12 августта-спорт сөючеләр көне
Укытучы хезмәте — дәрәҗәле, иң кирәкле һөнәр. Чөнки алар яшь буынны тәрбияләүдә көчләрен кызганмыйлар. Мәктәптә алган белем балаларны киләчәк тормышка хәзерләүдә зур урын алып тора.
Мин хәзер укучыларыбызга Шенталы районындагы Денис авылы мәктәбендә күп еллардан бирле укытучы булып эшләүче Рөстәм Әнәс улы Нуретдинов белән булган әңгәмәбезне тәкъдим итәм.
- Рөстәм Әнәсович, әйтегез әле, сез күпме еллар мәктәптә эшлисез?
- Мин яшүсмер чагымда Шенталыда йөк ташучы буларак хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Аннан соң югары уку йортына кереп, һөнәр үзләштердем. Институтны уңышлы гына тәмамлагач, 1981 елда хезмәт юлымны үзем туып-үскән, белем алган мәктәбемдә физкультура, физика һәм математика фәннәреннән балаларга белем бирүдә дәвам иттердем. Кызганычка, авылыбызда мәктәп ябылгач, Денис авылы мәктәбенә күчеп, биредә эшләвемә дә бик күп еллар үтеп китте инде. Быел укытучылык хезмәтемә кырык ике ел тулды. Ә эш стажыма кырык тугыз ел булды. Шөкер, исәнлегем бар, киләчәктә дә эшләвемне дәвам иттерергә уйлыйм.
- Нык исәнлекле булыр өчен ниләр эшләргә кирәк? Бәлки үз серегезне чишәрсез?
- Аның бернинди сере дә юк. Бала чагымнан ук эш яраттым. Без бала чакта дөнья тормышы бик гади иде бит. Әти-әнием биш балага: абыйларым Рәсихка, Рәсхәткә, мин- Рөстәмгә, энем Рафаэльгә һәм сеңелебез Резидәгә гомер биргәннәр. Аларга зур рәхмәт инде, барыбызга да югары белем биреп, олы тормышка аяк бастырдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны әтиебез Әнәс Латыйф улы Шенталы районы базасыда Татар Әбдекиенең сәүдә һәм сату берләшмәсе директоры булып эшләде. Әниебез Тәнзилә гади колхозчы иде. Әтиебез гел юлда булгач, күбрәк безне әниебез Тәнзиләгә тәрбияләргә туры килде. Ул безне һәрчак тәмле ризыклар пешереп ашатты.
Ул вакытта мондый кер юу машиналары юк иде бит әле. Керләрне чишмәгә алып төшеп чайкатырга, суны да чишмәдән ташырга, абзар тулы терлекне карарга, җәйләрен көтү көтәргә, басуда әнкәйгә суган, чөгендер уташырга, җәйләрен печәнгә, җиләк-җимешкә урманга йөрергә туры килә иде. Авыл эшенең мәшәкатен санап бетереп тә булмас иде. Бөтен эшкә карата әти-әниебез мәхәббәт тәрбияләде, рәхмәт инде, аларга. Мәңгелек йортка күчкән әти-әниебезгә минем рәхмәтем, хәер-дога булып ирешсен иде!
Иренмим, шуның өчен әле дә ике бакча тутырып бәрәңге чәчеп үстерәм. Мул уңыштан табыш алам. Әйтергә кирәк, туган авыл һавасы, аның матур табигате исәнлек, күңелгә җан тынычлыгы бирә.
- Сез физик кына түгел, физрук та бит әле. Бик авыр түгелме соң?
- Спорт дәресендә баш ял итә, саф һавада рәхәтләнеп йөрисең, ә физика дәресендә аяклар ял итә. Әйтергә кирәк, 2016 елда мин футбол буенча Самарада үткәрелгән дөнья чемпионатында сакчы булып та эшләдем әле.
- Иң зур уңышыгыз белән бүлешмәссезме икән?
- Мин Чебоксар шәһәрендә ветераннар арасында үткәрелгән ярышта гер күтәреп, өченче урын, ә 2019 елда Россия авыллары Сабантуенда катнашып, тагын өченче урынга лаек дип табылдым. Ә Самара өлкәсендә үткәрелгән ярышларда гел беренче урын яулый идем. Кызганчыка каршы, быел ул ярышны үткәрмәделәр.
- Гомерегезне укытучы һөнәренә багышлавыгызга үкенмисезме соң?
- Әгәр дә миңа яңадан яши аласыз, дисәләр, мин шул ук юлны сайлап, укытучы булыр идем.
- Укытучы һөнәренең иң зур казанышлары?
— Гөлүзә Гайнанова, Милия Хәбирова, ике бертуган Марат белән Ринат Әбүсәетовларга өлкәбездә тиңнәр булмады, Татар Әбдекие мәктәбенең күтәрделәр данын югары.
- Сез бит әле бик матур шигырьләр дә иҗат итәсез?
— Әйе. Татарстанның Әлмәт районында үткәрелгән конкурста өченче урын яуладым.
- Рөстәм Әнәсович, матур җавапларыгыз өчен рәхмәт яусын. Укытучылык һөнәренә һәм шигърияткә булган мәхәббәтегез беркайчан да сүрелмәсен иде!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 937
Рустам Анасович! Мы Вами гордимся!