90 яшь кенә әле!

hzAqebKN1jIСызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидтә авиация ветераны, Сызран татарларының горурлыгы, Галиуллаһ хаҗи ГӘБДЕРӘШИТОВның 90-еллык юбилеена багышланган тантана узды. Чарага, юбилярны котларга, шәһәр администрациясеннән, Думасыннан һәм Югары хәрби авиация училищасыннан мәртәбәле кунаклар килгән иделәр.

Сүз башында мин Гәлиуллаһ бабайны Сызран мөселманнары исеменнән котладым һәм дә өстемә Самар өлкәсенең «Туган тел» җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров тарафыннан йөкләнгән бурычымны үтәп, Рәхмәт хатын укыдым.

Шәһәр администрациясенең Яшьләр белән эш итү һәм социал хөзмәт департаментының җитәкчесе Виктор Виталий улы Колосов юбилярның шәһәребездә тоткан урыны һәм хөзмәтләре турында ассызыклап үтте.

Үз чиратларында шәһәр Думасының рәисе Сергей Виктор улы Митько һәм депутаты Илдар Марат улы Мязитов Гәлиуллаһ хаҗиның милләтара дуслыкка керткән өлеше өчен олуг рәхмәтләрен белдерделәр.

Ә Сызранның Югары хәрби авиация училищасыннан ветераннар Шурасының рәисе Вячеслав Виктор улы Шапошников җитәкчелегендә килгән рәсми төркем үзләренең ихлас котлаулары белән бәйрәмгә аерым бер дулкын һәм җылы хисләр алып килгән кебек булды.

GQV5A6a4NAk

hzAqebKN1jIQzhhvd5yFKQ

-UdCfL_SCkc -bPdy8-EFN8 qcsc52Btrzk 7z81LvE2swo IOymLdjFrIw ZEefxpKc6FM

Күпсанлы шәкертләренең котлаулары Галиуллаһ хаҗи мөгәлимнең күңел түренә кергәндер, дип уйлыйм.

Сүз ахырымда, ошбу зур тантананы уздыруга иң зур өлеш керткән килене Розага һәм улы Рәшиткә, мәҗлескә югары дәрәҗәдә ризыклар пешереп кунакларны сыйлаучы Дания абыстай җитәкчелегендәге алтын куллы һәм уңган кызлар төркеменә олуг рәхмәтләремне әйтәсем килә.

Ә инде тантананың төп сәбәпчесе Гәлиуллаһ хаҗига кайтсак, аның турында китап язардай. Пермь өлкәсенең Барда районының бер кечкенә Караурман (Кармановка) авылындагы җиде сыйныф татар мәктәбен тәмамлап, бер сүз дә русча белмәүче егет фәкать үз тырышлыгы белән берничә уку йортларын тәмамлап, тормышында зур уңышларга һәм кешеләр арасында югары абруйга ирешүче ШӘХЕС ул.

Шахтёр да ул, авыл хуҗалыгына укучы да ул, очучы да ул, хәрби укытучы да ул, авиация ветераны да ул, милли хәрәкәт җитәкчесе дә ул, татар теле һәм гәрәп графикасы мөгәллиме дә ул, мәсҗидебезнең аксакалы да ул.

Аллаһы Раббым Гәлиуллаһ хаҗи бабаебызга саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, муллык-бәракәт, гаилә бәхетен, Нурия апа белән бала-онык-оныкчаларының игелекләрен күреп, аларның уңышларына шатланып яшәрдәй тагын да озын гомер бирсен!

Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән
«Сызран Җәмигъ мәсҗиденең» Баш имамы Илгизәр хәзрәт Җәгъфәр улы СӘГЪДИЕВ.

Просмотров: 653

Комментирование запрещено