В Болгаре продолжается XVI Всероссийской форум мусульманской молодежи. Организаторы Форума – Духовное управление мусульман Республики Татарстан совместно с Фондом поддержки исламской культуры, науки и образования. Форум проходит в формате палаточного городка под темой благотворительной деятельности и истории благотворительности.
В нем принимают участие 130 молодых мусульман 18-30 лет из Индонезии, Египта, Великобритании, Кыргызстана, Узбекистана, Таджикистана, а также регионов России: Республик Татарстан, Крым, Башкортостан, Кабардино-Балкарии (Нальчик), Чувашии, Пермского края, Москвы, Астрахани, Владикавказа, Свердловской области, Ижевска, Йошкар-Олы, Самары и Ханты-Мансийска.
20 августа порядка 60 социальных инициатив примут участие в предфинальном отборочном туре. Среди них – проекты, связанные с интернетом, кино, просвещением, инфраструктурой, экологией, спортом, благотворительностью, а также проекты для женщин, детей и молодежи, личностного роста.
21 августа авторы проекта, вышедшие в финал, будут защищать свои проекты перед комиссией. Эти социальные инициативы разработаны с учетом потребностей российской уммы. Комиссия выберет 3 лучшие идеи, которые получат денежную премию – стартовый капитал для реализации проекта. Также ожидается вручение оставшимся авторам проектов поощрительных призов от спонсоров. Объявление и награждение победителей состоится на церемонии закрытия форума.
Встретиться с молодежью, познакомиться с социальными проектами и высказать свое экспертное мнение о возможностях их реализации прибудут признанные специалисты в области предпринимательства, современных технологий, социальной деятельности, исламской экономики. Среди них –начальник Управления инновационного развития КФУ, эксперт Ресурсного центра поддержки некоммерческих организаций и Общественной палаты Республики Татарстан Антон Дыганов; кандидат экономических наук, бизнес-тренер Корпоративного университета при Ак Барс Банке, тренер-эксперт по развитию Университета Талантов, специалист по грантам в Чистопольском мухтасибате Альфия Заббарова; руководитель строительной компании “Ханский дом” Ильяс Гимадов; директор финансового дома “Амаль” генеральный директор Рустам Сагдеев; президент Ассоциации предпринимателей-мусульман РФ Айдар Шагимарданов. Перед ними стоит задача основательно ознакомиться с идеями мусульманской молодежи.
Стоит отметить, что за 8 лет успешно реализуется несколько проектов, представленных участниками форума. Например, курсы «Ислам. Первые шаги», Дискуссионный клуб, благотворительная акция «Белой бумаге – новая жизнь», направленная на передачу средств от сдачи макулатуры на лечение больных детей и др.
Основная цель Форума – создание коммуникационной среды, способствующей поддержке молодежных инициатив, содействию самореализации мусульманской молодежи, повышению уровня духовности. Через образовательные, творческие и практические площадки Форума молодые люди смогут научиться реализовывать собственные задумки-проекты.
***
Болгарда XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы үз эшен дәвам итә. Җыенда 18-30 яшьлек 130 мөселман катнаша. Әйтергә кирәк, быелгы форумда Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә күпләгән яшьләр катнаша: биредә Индонезия, Мисыр, Англия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кырым, Башкортостан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән вәкилләр бар.
Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә уза. Җыенны оештыручылар – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Быелгы форумда төп темаларның берсе буларак хәйрия эшчәнлеге, хәйриячелек тарихы күтәрелә.
20нче август көнне 60ка якын проект финал алды сайлап алу турында катнашачак. Алар арасында: интернет, кино, мәгърифәтчелек, инфраструктура, экология, спорт, хәйриячелек белән бәйле булган, шулай ук хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар.
21нче август көнне финалга чыккан проект авторлары комиссия каршында проектларын яклаячак. Әлеге социаль башлангычлар Россия өммәте ихтыяҗларын исәпкә алып эшләгән. Комиссия 3 иң яхшы идеяне сайлап алачак һәм ул акчалата премиягә – проектны гамәлгә ашыру өчен башлангыч капиталга лаек булачак. Шулай ук калган проект авторларына иганәчеләрнең кызыксындыру бүләкләрен тапшыру көтелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү Форумның ябылу тантанасында булачак.
Яшьләр белән очрашырга һәм аларның проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, ислам икътисады өлкәсендә танылу алган белгечләр килә. Проектларны яклау комиссиясенә КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов, икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова, “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов, “Амаль” финанс йорты генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов кертелде. Алар алдында мөселман яшьләренең идеяләре белән ныклап танышу бурычы тора.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 8 ел дәверендә форумда катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән берничә проект Нәзарәт һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. Мисал өчен, Ислам нигезләрен һәм намаз укырга өйрәнүне максат иткән “Ислам. Беренче адымнар” проекты, Дискуссион клуб, макулатура тапшырудан кергән акчаларны авыру балаларның дәвалануы өчен тапшыруны күздә тоткан “Ак кәгазьгә – яңа тормыш” дип исемләнгән хәйрия акциясен һ.б. атап үтәргә мөмкин.
Форумның төп максаты – яшьләрнең башлангычларына үсәргә мөмкинлек бирүче мохит тудыру, мөселман яшьләренә тормышта үз-үзен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Мөселман яшьләре белем алу, иҗади һәм гамәли чаралар аша үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны тормышка ашырырга өйрәнә.
Просмотров: 813