“Мин – укытучы” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

logoСамара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында яшәүче Шәйхетдинова Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин – укытучы” бәйгесен игълан иткән иде.

Әлеге бәйгедә Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче, укытучы булып эшләүчеләр, яки эшләгәннәр катнаша алды.

7 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Мин – укытучы”  Бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды.

Комиссия әгъзалары түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:

Җиңүче дипломы белән бүләкләнәләр:
  1. Госманова Зөһрә, Әтнә районы Түбән Шашы авылы;
  2. Шакирова Әлфирә Индус кызы, Актаныш муниципаль районы Актаныш авылы;
  3. Есенбаева Наилә Ислам кызы, Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылы;
  4. Рәсүлева Эльмира Рәис кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш авылы;
  5. Мансурова Зөлфия Җәмил кызы, Башкортостан республикасы Бүздәк районы Каран авылы.
Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
  1. Баткаева Рәвилә Фәрит кызы, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикино авылы;
  2. Гыйльманова Миләүшә, Башкортстан республикасы Нуриман районы Яңа Субай авылы;
  3. Мәүҗетова Резедә Гайсә кызы, Тукай районы Новый поселогы;
  4. Шәйхетдинова Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы;
  5. Борһанова Римма Нурмөхәммәт кызы, Әтнә районы Күәм авылы;
  6. Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәр кызы, Балтач районы Югары Шубан авылы;
  7. Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы, Теләче районы Иске Җөри авылы;
  8. Хәйретдинова Ләйсәнә Вазих кызы, Казан шәһәре Идел буе районы.

Барлык бүләкләнүчеләрне 11 октябрь көнне 12:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38 йорт) бүләкләү тантанасына көтеп калабыз!

tatar-congress.org

Просмотров: 530

Комментирование запрещено