Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында яшәүче Насыйх һәм Мөгаззәмә Гарифуллиннар парлы тормышларының 65 еллыгын билгеләп үттеләр
Яшәү — мизгел, сөю — мәңгелек, диләр. Дөрестән дә шулай бит. Кеше гомер баскычыннан югарырак менгән саен яшьлек еллары, сөйгән яры белән кулга-кул тотынышып, гаилә дип аталган кечкенә дәүләтләрендә сабыйлар үстерүе, сөенә-сөенә беренче оныкларын кулларына алып яратулары һәм инде, гомер көзенә килеп кергәч, тормышта ирешкән уңышларына кинәнеп, бу гомернең юкка узмаганына нәтиҗә ясар чак та килеп җиткәнлеген аңлап ала.
Әйтергә генә ансат – 65 ел, ә уйлап карасаң, нәкъ бер кеше гомере бит ул! Шушы гомер эчендә күпме борчу-шатлыклар белән сыналган алар! Ләкин пар канат булып яшәгәч, бернигә дә бирешмиләр, бер-беренә терәк булып, алга атлыйлар. Хәзер инде юбилярларның өч балаларына тагын егермегә якын онык һәм оныкчык өстәлгән. Мул, ризыклардан сыгылып торган өстәл тирәсенә утырып, алар, яраткан әти-әниләрен, әби-бабаларын матур бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерәләр.
— Ихтирам итеп, җирлек башлыгы Илмир Гыйззәтуллин һәм хезмәттәшләре, өебезгә килеп, олуг бәйрәмебез белән котладылар, Похвистнево районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Черкасовның Рәхмәт хатын һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Безне зурлап килүләре өчен үзебез һәм балаларыбыз исеменнән олы рәхмәтләребезне әйтәбез!
Насыйх белән Мөгаззәмә эшче крестьян гаиләсендә туып-үскәннәр. Ул вакытта, колхозлар гөрләп эшләп торганда, яшьләргә шәһәргә китү тыелган. Насыйх авыл фермасына терлекче булып эшкә урнаша. Ә Мөгаззәмә, гаиләдә сигез бала тәрбияләнгәнгә күрә, унөч яшеннән үк фермада сыер сава. Ул 43 ел гомерен шушы хезмәткә багышлый. Алдынгы сыер савучы буларак, күпсанлы Рәхмәт хатлары, медальләр һәм орденнар, шул исәптән Ленин ордены белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Менә шул фермада табышалар һәм кавышалар да инде Насыйх белән Мөгаззәмә. Бер-бер артлы кызлары Рузалия һәм Рушания, уллары Фәнис дөньяга аваз салалар. Балалар шатлыгына кинәнеп, җаваплылык хисе тоеп, яшь әти-әни тагын да тырышып эшлиләр. Кайнана белән килен арасы да бик яхшы була, Минҗиһан әбиләре оныкларына сөенеп туялмый. Ул вакытта озак итеп декрет ялында утырулар юк иде бит. Килен ике айдан эшкә чыга, ә балалар әби карамагында үсәләр.
Мөгаззәмә апа, үзе дә әби булгач, каенанасын бары яхшы яктан гына искә алып:
— Әнкәй бик яхшы кеше иде. Ни кызганыч, картаерга да өлгермичә, алтмыш яшендә мәңгелеккә күчте. Урыны җәннәттә булсын! – дип сөйләде.
Бала-оныкларының уңышларына куанып бетә алмыйлар Гарифуллиннар: Рузалия белән Рафаэльнең кызлары Эльвира – бухгалтер, уллары Марсель – юрист, Фәнис белән Инзиләнең балалары Ленар һәм Диләрә – шәхси эшмәкәрләр, ә Рушания белән Нурхәтимнең кызлары Гөлгенә — “Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе, уллары Салават, полициядә хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул — төрле кайнар нокталарда да, махсус хәрби операциядә дә хезмәт иткән батыр егет.
Кызганычка, тормышта югалтулар да була. Насыйх ага белән Мөгаззәмә апаның уллары Фәнис, кияүләре Нурхәтим һәм Хәмит якты дөньяда юк инде. Аларга хәзер бары тик хәер-дога гына кирәк.
Әңгәмә ахырында юбилярлардан пар канатлар булып бик озак яшәүнең сере белән кызыксындым.
— Бер-береңә юл куеп, киңәшеп-ярдәмләшеп яшәсәң, тормыш авырлыгын сизмисең, — дип җавап бирделәр. — Аллаһыга шөкер, балаларыбыз беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәделәр, авыр сүз әйтмәделәр, һәрчак аларның ярдәмен тоеп яшибез. Рушаниянең авылда калуы да бик әйбәт булды. Ул һәр көнне иртүк килеп хә-лебезне белә. Тәмле ризыклар пешереп сыйлый, үз өенә алып китеп тә кунак итә. Балаларыбызга һәм оныкларыбызга Аллаһының рәхмәте яусын, безне зурлап җыелыштылар, шундый матур бәйрәм ясадылар, барысы да исән-сау, бәхетле булсыннар иде, бала хәсрәте беркемгә дә кагылмасын…
Тормыш – мизгел, бары мизгел генә,
Әллә ниләр көтмә син аннан.
Ахыргача бергә булсак әгәр,
Бәхет өчен шул да җитә.
Алдагы көннәрдә дә Насыйх ага белән Мөгаззәмә апаның бәхетенә карап сөенерлек булсын, пар канатлы булып тагын озак яшәргә язсын иде!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 422