“Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте искиткеч зур”

1

Расих һәм Дания Юнысовлар гаиләсе

«Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда!»

- Бөек шагыйребез Һади Такташ язган бу шигъри юллар белән тулысынча килешәм мин, — ди биш бала әнисе, IIдәрәҗә “Ана даны” медале иясе – Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Дания Йосыпхан кызы Юнысова.

Ундүрт яшьлек кызлары Нәзирәне, унөч яшен тутырган уллары Илнурны, алты яшьлек Айшәне һәм ике яшь тә тугыз айлык игезәкләр – Әхмәт белән Суфияне тәрбияләүче Расих һәм Дания Юнысовлар әти-әни булуның никадәр зур бәхет-сәгадәт икәнлеге турында сәгатьләп сөйли алырлар иде, мөгаен. Балаларын шулкадәр яратып, һәрберсенә тиешле игътибар биреп үстерүче ата-ананың шатлыгы йөзләренә чыккан.

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләм бер хәдисендә: «Балалар – тормыш чәчәкләре. Балалар – Җәннәт күбәләкләре», — дип әйткән.Сабыйлар – ата-ана өчен иң татлы җимеш, Аллаһы Тәгалә биргән иң зурбүләк, — ди Юнысовлар.             

- Белсәгез икән, мин һәрвакыт, кияүгә чыгып, күп бала үстерергә һәм каенана-каената белән бергә яшәргә хыялландым бит, — дип, чиксез сөенечен яшерә алмыйча сөйли Дания. — Дөрес, өч нарасый турында гына уйлаган идем (елмая), әмма Раббыбыз безгә бишне бирде! Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам, теләкләремне чынга ашырды.

Расих әфәнде

Расих әфәнде

Дания ханым

Дания ханым

Әйе, Юнысовлар, зур гаилә булып, бердәмлектә һәм татулыкта матур гомер кичерәләр.Ашлары да, эшләре дә уртак аларның. Мөхтәр әфәнде белән Миңнерумия ханым балалары, оныклары белән бергә яшәгәнгә шатланып туя алмыйлар.

- Берәр кайда китсәләр, өебез шундый тыныч булып кала ки, күңелсезлек, ямансулык баса. Раббым киләчәктә дә бергә гомер итәргә насыйп итсен, — ди Миңнерумия апа.

Килен белән дә аралары яхшы аларның. Дания үзләренә “әтием”, “әнием”, дип кенә тора. Ә каената белән каенана аңа “кызым”, дип эндәшәләр.

- Күп хатын-кызлар: “Каенана белән ничек бергә яшәргә була ди инде?!” – дип борыннарын җыералар. Ә миңа, киресенчә, бу рәхәтлек китерә. Бием (Гали авылында ирнең әнисен шулай дип йөртәләр – авт. искәрмәсе) – йомшак күңелле, эчкерсез кеше. Әлхәмдүлилләһ, сүзгә сүз килгәнебез юк. Алар әти белән безгә гел булышалар. Нарасыйларыбызны карауда да зур ярдәм күрсәтәләр. Үзләренә рәхмәт яугыры, — дип уртаклаша яшь ана.

Кызганычка, Даниянең үз әтисе Йосыпхан 2016 елда вафат булган икән. Әнисе Рәшидә, Аллаһыга шөкер, исән-сау, Похвистневода яши.  

Дания газиз әнисе Рәшидә белән

Дания газиз әнисе Рәшидә белән

- Әти-әниемә булган хөрмәтем, рәхмәтемне сүз белән генә әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Алар мине шулкадәр сөеп, назлап, кайгыртучанлык, игелеклелек күрсәтеп үстерделәр! Бигрәк тә әнием, бәгырем, минем өчен өзелеп торды. Хәзер дә шулай, балаларыбызга карата да мәхәббәте чиксез аның, — дип сөйли газиз кешеләре турында Дания.

- Хәләл җефетегез Расих сезгә нинди мөнәсәбәт күрсәтеп яши? – дип кызыксындым язмам героеннан.

- Интернеттан Гөлара Шәрипова иҗат иткән бер шигырь укыган идем. Ул миңа шундый ошады ки. Сезнең соравыгызга шушы шигъри юллар белән җавап бирәсем килә, Миләүшә.          

“Хатын-кызның бәхете — ирдән, диләр, 
Дөрес сүзләр, күпләр килешә. 
Бәхет бит ул, әгәр сөйгән ярың 
Кайгы-шатлыгыңны бүлешсә. 
Хөрмәт итсә сине чын күңелдән, 
Авыр чакта булса ир- терәк, 
Бер сүзсез дә сине аңлый белсә, 
Бәхет өчен тагын ни кирәк? 
Тугры булса сиңа, ихлас сөйсә, 
Балаларга булса чын ата, 
Андый ирдән, кызлар, хакәйтәмме, 
Йөрәкләргә сары май ята…” 

Әлхәмдүлилләһ, бу сүзләр ирем турында язылган, диярсең. Мин аның белән бик бәхетле.

Аралашып йөргәндә үк ипле, тыйнак, эшчән икәнлеген абайлап алдым. Эчмәве, тартмавы күңелемә аеруча хуш килде.  

Өйләнешеп, яши торгач, башка күркәм сыйфатларын да ачтым.

Расих – кайгыртучан, игътибарлы ир. Әти-әнисенә, миңа карата ихтирамлы. Балаларны тәрбияләүдә катнаша, ярдәм итә.

Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте һәм хәзер дә өйрәтә.

Тора-бара ныклап дингә кереп китте Расих. Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлады. Аллаһыга шөкер, хаҗ кылу бәхетенә дә иреште.

Бүгенге көндә авылыбызның Урта мәчетендә имам хезмәтен башкара. Шулай ук кичләрен мәдрәсәдә — хатын-кызларга, көндезләрен мәктәптә балаларга дини гыйлем бирә.

Хәләл җефетем мине дә Намазга бастырды. Әлбәттә, көчләп түгел, барысын да яхшылап аңлатып, вәгазьләп.

Озын итәк киеп, яулык бәйләп йөри башладым. Нәкъ шул вакытта Рәшидә әнием хаҗдан миңа озын күлмәк алып кайткан иде.

Баштагы мәлне: “Кешеләр нәрсә дияр икән?” – дип мөселманча киенеп йөрергә оялыбрак тордым. Әмма Расих миңа шунда хак сүзләр җиткерде: “Син башкалар ни әйтер, дип уйлама. Иң мөһиме – бер Аллаһы Тәгалә синнән канәгать булсын”.

Гомумән, ирем ярдәмендәтышкы кыяфәтем генә түгел, эчке дөньям да, тормышка карашым да үзгәрде. Ул гел акыллы киңәшләрен бирә, мине туры юлдан алып бара.Һәм мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен.

- Балаларыгызга нинди үгет-нәсыйхәтләр бирәсез?

- Нәзирәне хатын-кыз эшләренә өйрәтәм. “Кызыкаем, син – булачак хатын һәм әни. Шуңа күрә аш пешерү серләрен дә, баланы ничек карарга кирәклеген дә белергә тиешсең”, — дип әйтәм.

Хәер, ул боларның барысына да өйрәнеп килә инде. Бергәләп ризык та әзерлибез, өйне дә ялт иттереп җыештырып куя. Рәхмәт яугыры, эне-сеңелләрен караша, миңа зур булышлык күрсәтә.

Хәзер бит яшьләр күбрәк телефонда утыра. Шунысы куандыра, безнекеләргә андый җен кагылмаган. Нәзирә җиденче класста укыганда гына үзенә смартфон алып бирдек. Алай да, ул аңарда утырмый. Китаплар укырга бик ярата. Шигырь сөйләү конкурсларында актив катнаша.  

Алтынчы сыйныфта белем алучы Илнурның әле дә телефоны юк. Апасына алган кебек, аңа да җиденче класска күчкәч кенә бүләк итәргә телибез.

Улыбызның спортка мөккибән китүенә бик шатбыз. Ул теннис, футбол уйный, өйдә турникларда, кикбоксинг белән шөгыльләнә.

Аны да тәртипкә өйрәтәм. “Улым, үз артыңнан җыештырырга өйрән. Мин бит берүзем, ә сез бишәү. Әнигә ярдәм итәргә кирәк. Киләчәктә хатыныңа да синең белән җиңел булыр”, — дим.   Олыларны хөрмәт итегез, үзләренә сәлам бирегез, әдәпле, намуслы булыгыз, кешеләрне рәнҗетмәгез, үзегездән көчсезрәкләрне яклагыз, дип туглап торабыз ул-кызларыбызга.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Пакьлек – иманның яртысы”, дигән сүзен истә тотып, чисталык-пөхтәлеккә өйрәтәбез.

Эшкә дә күнектерәбез. Кызлар минем янымда бөтереләләр, Илнур күбрәк әтисенә, бабасына булыша.

Балалар белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк. Менә алты яшьлек Айшәне укырга өйрәтәбез, математика нигезләрен төшендерәбез. Кечкенәләре дә яныбызда тыңлап утыралар. Аларның башларына да сеңеп бара. Безнең арттан кабатлап, игезәкләр унга кадәр санарга өйрәнделәр инде.

Балаларыбыз татарча да, русча да яхшы беләләр.

- СөбханАллаһ, Дания, барысына да ничек өлгерәсез соң сез?

- Юньләп ашау да, юньләп йокы күргәнем дә юк инде (көлә). Әйе, балаларны карарга бик күп вакыт кирәк шул. Әле битһәрберсенә ярарга да тырышасың. Берсе — аш, икенчесе – ботка, өченчесе коймак ярата… Һәрберсенә аерым әзерләргә. Тик бу – күңелле мәшәкатьләр. “Әнием мин яраткан ризыкны пешергән!” — дип, битемнән үбеп, кочаклап алулары, шатланулары ни тора! Мин инде андый мизгелләрдә бөтенләй эреп китәм.

- Балаларыгызга дини тәрбия бирәсезме?

- Әйе, дин турында сөйләп торабыз. Әтиләре үзләренә вәгазьләр укый, яхшыны — яманнан, хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтә, Исламның әһәмиятлелеген, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, мәрхәмәтле, бөек булуын аңлата.

Әлхәмдүлилләһ, олылары намаз укыйлар, мәдрәсәгә йөриләр. Һәм без аларны моңа көчләмәдек.

Нәзирәбез гарәпчә укый белә инде. Дингә нык тартыла ул, биш вакыт намазын калдырмый. Үзе теләп, икенче сыйныфтан озын күлмәк киеп, яулык бәйләп йөри.

Әтисе Айшәне үзе белән мәчеткә алып йөри. Аңа гарәп графикасын өйрәтә. Кызыбыз аягына кигәндә дә, ишек япканда да, ашарга утырганда да “бисмилләһ”не әйтмичә калмый. Әле, җан-фәрман тырышып, кулларын биленә куеп,  игезәкләрне дә тәрбияли (көлә).

Ятар алдыннан балаларга кычкырып (вслух) догалар укыйм, нәшидләр көйлим. Әнием мине балачакта шулай йоклата иде. Аның артыннан кабатлап, догалар ятладым. Безнең нарасыйларыбыз да нәшид җырлаганда миңа кушылалар, Айшә кайбер догаларны белә инде.

Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә Исламның әһәмияте искиткеч зур.Кечкенәдән күңеленә дин таләпләрен сеңдереп үскән нарасый миһербанлы, шәфкатьле була ул.

Гомумән, Исламда безнең өчен барлык күрсәтмәләр дә бар бит – сабыйларны ничек дөрес итеп тәрбияләргә, аларга нинди мөнәсәбәт күрсәтергә, нинди таләпләр куярга һәм башкалар.

Дингә килгәч, бала тәрбияләү буенча күп нәрсәгә төшендем. Аларга бертигез игътибар, вакыт бүлеп бирергә, әхлак нормаларын аңлатып, сөйләп торырга кирәк.

- Сез җидти, таләпчән яисә йомшак әниме?

- Таләпчән булмыйча да ярамый. Әйткәнне тыңлаган балага бик җитди дә була алмыйсың. Күбрәк йомшаклык күрсәтәм. Нәзирә белән без дус кызлардай, серләшәбез, киңәшәбез, бергәләшеп матур күлмәкләр сайлыйбыз.

- Нарасыйларыгызның холыклары төрле-төрлеме яисә бер-берсенә охшаганнары да бармы?

- Бишесенең дә холкы биш төрле.

Нәзирә йомшак, тыйнак, нечкә күңелле.

Илнур тыныч, бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала.

Айшә баскан җирдән ут чыгара, боерык бирергә ярата, үткен.

Игезәкләр дә икесе ике төрле. Әхмәт миһербанлы, кайгыртучан. Сеңелесе турында гел уйлый. Үзенә берәр тәмләшкә тоттырсам, шунда ук: “Ә Суфиягә кая?” – дип сорый. Менә аңа да бар, дип бирәм дә, янына барып, авызына  каптырып та куя әле.

Ә Суфиябез исә хәйләкәр, шук, җитез.

Расих , Дания һәм аларның игезәк балалары

Расих , Дания һәм аларның игезәк балалары

- Сез хатын-кызларны никахка әзерләү белән шөгыльләнәсез икән?

- Әйе, кешенең үз эше, яраткан мавыгуы булырга тиеш, дип саныйм. Минем дә күңелем иҗатка тартылды, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә теләдем.

Яулыктан йөргәч, интернеттан аны матур итеп бәйләргә өйрәтүче видеороликларны еш караштыргалый идем. Аннан бу юнәлештә үз мөмкинлекләремне сынап карарга булдым. Казанга барып, мөселманча яулык бәйләү ысулларын өйрәнеп кайттым.

Башта Нәзирәгә, аның сыйныфташ кызларына бәйләп карап, шулай әкренләп осталыгымны чарладым.

Тора-бара хатын-кызлар никах туйлары, мәҗлесләр алдыннан миңа яулык бәйләтергә килә башладылар, шулай клиентларым барлыкка килде.

Кайберләре, ә сездә мөселман күлмәкләре юкмы, дип сорыйлар иде. Шуннан мин уйладым да күлмәкләр дә кайтара башладым. Әмма әзерләренең бертөрлерәк булуы ошап бетмәде миңа. Шуңа күрә хәзер, кәләшләрнең ихтыяҗларын, теләкләрен күздә тотып, үлчәмнәрен алып, Казанның бер-ике ательесына күлмәкләр тектерергә заказлар бирәм.

Интернет челтәре аша Санкт-Петербург шәһәреннән чиккән бизәкләр дә сатып алам. Алар инде тулысынча әзер, күлмәккә тегеп куярга гына кала.

Иремә рәхмәт. Ул, хатын-кызлар үзләрен уңай-хис итсеннәр, кыенсынмыйча киенеп карасыннар дип, миңа эш өчен аерым бүлмә җиһазлады.

Галидән генә түгел, тирә-як авыллардан да, Богырысланнан, Камышлы ягыннан, хәтта Самардан мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Эшем миңа бик тә ошый. Кәләшләр күлмәк киеп карарга килгәч, кечкенәләребез: “Апа нинди мату-у-ур!” — дип хезмәтемә бәя дә бирәләр әле (көлә).

- Күп балалы ана буларак хатын-кызларга нинди теләк-киңәшләр бирер идегез?

- “Бу дөньяга һәр сабый үз ризыгы белән туа”, — дип юкка гына әйтмиләр. Бу чын мәгънәсендә шулай.Бала табарга курыкмасыннар иде.

Сабыең – ул синең дәвамың, синең каның, бәгырь кисәгең бит.

Һәм иң мөһиме – балага дөрес тәрбия бирү мөһим. Син аны үз үрнәгеңдә үстерергә тиеш. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, үзеңне тәрбияләргә кирәк. Ата-ана күркәм холыклы икән, нарасыйлары да, иншәАллаһ, шундый булыр.

- Зур, тату гаиләгезнең бәхете кимемәсен, Дания. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.  

6

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (38), 2023 ел.

 

Просмотров: 691

Комментирование запрещено