Рухи бердәмлек, бертөрле караш һәм мәхәббәт кайда?

0eylhR-4lVwӨлкә универсаль фәнни китапханәсендә «Гаилә — бердәмләшү ноктасы» дип аталган этноконфессиональ фәнни-гамәли конференция узды

Билгеле булганча, бу ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шул темага Самара өлкәсендә конференция уздыру турында сүз күптән барды. “Берләшү” гаиләләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилфүзә Асанова  үҗәтлеге һәм тырышлыгы, татар җәмәгатьчелеге һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән чараны уздыру мөмкин булды: өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, рус православ чиркәве епархиясе, “Яһүдлар общинасы”, “Төбәк яшьләре ассоциациясе” җитәкчеләре һәм әгъзалары, ниһаять, бергә җыелып, тотрыклы җәмгыять һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән чара уздырдылар. Конференцияне ачу өлешендә мөфти Талип хәзрәт Яруллин, православ семинария ректоры Максим Кокорев, баш раввин Александр Гольденгерш чыгыш ясадылар.

- Әлеге чарада каралачак төп темаларның берсе — рухи кыйммәтләр темасы булсын иде, — дип башлады сүзен Талип хәзрәт Яруллин. — Кызганычка, соңгы вакытта бу хакта аз сөйлибез, чөнки кешелек дөньясының төп кыйммәте азгынлык һәм матди байлык җыю ягына авыша башлады. Ә гаилә ир белән хатын мәхәббәтенә нигезләнгән булырга тиеш. Изге китапларда әйтелгәнчә, никах — нәсел дәвамчысы. Көнбатыш илләре көчләп таккан ЛГБТ моделе буенча яшәү кешелек дөньясын югалуга китерәчәк. Чөнки бер җенес кешеләреннән торган гаилә бала табып үстерә алмаячак. Бу залда утыручыларга киләчәгебезнең нинди булуы мөһимдер, дип уйлыйм. Шушы актуаль тема буенча фикер алышырга җыелган хөрмәтле кунакларга бик зур рәхмәт. Утырыш ахырында идея-фикерләребезне туплаган резолюция төзелер, һәм ул алга таба эшләү өчен нигезләмә булыр, — дип йомгаклады чыгышын төбәк мөселманнары оешмасы рәисе.

Конференциядә хакимият органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре, экспертлар, юристлар катнашты. Иң мөһиме — спикерлар арасында төп конфессияләр вәкилләре бар иде. Конференция программасы гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәте, традицион кыйммәтләрне норматив һәм хокукый җайга салуның актуаль мәсьәләләре, авыр хәлгә тарган гаиләләр белән эшләүче иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә кагылган темаларга таянып төзелгән иде.

Көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча чыгыш ясаучы спикерлар арасында Самара өлкәсенең социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министры Регина Воробьева, өлкә ЗАГС идарәсе җитәкчесе Екатерина Мельник, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, С.П. Королев исемендәге Самара милли-тикшеренү университетының Россия тарихы кафедрасы профессоры Петр Кабытов, Самара дәүләт социаль-педагогик университетының икътисад һәм икътисади куркынычсызлык кафедрасы профессоры, «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та бар иде. Тәҗрибәле икътисадчы буларак, ул илебезнең демографик хәлен уңай якка үзгәртү өчен күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына игътибар итте.

- Әйе, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү — бик әйбәт күренеш. Әмма ике яки бер балалы гаиләләрне дә икенче планга этәрү дөрес түгел, минемчә. Матди ярдәм чараларын яшәү минимумына таянып билгеләү белән дә килешә алмыйм. Чөнки баланы үстереп, аякка бастыру өчен бу минимумнан күпкә артыграк акча кирәк. Халык үсешен тәэмин итү — дәүләтнең төп функцияләренең берсе булырга тиеш. Бүген яңгыраган тәкъдимнәр, уй-фикерләр бу залда гына калмасын иде, тиешле органнарга ирешеп, тормышыбызны уңай якка үзгәртергә ярдәм итсен иде, — дип ассызыклады профессор һәм иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Уртак тема тирәсендә берләшкән дин әһелләре, тарихчылар, хакимият органнары вәкилләре, юристлар, педагоглар, психологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгышларын залда утырган студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә рәвешендә алып бардылар — «гаилә», «никах», «җаваплылык» төшенчәләре нәрсәне аңлата, үзара хөрмәт һәм гаилә бурычлары сүзләрен алар ничек аңлыйлар, «нишләп никахлар соңрак төзелә», «ни сәбәпле яшь гаилә бала табарга ашыкмый», «рухи кыйммәтләр яшьләр тормышында нинди урын алып тора» кебек сорауларга җавап табарга тырыштылар. Киләчәк буын вәкилләре биргән җаваплар арасында бик төпле, тирән мәгънәлеләре дә байтак булды. Сәхнә белән зал арасындагы әңгәмәгә йомгак ясап, бүгенге көн яшьләре гаилә кору, бала табу мәсьәләсенә бик җитди карыйлар, яшьләребезнең торыр урыннары, яхшы акчалы эше булмыйча өйләнешергә ашыкмаулары ачыкланды. Әлбәттә, мондый җаваплылык сокландыра һәм куандыра. Әмма, киләчәк буын китергән дәлилләр ниндидер коры, җансыз булып тоелдылар. Чөнки анда мәхәббәт, ярату хисләре кебек төшенчәләр искә алынмады. Алар фикеренчә, дөньялары алдан корылган план һәм төгәл хисап буенча барырга тиеш. Ә рухи бердәмлек, дөньяга бертөрле караш һәм мәхәббәт кайда соң?

0eylhR-4lVw

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 578

Комментирование запрещено