Җәйнең ямьле көнендә — 18 июньдә — табибларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Ярмәк авылында эшләүче табибә Вәлиева Резедә Искәндәр кызына һәм аның белән эшләүче шәфкать туташы Вакказова Гөлнара Наил кызына, анда эшләүче барлык кызларга зур рәхмәтләремне ирештерәсем килә.
Тешем сызлап Резедәгә бардым, аны күрү белән бар сызлавым бетте, кояш кебек елмаеп каршы алуыннан. Яшәү көче бирде матур тешләр куюы.
Резедә, кызлар, сезгә исәнлек, иман байлыгы, гаилә тынычлыгы, яратып, яратылып яшәүгезне теләп калам.
Фәния ГӘЙФУЛЛИНА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 874