Үткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек” өлкә татар газетасы, “Самар татарлары” журналы, “Самар татарлары” сайты һәм Региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Сәләм” газетасы хезмәткәрләре матбугат конференциясе үткәрделәр.
Аның төп инициаторы, һәрвакыттагыча, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы булды, һәм моның өчен җитди сәбәпләр дә бар иде. Шулай ук “Самар татарлары” журналының, шул ук исемдәге сайтның 10 еллык юбилее да бит әле быел. Шуңа күрә укучыларыбызны барлап, очрашып, татар басма матбугатының киләчәге һәм үткәне турында фикер алышуны кирәксендек.
Халыклар дуслыгы йортының залы зур түгел, шуңа күрә махсус чакырылган кунакларыбызның саны җитмешләп кеше булса да, яртысы гына вакыт табып килә алган. Югыйсә, газетада да, сайтларда да белдерү ике атна буе эленеп торды, чөнки рәсми рәвештә чакырылмаган укучыларыбызны да көткән идек. Андыйлар залда берничә генә кеше күренде. Без җыелышта татар теле укытучыларын, почта хезмәткәрләрен күрергә теләгән идек. Ләкин укытучылардан беркем дә юк иде. Крутые Ключи бистәсендә татар теле дәресләре оештыру өчен күп көч куйган милләттәшебез Гөлназ Хәсәншина гына зур кызыксыну белән катнашты. Башка укытучылар без оештырган чарадан читләштеләр.
Чараны газетаның баш мөхәррире булып дүрт ел эшләгән Эльмира Мөгәммәр кызы Варфоломеева башлап җибәрде. Ул шушы зур чараны уздыру сәбәбен болай аңлатты:
— Бу көннәрдә Самараның татар басмалары үзгәрешләр кичерә: элек газетаны гамәлгә куючылар Похвистнево һәм Камышлы районнары, Похвистнево һәм Сызран шәһәрләре администрацияләре булган булса, хәзер инде “Бердәмлек” газетасы үзен тудырган “Туган тел” җәмгыяте канаты астына әйләнеп кайтты. Ләкин учредитель ул гына түгел, “Бердәмлек” редакциясе коллективы да. Бәлки шушы адымнар “Бердәмлек” газетасының матди ягын ныгытырга, укучылар санын арттырырга мөмкинлек бирер, дигән ышаныч белдерде.
Эльмира Мөгәммәр кызы баш мөхәррир итеп 2018 елның 6 ноябрендә сайланган иде. Шушы вакыт узгач, ул үзенең кандидатурасын икенче срокка куюдан баш тартты һәм вәкаләтләрен Данияр Сәйфиевка тапшырды, киң җәмәгатьчелеккә аны тәҗрибәле журналист һәм өметле яшь җитәкче дип тәкъдим итте. Үзе җитәкче булып эшләгән елларда аны редактор итеп таныган, ярдәм итеп, бөтен башлангычларда җилкәләрен куеп, сыйфатлы газета чыгарып торган коллективына, татар җәмәгатьчелегенә рәхмәтләрен әйтеп сәхнәдән төште. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Эльмира Мөгәммәр кызы әле эштән китәргә җыенмый, аңа хәзер әдәби редактор вазифалары тапшырылган.
“Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров “Туган тел” оешмасы аксакаллары Азат абый Надыйровка, Әсфәндияр Вәлитовка, Рәшит Абдулловка, өлкәнең иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләре Әнвәр Горлановка, Ленар Сабировка, Разия Әюповага һәм ерак араларны якын итеп өлкә шәһәрләре һәм авылларыннан килгән делегатларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул чарага килгән укучылар санының аз булуын газета һәм журналларда басыла торган язмаларның тешсез, усал булмавы белән аңлатты. Әгәр хәбәрчеләр, усалрак язып, дөреслекне ярып сала башласалар, укучылар саны да күп булыр иде, дигән нәтиҗә ясады. Шулай ук редакция советы оештырып, һәр районнан, һәр авылдан вәкилләр сайларга һәм газетаны алар белән килешеп эшләргә кирәк, дигән фикер белдерде. “Әгәр без медиакырда булмасак, үз эшебезне күрсәтмәсәк, татарлар өлкәдә юк дигән сүз ул”, — дигән нәтиҗә ясады. Ильяс әфәнде газетага язылучылар санын арттыру өчен өлкә мәктәпләренә, авыл һәм шәһәр администрацияләренә, китапханәләргә үз хисабыннан язылу бүләк итәргә вәгъдә итте.
Иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак, Шәкүров бүләкләү вазифасын үз өстенә алды. Бу көнне иң зур бүләк журналист һәм тарихчы Шамил Хәйдәр улы Галимовка тапшырылды. Ул шушы көннәрдә үзенең 65нче туган көнен билгеләп үтә һәм гомеренең нәкъ яртысы татар иҗтимагый тормышына, “Бердәмлек”, “Азан” газеталары һәм тарихи китаплар язып, бастырып чыгаруга багышланган. Шулай ук ул өлкә һәм шәһәрләребездә татар эзләре булган йортларга мемориаль такталар элү, кайбер урамнарга элеккеге татар исемнәрен кайтару буенча да зур эш алып бара. Шушы казанышлары өчен Шамил Хәйдәр улы Фатыйх Мортазин премиясе һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Даими авторларыбыз Фәния Кәримова, Линар Абсаттаров, Кәүсәр Шәйхетдинова, Саимә Морзаханова, Гүзәл Сәгадәтовага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шәһәр администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов татар милләтенең өлкәдә алып торган урынын югары бәяләде. Татарлар бөтен яктан да лидерлар – иҗтимагый оешмалар саны буенча да, социаль әһәмияте булган чаралар күләме һәм сыйфаты буенча да. Ул татар мәктәбе һәм оешмалары җитәкчеләренең шәһәр советындагы эшчәнлеген дә, Сабан туйлары һәм фестивальләр матурлыгын да искә алды. Ахырда ул “Бердәмлек” газетасының, “Самар татарлары” журналы һәм сайтының эшчәнлеген дә югары бәяләп, җаваплы сәркатибебез Гөлгенә Сәлаховага һәм бүлек мөдире Эльмира Доронинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Газетаның — яңа, ә журналның “иске” редакторы Данияр Сәйфиев укучыларга “Самар татарлары” журналының ун еллык эшчәнлеген сөйләп үтте, хәзер инде, газета редакциясе белән күмәкләшеп эшли башлагач, нәтиҗәләр тагын да яхшырак булачак, газетаның дизайны да яңарачак, дип өметләндерде.
Татар Байтуганы авылыннан килгән Нурания Абзалованың чыгышы, һәрвакыттагыча, набат булып яңгырады. Бер көн дә татар мәктәбендә укымаган Нурания Нурсәхи кызын татар телендәге беренче мәкаләсен язарга ул чакта “Бердәмлек” хәбәрчесе булып эшләгән Фәния апа Шәфигуллина этәргән. Хәзер, Сәләй Вагыйзов музее мөдире булып эшли башлагач, Абзалова татар теленең никадәр авыр хәлдә булуын тагын да яхшырак аңлый башлаган. Ул татар мәктәпләре ябылуны ил җитәкчеләренең иң зур хатасы дип атады. “Һәр бала да үз телен дә, рус телен дә камил белергә тиеш”, — диде ул. Татар матбугатына язылмауның сәбәбе дә шуннан — язма татар телен белмәүдән, дигән нәтиҗә ясады Нурания ханым.
Гали авылыннан килгән авторыбыз Кәүсәр Шәйхетдинова һәм җирлек башлыгы Идрис Муллабаев әбүнәчеләр санын эшкуарлар ярдәмендә күтәреп була, дип белдерделәр. Чыннан да, һәр хәлле фермер һәм эшкуар берничә туганын газетага яздырып куандырса, атна саен алардан рәхмәт алып торыр иде. Ләкин моның өчен эшкуарларның һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшергә, газетаның мөһимлеген аңлатырга кирәк. Гали авылы активистлары якын арада шундый җыелыш җыеп, халык белән сөйләшергә карар кылдылар. Бу чарага редакция хезмәткәрләрен дә чакырырга сүз бирделәр.
Шулай ук Тольятти милли-мәдәни автономиясе вәкиле Алия Мусина да машина төзүчеләр шәһәрендә яшәүче татарларның газетага сүлпән язылуын таныды һәм, шулай ук, зур җыелыш җыеп, бу хәлне яхшы якка үзгәртергә теләк белдерде.
“Туган тел” җәмгыятенең аксакалы Азат абый Надыйров, олы яшендә булуына крамастан, өлкәдәге татар теле, милли мәгарифе һәм матбугаты язмышын кайгыртып, шәһәр администрациясе вәкиленә мөрәҗәгать итте һәм «Бердәмлек»кә даими ярдәм сорады. “Татар мохитында тәрбияләнгән халкыбызның иҗади потенциалы Россияне көчле итәр, рухын баетыр иде. Милләтләрне телсез калдырырга ярамый, — дигән фикер әйтте. — Ә журналистларга күбрәк татар балалары белән эшләргә, алар турында күбрәк язарга һәм үзләреннән дә мәкаләләр яздырырга кирәк”, — дип белдерде.
1990 елда “Туган тел” рәисе булып эшләгән һәм газета ачу эшләре белән күп йөргән Рәшит ага Абдуллов, күп кыенлыкларга, акча булмауга карамастан, газетаны саклап килүче коллективка чын күңеленнән рәхмәт белдерде. “Бүген монда милләт өчен яна торган йөрәкләр җыелган. Киләчәгебез кем? Оныкларыбыз һәм балаларыбыз, диярсез. Ә арабызда бүген яшүсмерләр бармы? Юк. Шунысы начар. Алар белән татар телендә сөйләшергә, укытырга кирәк. Менә минем кызым “Яктылык”та укый, анда атнасына ике дәрес татар теле керә. Күпме бу? Бу бик аз. Димәк, әлегә гаиләдә генә балаларны татар итеп тәрбияли алабыз. Ә газетада яшүсмерләр өчен кызыклы материаллар күбрәк басылырга тиеш, дип уйлыйм”.
Бик эшлекле тәкъдим Иске Ярмәк авылы вәкиле Фәһим Йосыповтан чыкты. Ул, һәр өйгә кереп, пенсия таратып йөрүче почтальоннар белән тыгызрак эшләргә кирәк, дип белдерде. Үзе дә инде берничә гаилә белән газетага язылу турында сөйләшкән, ун кешегә газетага язылу өчен акча да биргән. Ә шулай да, элек ничек почтальоннар халыкны газеталарга язылырга күндергән булсалар, хәзер дә шулай булырга тиеш, дигән фикер әйтте. “Иске Ярмәк авылы халкын “Бердәмлек”кә яздыру җаваплылыгын үз өстемә алам. Киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу планын 3 меңгә җиткерергә сүз куешыйк. Аннары күз күрер. План буенча эшләргә кирәк. Ансыз булмый”, — диде.
Өлкә универсаль китапханәсенең фондлар бүлегендә эшләүче Аида Шәйхуллина “Бердәмлек”, “Сәләм” газеталары һәм “Самар татарлары” журналының өлкә универсаль китапханәсендә тупланып баруы турында сөйләде. “Безнең китапханәгә йөрүче татарлар бу газеталарны һәм журналны еш кына сорап алалар һәм укыйлар. Безгә җибәрелгән басмалар мәңгелек саклауга куела. Шуңа күрә газеталарның һәр санын безгә җибәреп тору тарих өчен кирәкле эш”, — дип сөйләде милләттәшебез.
Өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов күп еллар буе “Сәләм” газетасына матди ярдәм күрсәтеп тора. Бүген дә ул татар матбугатының әһәмиятенә тукталып үтте. Ул хәтта өлкәдән читтә, Саратов өлкәсендә яшәүче танышларына да безнең газетаны яздырып бүләк итә, һәм алар “Бердәмлек”не өйдән-өйгә йөртеп укыйлар икән.
“Сәләм” газетасының баш мөхәррире Руслан Мостафин биредә сөйләнгән сүзләрнең татар басмаларына гына түгел, бөтен матбугат чараларына да кагылуын искә төшереп үтте. Хәзерге заманда мәгълүмат яшен тизлегендә тарала. Газеталар социаль челтәрләр артыннан иярә алмыйлар. Монда система кирәк — беренчедән, баланы кечкенәдән матур әдәбият укырга күндерү, икенчедән, редакцияләрдә газеталарны тарату буенча аерым кеше булу. Акцияләр ярдәмендә генә газетаны саклап калырга мөмкин түгел”, — дип сөйләде.
Безнең күптәнге авторыбыз Шамил абый Мамышевның тәҗрибәсен дә күрсәтмичә булмый. Мәчәләйдә газетага язылучылар саны иң күп булуның серен ачты: авылдагы дүрт мәхәллә дә мохтаҗ мөселманнарны җыелган садака хисабына газетага яздырып тора икән. Шамил абый киләчәктә газетада һәрбер татар авылындагы уңай тәҗрибәләрне язып чыгарга тәкъдим итте. Ул “Бердәмлек” аша өлкәдәге башка татар авылларындагы хәлләр белән танышып торуы турында сөйләде. Бу безнең киләчәк планнарыбыз белән туры килгәнлектән, идеяне ике куллап кабул итәбез.
Конференция эшебездәге кимчелекләрне дә ачып күрсәтте. Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия апа Әюпова шушы дүрт елда газетаны саклап калуыбыз өчен рәхмәтләрен әйтте, ә яңа җитәкчеләргә газетаны яңар¬этып җибәрүләрен теләде, үз хәбәрчеләребез язган материаллар күбрәк булсын иде, дигән өмет белдерде.
Беренче редакторыбызның кызы Тәнзилә Әһлиуллина быелгы чарага үзе килә алмаса да, watsApp аша менә шундый фикер язып җибәргән: “Газета, кызганычка, сыйфатын югалтты. Дизайнны йөз мәртәбә үзгәртеп, социаль челтәрләрдә әллә ничә битләр ачып була. Әмма шәп сыйфатлы текстлар, язмалар булмаса, басма юкка чыгачак. Проблемалы мәкаләләр язу, әлбәттә, авыррак, әмма аларны укучылар күбрәк була. Профессиональ журналист буларак әйтәм: үз укучыңны булдыру өчен аны кызыксындырып үстерергә кирәк. Әтием нәкъ менә шуның белән шөгыльләнде. Нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, үз язмаларының да, башка хәбәрчеләр язмаларының да сыйфаты бик югары булды, чөнки редактор бөтен көчен шуңа сарыф итә иде. Хәзер дә безгә шалтыраталар һәм аныкы кебек профессиональ язмалар юклыгы, кирәклеге турында әйтәләр.
Самара өлкәсенең мәгълүмати, информацион кыры турында әйтсәк, әлбәттә, берләшергә кирәк. Бөтен мәйданчыкларда бер үк төрле хәбәрләрнең чыгып торуы борчый. Һаман бертөрле, бернинди төзәтүләрсез һәм рус телендә генә. Мондый хәлне күреп тору күңелне бик әрнетә!
Әле соң түгел: бөтен амбицияләрне читкә куеп, берләшергә кирәк. Зур бер холдинг булдырылып, трендлы “Бердәмлек” исеме белән аталса, әлбәттә, яхшы булыр иде. Текстларны туган телебездә язарга, бер-беребезне тыңларга һәм ишетергә. Бу хакта бик күп идеяләр бар. Бик заманча килеп чыгарга мөмкин. Яшьләргә тәгаен ошаячак. Өлкән буынга да кызык булыр, дип уйлым. Бердәмлектә — көч!”
Соңгы вакытларда Тәнзиләдән килә торган язмалар әдәби татар телендә язылуы белән аерылып тора башлады. Үзе шулай матур итеп татарча яза башлаган икән, мәкаләләрен газетага бик теләп урнаштырачакбыз, газета, үзе әйткәнчә, проблемалы, көнүзәк материалларга кытлык кичерә. Татар телен яхшы белгән профессиональ журналистлар редакциягә бик кирәк. Ләкин Тәнзилә, әллә төрттереп, әллә даими укып бармаганлыктан, газетаны “Ярмәк яңалыклары” дип атап, watsAppта полемика тудырды. Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәрим моңа җавап итеп болай язган: “Хөрмәтле Тәнзилә ханым, рәхмәт сезгә әтиегез Рәфгать абый нигез салган «Бердәмлек» гәҗитәсе өчен борчылып һәм көенеп мөрәҗәгать иткәнегез өчен. Тик басманың кайсы санында булды икән ул сез язган «Иске Ярмәк яңалыклары» дигән язмалар? Мин, өлкән агай әйткәндәй, җәридәнең «пачти» беренче саныннан ук язылып һәм укып бара торган әбүнәчесе буларак, андый мәгълүматны күз уңыннан ваемсыз рәвештә уздырып җибәрдем микәнни дип, аптырашта калдым. Ярмәк турында яңалыклар бирелә икән, моны гаеп итү урынсыз дип саныйм. Татар Байтуганы авылыннан — Нурания апа, Мәчәләй авылыннан — Шамил абый, Гали авылыннан — Кәүсәр һәм Саимә апалар, Яңа Мансур авылыннан Әкълимә апа һәм башкалар үз авылларында булган яңалыкларны күбрәк тә язалар әле, һәм аларга рәхмәт һәм афәрин дияргә генә кала. Мондый сүзләрне уйлабрак языгыз. Газета өчен барыбыз да борчылабыз, ничек кенә булса да, аны саклап каласы иде”, — дигән.
…Залда да газетаны саклап калу буенча төрле планнар корылды. Бигрәк тә яшь эшкуарларның җыелышка килеп, ярты көн вакытларын срыф итеп, күңелләренә газетаның язмышын якын алып, булышырга теләүләре сүнәр-сүнмәс янган өмет чаткысына җан өрде. Консалтинг компания (бизнеска ярдәм итү, дип тәрҗемә ителә) хуҗасы, эшкуар Рамил Гыйззәтуллин, газетага язылу буенча алып барылган кызу фикер алышуны тыңлап-тыңлап торды да, трибуна артына чыгып баскач, кешегә кирәк булмаган газетаны саклап калуның кирәге бармы соң, дигән фикер әйтеп салды. Ә үзе аны укып та карамаган, ишетеп кенә белә икән. Хәзерге яшьләрнең газета-журналлар укып утырырга вакытлары юк шул. Телефон аша гына дөньяда ни барын карап чыгалар да тагын акча сугарга чыгып китәләр. Аларның бар булган мәгълүмат чыганагы телефон эчендә. Ә менә олыгая башлаган ата-аналары, әби-бабалары шимбә саен газетаны көтеп утыралар әле.
“Мин бу газета артыннан бармас идем, — дип дәвам итте эшкуар. — Бүгенге повесткада минем кызыксынуны уятырлык тәкъдим ишетелмәде. Без, татарлар, кичәге көн кыйммәтләренә таянып яшибез, һәм мин бу төшенчәне “кичәге көн культурасы” дип атар идем. Без яшьләр белән күбрәк эшләргә, ниндидер иҗади хезмәт үрнәкләре күрсәтергә тиешбез. Яшьләргә үз көче белән акча табу, үсү юлларын күрсәтергә кирәк. Ә монда мин ярдәм көтү, субсидияләргә ышану гына күрәм. Ярар, бер мәртәбә, ике мәртәбә байлар акча бирерләр, өченчесендә капкаларын да ачмаслар. Болай яшәүнең мәгънәсе юк, башка юлны табарга кирәк”, — дип сөйләде Рамил әфәнде.
Ә дүшәмбе көнне иртән-иртүк Рамил Гыйззәтуллин, блогер Алисә Варнаева, “Болгар мирасы” оешмасы директоры Гүзәл Сәгадәтова, “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, редакциягә килеп, “Бердәмлек”не саклап калу темасын кабат кузгаттылар. Гыйззәтуллин газетаның халыкка кирәк булуын аңлап, керемнәрен арттыру буенча берничә эшлекле фикер әйтте. Аның асылында милли газетадан бизнес-проект ясау иде. Кем белә бит, хәзерге заман яшьләре акча эшләү серләрен яхшырак беләләр. Бәлки бу идеядән дә берәр яхшы эш килеп чыгар әле.
…Чара башында газета дизайнын яхшырту буенча берничә яңа макет тәкъдим ителгән иде. Халыкның күп өлеше элеккеге логотипны калдыру, ләкин материалларны яңача бирү өчен тавыш бирделәр.
Әбүнәчеләребез татар осталары җитештергән продукция рекламаларын бастырып тору, кайда нинди эш булуын күрсәтү, концерт афишалары кирәк дигән теләкләр белдерделәр. Кызганычка, рекламаны газета тик түләүле рәвештә генә бастырырга хокуклы. Договор һәм акт булмаса, Роскомнадзор штраф салырга мөмкин. Ә татар ашлары рецептлары, татарча сканвордлар, балалар өчен буявычларны куярга бик тә мөмкин. Эшләрбез.
Әсфәндияр абый Вәлитовның тәкъдимнәре ераккарак караган. Ул татар матбугатына ярдәм итү буенча фонд оештыру, татар журналистларын әзерләү өчен максатлы юллама буенча Казанда укытып кайтару, «Яктылык»та татар теле дәресләрен атнага 5 сәгать укыту һәм халыкның бөтен категорияләре өчен дә кызыклы булган материаллар бастыру, дигәy тәкъдимнәр көртте.
Соңгы анкетада Гали һәм Татар Байтуганы делегатлары газета хезмәткәрләренә уңышлар теләп: «Газета-журналларны югалтуы бик җиңел, әмма кабат торгызуы авыр. Барлык татарлар да бердәм булып «Бердәмлек»кә ярдәм итик», — дип язганнар. Рәхмәт, туганнар! Изге ниятләрегез, һичшиксез, кабул булыр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 718


