Праздник села прошел в Старом Ермаково / Дөньялар тыныч булсын, бәйрәмнәр гөрләп торсын

m0Dtw5HTIKE (1)

День села в формате детского Сабантуя провели в селе Старое Ермаково

В этот день на традиционном месте проведения национального праздника Сабантуй было многолюдно. Многие жители села пришли с семьями. Практически, все дети, проживающие на территории сел Старое и Новое Ермаково, и поселка Чулпан приняли участие в этом празднике, организованном для них.

19 июля оргкомитетом было сделано обращение к населению об оказании финансовой помощи в организации и проведении праздника. В течение 10 дней шел сбор денежных средств и проводились подготовительные мероприятия. Неравнодушные односельчане и уроженцы поселения откликнулись незамедлительно на просьбу. Особые слова благодарности общественность села адресует администрации муниципального района Камышлинский, комитету культуры, спорта, туризма и молодежной политики за финансовую поддержку нашего проекта. А специалисты сектора спорта во главе с руководителем Маратом Шавалиевым непосредственно приняли участие в качестве судей в ходе состязаний.

Для всех присутствующих силами сельского Дома культуры имени Халика Садри была подготовлена яркая концертная программа.

Праздничное мероприятие началось с зачитывания молитвы Абдуллой хазратом Каримовым, мухтасибом Камышлинского, Клявлинского и Исаклинского районов и группой детей, посещающих медресе. От имени главы района Рафаэля Багаутдинова и от себя лично с сельским праздником поздравил ермаковцев его заместитель Руслан Салахов.

Народный фольклорный ансамбль «Ак каен» выступил с показом обрядовых элементов, начиная со сбора платков, полотенец и подарков для победителей состязаний и заканчивая основными видами национальных игр одного из наиболее ярких народных праздников татарского народа – Сабантуя.  Красочное выступление танцевального коллектива, как всегда, было встречено бурными аплодисментами зрителей. Участники «Ак каен» еще раз доказали, что ансамбль является хранителем и продолжателем традиций и обычаев и очень много делают для сохранения культуры и традиций татарского народа. А ведь одним из целей прошедшего сельского мероприятия стало приобщение детей к татарской национальной культуре, к традициям и обычаям татарского народа. В концертной программе приняли участие как наши местные артисты художественной самодеятельности, так и гости мероприятия — Рафик Шарафутдинов и Линар Абсаттаров из села Балыкла. Очень много было ярких, завораживающих выступлений детей, которые приехали на праздник из других районов и регионов.

Программа праздника была насыщенной и разнообразной. В центре внимания всех его участников, конечно же, были национальная борьба и игры – бег в мешке, перетягивание каната, разбивание кувшина, бег в ластах, борьба на бревне с мешком и т.д. Все, особенно дети, остались довольными и получили большой заряд бодрости. Ведь все, кто выходил на площадку состязаний, были поощрены подарками. Хорошие денежные призы ждали участников спортивных соревнований и национальной борьбы.

После подведения итогов спортивных встреч, всех пригласили на торжественный обед (Корбан ашы) с татарскими национальными блюдами и узбекским пловом, приготовленным на месте проведения Сабантуя. По желанию также можно было угоститься заранее приготовленным чаем и компотом. Обед был организован мечетью села Старое Ермаково во главе с Абдуллой хазратом, который и стал основным инициатором и организатором праздника. Мы благодарны ему за ту работу, которую проводит Абдулла хазрат Каримов со всеми слоями населения по сохранению культуры и традиций татарского народа.

В ходе мероприятия состоялась церемония награждения талантливых детей, показавших высокие достижения в учёбе, спорте, творчестве, за активное участие в жизни поселения.

Наш сельский праздник подарил всем участникам незабываемые, красочные впечатления и яркие эмоции.

QoKdmog_pU0ApHTlNBb5Z4 B_v_evbZqwE b-lrl8IXCf8 m0Dtw5HTIKE (1) n14TtJ2GuMQ WB1-lO-eaT0 WpzVXzXz65k

Администрация сельского поселения Ермаково.

Камышлинский район.

***

Иске Ярмәктә «Авыл көне» узды

Әйе, бәйрәм итәргә кем дә ярата. Иске Ярмәк халкы, мәсәлән, «Авыл көне»н яратып каршы ала. Чөнки ул туган яклардан читтә яшәүче авылдашларны, туганнарны-дусларны очраштыра торган бик матур чара. 29 июльдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында 10нчы тапкыр балалар Сабан туен «Авыл көне» буларак билгеләп үттеләр. Быелгы бәйрәмгә аеруча күп авылдашлар килгән иде.

«Илдә шундый вакыйгалар барганда, Сабан туен зурлап уздырмаска карар кылдык. Шулай да, халыкның рухын бераз булса да күтәрү өчен, «Авыл көне»н булса да бәйрәм итәргә булдык. Ул балалар Сабан туе форматында узды», — дип сөйли төп оештыручыларның берсе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

Бәйрәм тантанасын балалар догалар уку бәйгесе белән башлап җибәрделәр.

Шуннан соң барысы да шау-гөр килеп, күп санлы ярыш-конкурс мәйданчыклары буйлап таралыштылар. Армрестлинг, турникта тартылу, гер күтәрү, 500 метрга йөгерү кебек спорт уеннарында малайлар да, кызлар да бик актив катнаштылар. Капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, авызга йомырка куйган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән түкми-чәчми су ташу, авыш баганага менү, агач «атка» атланып йөгерү, чирәмдә чаңгы киеп йөрү кебек уеннарда балалар гына түгел, ата-аналар да, әби-бабайлар да бик теләп катнаштылар.

Авыл көне булгач, батыры да булырга тиеш бит инде. Милли көрәштә, яшь буенча категорияләргә бүленеп, кунаклар һәм авыл яшүсмерләре көч сынаштылар, җиңүчеләр билгеле булды һәм бүләкләр тапшырылды. Ә авылның абсолют батыры Илдан Яруллинны җилкәсенә авылыбыз җирбагарлары Илдар Ганиев һәм Илшат Каюмов биргән тәкәне салып зурладылар.
Бәйрәм хөрмәтенә данлы «Ак каен» ансамбле бик матур концерт программасы күрсәтте.

Бәйге-конкурсларда катнашучылар, җырчылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләргә — барысына да күп итеп бүләкләр әзерләнгән иде. Бераз талчыккан һәм бик тә ачыккан кунакларны Самараның Җәмигъ һәм Зубчаниновка бистәсендәге мәчетләре, авылыбыз халкы биргән корбан итләреннән шулпа, пылау, шифалы үләннәр салып пешерелгән хуш исле чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

Чара догалар һәм тирә-якны яңгыраткан тәкбир авазлары белән тәмамланды.

«Бик матур бәйрәм булды, сабыйларның шатлыгы эчләренә сыймый, авызлары колакларына җиткән», — дип бүлештеләр хис-кичерешләре белән теләр-теләмәс кенә өйләренә таралышучы авылдашлар һәм читтән кайткан кунаклар. «Бу кадәр тәм-ләшкәләрне ашап бетерү өчен бер ай вакыт кирәк!» — дип куаныштылар балалар да, татлы бүләк тутырылган пакетларына ишарәләп.

«Бәйрәмне оештыруда өлеш керткән һәрбер авылдашка, «Милосердие» социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, авыл мәчетенә, тәмле шулпа, пылау пешерүче Одина, Дониярбек, Хәмитҗан әкә һәм башка дин кардәшләребезгә, бәйрәмне оештыру өчен акча җыйган авылдашларга һәм кунакларга, катнашучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм!

Бердәмлектә көч! Бергә булыйк, бердәм булыйк! Дөньялар тыныч, үзебез сау-сәламәт булып, киләсе елларда да шундый бәйрәм үткәрергә насыйп булсын иде дигән теләктә калам», — диде, бәйрәмнән канәгать калган оештыручы Габдулла хәзрәт.

«Ерак-ераклардан туган авылыңа кайтып, анда бүгенгәчә сакланып килгән гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне балаларыбызга күрсәтү һәм сөйләп калдыру — бик мөһим эш. Оештыручыларның барысына да зур рәхмәт!» — дип язган социаль челтәрдәге авыл группасында хәзер Ульянда яшәүче Илүзә (Әхмәтгалиева) Булатова.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 802

Комментирование запрещено