йортында «Радуга талантов» («Талантлар күпере») дип аталган милләтара фестиваль гөрләп узды. Искиткеч җылы һәм якты чарада Самара җирлегендә яшәүче төрле милләт халыклары иҗаты һәм мәдәниятләре белән танышырга мөмкин булды.
Мәдәният йортына килеп керүгә үк тамашачыны бәйрәм рухы биләп ала. Кунакларны “Идел” татар эстрада ансамбле җитәкчесе, танылган гармунчы Мидхәт Әминов гармун моңы, дәртле бию көйләре белән каршы алып тора. Фойе буйлап милли костюмнарын алдан ук киеп куйган балалар йөгерешеп йөри, дулкынланып-борчылып торучы остазлары чыгыш алдыннан соңгы киңәшләрен бирә. Башкорт-татарлар оештырган бер генә чара да башкорт балы һәм баурсаклар, чәкчәк һәм коймаклар, кош теле һәм талкыш-кәләвә кебек татлы ризыклардан башка үтми. Әледән-әле тамашачылар сатучылар янына килеп, өйдә калган туганнарына күчтәнәчләр сатып алалар, ата-аналар тәмләшкәләрне чыгыш ясарга әзерләнгән балаларына да ашатып, дәрт-дәрман өстиләр.
«Салават күпере» яшь талантлар фестивален 2010 елдан бирле Самара шәһәренең «Башкорт Королтае» иҗтимагый оешмасы оештырып килә һәм оештыру эшләрен дә шушы оешма рәисе Камилә Сизякова һәм “Ләйсән” башкорт биюе ансамбле җитәкчесе Рәүдә Шәймәрданова үз җилкәләренә алалар. Башкорт теле белгече Габбас Ягъфәр улы Дәүләтшинның 130 еллыгына багышланган әлеге фестиваль быел беренче тапкыр өлкә күләмендәге милләтара чара статусына ия булды һәм анда башка милләт халыкларының да иҗат коллективлары катнаша алды. Чыгыш ясаучылар арасында «Ләйсән» башкорт халык бию ансамбле, «Йолдыз» татар биюе театры, Большая Черниговка районының «Ыргыз» кубызчылары ансамбле, «Кавказ» дагыстан бию ансамбле, казахларның «Ак булак» якшәмбе мәктәбе, «Алпан» азәрбайҗан оешмасы үзешчәннәре һәм башкалар катнашты.
Фестивальне мөфти Талип хәзрәт Яруллин башлап:
- Бүгенге фестиваль төрле милләт халыкларының бай мәдәниятен күрергә мөмкинлек бирә. Кеше үз милләтен, гаилә шәҗәрәсен белми икән, аның киләчәге юк, дип юкка гына әйтмиләр. Без күпмилләтле һәм күпконфессияле илдә, халыклар мәдәниятләренең төрлелегенә куанып, дәвамлы булуына сөенеп, дус һәм тату яшибез. Фестивальдә катнашучыларга иҗади уңышлар телим, — диде.
Зәвыклы костюмнар, дәртле биюләр, Дания Садыйкова, Альмира Сәетова, Милена Мирзоянның күңелләргә үтеп керә торган җырлары беркемне дә битараф калдырмады, алкышларга күмелеп барды. Тик менә кул чабучы тамашачыларның күп булмавы гына күңелемне тырнап үтте. Халыклар дуслыгын ныгытуга, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләүгә, мәдәни традицияләрне саклауга багышланган фестиваль искиткеч зәвыклы талантлар фестивале булып үтүенә карамастан, үз казанында гына кайнады, киң катлам халык аны күреп бәяли алмады. Сәбәбен афишалар күренмәү, массакүләм матбугат чараларында белдерүләр басылмау белән аңлатырга мөмкиндер. Ә бәлки башка сәбәпләр дә бардыр. Ни генә булса да, яхшылап әзерләнгән, сыйфатлы концерт күрсәткән балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганда залда аларны алкышлаучылар бик аз иде…
Гөлнур МУСИНА. Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 547