1нче бүлек
Урамда күз ачкысыз буран. Ачулы кешедәй ярсып, юлны кар көртләре белән күмә, тәрәзәләргә бәрә-бәрә хәлдән тайгач, тынып калгандай була. Ләкин кар бөртекләре җиргә ятып бераз хәл алырга да өлгерми, яңа көч белән кубарылып җил чыга һәм ярсып-ярсып биюен дәвам итә…
Менә шундый җанҗәл купкан көнне каршы җилдән баласын ышыкларга тырышып бер хатын атлый. Бичараның бөтенләй хәле беткән. Ник соң шунда берәр машина куып җитеп, авылга хәтле утыртып кайтмый, дигән уйлар белән саташып барганда, талган беләкләреннән шома юрганга төренгән баласының кар көртенә төшеп китүен сизми дә калды. Юрганны бәйләгән тасма сүтелеп китеп, бала битен кышкы суык куырып алуы булды, сабый кычкырып елап җибәрде. Бала елавына бәхетсез ана елавы да кушылды.
И, газиз Аллаһы Тәгаләкәем! Никләр генә шулкадәр азаплыйсың безне, — дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде ана. Аның өзелеп кычкырган тавышын җил бөтен галәмгә таратты бугай. Баласын кабат төреп, имезлеген каптырып маташканда, кар бөртекләре арасыннан машина фаралары яктысы күренде, тиздән машина үзе дә пәйда булды. Шофер аларны башта күрмәгән ахыры, берничә метр узгач кына, тормозларын чыелдатып, туктады. Машинасыннан атылып чыкты да:
– Сезгә ярдәм кирәкме?! – дип кычкырды, җил тавышын капларга теләп. Ир баланы кулына алырга дип сузган иде, ана сабыен күкрәгенә ныграк кысты. Фаралар яктысында машина йөртүче шәле иңнәренә шуып төшкән, чәч бөдрәләре тузгыган, бит алмалары алсуланып янган ханымга исе китеп карады:
- Я, Раббым!.. Тәнзилә?!.. Нишләп йөрисең шундый буранлы төндә?!.. – дип сорады, исе китеп. Ниһаять, Тәнзилә дә аны танып алды.
- Исламнур?!.. Сине нинди җилләр китереп ташлады бирегә? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды. Исламнур юлаучыларны җылы машинасының арттагы утыргычына кертеп урнаштырды да, аптырап, көзгегә күз салды. Тормыш юллары бәйләнә алмаган яшьлек мәхәббәтен шундый хәлдә очратуына йөрәге әрнеде.
Менә шулай очраштырды Исламнур белән Тәнзиләне кышкы ачы буран. Җылы машинада үзенә тынычлык тапкан сабый рәхәтләнеп йоклап китте. Ә Исламнур белән Тәнзилә сөйләшмичә генә, беренче очрашуларын исләренә төшереп кайттылар. Чөнки ярсулы буран тышта гына түгел, йөрәкләрендә дә улый иде. Башларында кайнаган күптөрле сорауларга җавап табарга кирәк иде аларга…
Әйе, кызганычка, ошбу егет белән кызның эчкерсез мәхәббәтләре көтмәгәндә-уйламаганда бәхетсез язмыш корбанына әйләнде дә куйды шул.
…Авылда җәй башы иде. Яңа өй күтәргән Зыя ага белән Сахалиннан кунакка кайткан улы Исламнур яңа өйгә веранда ясап маташалар. Электр пычкысы Исламнурның кулына тиеп кенә киткән иде кебек, ә җәрәхәт тирән булып чыкты. Зыя улын үз машинасына утыртты да, авылдагы табиб офисына алып китте. Медпункт табибәсе булып эшләүче Тәнзилә югалып калмады, егетнең ярасын эшкәртеп, кан агуын туктатты да, яраны тегеп, бәйләп куйды.
Ә егет бу вакытта кызны күзәткән икән. Әтисе белән урамга чыккач та, ак халатлы, сөрмә күзле, маңгаен чәч бөдрәләре бизәгән кыз күз алдыннан китмәде. Бигрәк тә ягымлы, гади һәм сөйкемле кыз икән табибәбез. Егете бармы икән аның, дип уйлап куйды эченнән генә. Кыз да аны сынап карап торучы егетне ошаткан бугай, йөрәге ничектер ешрак тибә башлады кебек…
Менә шулай, кулын дәвалап йөри торгач, дуслашып киттеләр яшьләр. Ә беркөнне егет кыюланып китеп:
- Тәнзилә, беләсеңме, иртәгә минем туган көнем. Бәлки район үзәгендәге кафега барып, бераз күңел ачып кайтырбыз, — дип әйтеп куйды. Аның тәкъдимен кыз кире кагар дип борчылып торганда, Тәнзилә матур итеп елмайды да:
- Яхшы, Исламнур, мин риза, — диде тыйнак кына. Икенче көнне Исламнур машинасын Тәнзиләләр капка төбендә туктатты. Елмаеп өйдән чыгып килүче кызга зәңгәр кыңгырау чәчәкләре сузды. Кыз букетны ихлас күңеле белән кабул итте:
- Рәхмәт, Исламнур! – диде оялып кына. — Кайдан белдең минем кыңгырау чәчәкләре яратканымны?
- Белдем инде, чөнки син үзең дә нәкъ шушы чәчәкләрдәй саф күңелле кеше бит, — дип җавап кайтарды егет. Ул кичне гашыйклар кафеда сөйләшеп утырдылар, сөйләшкән саен берсен-берсе яхшырак аңладылар. Шул көннән очраша башладылар. Ә беркөнне, Кыя тауга менеп, кыңгырау чәчәкләре җыйдылар, мәңге бергә булырга дип вәгъдәләр бирештеләр. Бу төнне бергә үткәреп, авылга бары тик таң атканда гына кайттылар…
Төне буе йокламаган, аптырап йорт уртасында басып торган Зыя карт улын төксе генә каршы алды. Усал караш ташлады да кырт кистереп:
- Исламнур! Син Габдулла кызы янына йөрүеңне туктат! Сиңа анда юллар ябык! Без картлык көнебездә алдакчы Габдулла кызын килен итеп кабул итә алмыйбыз. Өйләнергә теләсәң, башка җирдән эзлә!
- Әткәй, бәлки аңлатып сөйләрсең. Ник мин Тәнзилә белән очрашырга тиеш түгел?! Без бер-беребезне яратабыз!
- Улым! Син белмисең бит әле. Күптән түгел Габдулла, яңа машина сатып алырга дип, бездән әҗәткә акча алып торган иде. Акча кирәгеп чыкты да мин аңа барып акчаны кайтаруын таләп иттем. Ә ул, мин сиңа акчаңны кайтарып бирдем бит инде, дип үз туксанын тукый. Минем бу кешегә ышанычым бетте, — дип эшнең нидә булуын сөйләп бирде. — Исламнур, кабатлап әйтәм! Без бу кешеләр белән туганлаша алмыйбыз! Алдакчы кызы белән тормыш коруыңа ризалыгыбызны бирә алмыйбыз. Үпкәләмә! Эшкә китәр вакытың якынлашып килә. Әйберләреңне җый да үз юлыңда бул, улым!
Шушы сүзләрдән соң Исламнурның сөмсере коелды:
- Әткәй, мин берни дә аңламыйм. Биредә безнең ни катнашыбыз бар?! Тәнзиләнең ни гаебе бар? Без бер-беребезне бик яратабыз! Матур гаилә корып, сабыйлар үстерербез дип, вәгъдәләр бирештек. Сезнең хакта аерылышырга тиеш түгелбез!
Исламнурның катгый сүзләрен ишеткән ата бер тутырып карады да, кулын селтәп, җәһәт-җәһәт атлап, өенә кереп китте.
Көтелмәгән хәлләрдән соң Исламнур йортта бик озак уйланып утырды. Ләкин бернинди җавап та таба алмагач, өйгә кереп, үз урынына ауды һәм йокыга талды. Бераздан егет тавыш-гаугага уянып китте. Алгы бүлмәдән мондый сүзләр ишетелде:
- И-и, кордаш! Нигә кирәк иде инде шушы җәнҗалың?! Никләр генә син мине шулай рәнҗетәсең? Никләр генә бер сүземә дә ышанмыйсың? Исеңә төшер әле: без балачактан бергә уйнап үстек, төнлә учак яндырып атлар саклый идек, армия хезмәтенә дә бер көнне китеп бардык, бер үк частьта хезмәт иттек. Хәтта караватларыбыз да янәшә иде бит! Аннан кайткач, аулак өйләргә кич утырырга бергәләп йөрдек. Син гармун уйнаган көйгә кушылып мин җырлый идем. Менә шулай йөри торгач, син Санияне, мин Саҗидәне үзебезгә караттык, бер-бер артлы туйлар уйнадык. Ә хәзер инде кара син: мин алдакчы! Кеше хакына керә торган кешегә охшаганмынмы ни?!
- Әйе шул, Габдулла кордаш! Ни кызганыч! Үткән тормышыбыз турында сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Бүгенге көндә син әллә нишләдең бит әле, — дип үз сүзен тукыды Зыя да.
- И-и, дустым! Дөнья малы — дуңгыз каны, дип белми әйтмиләр! Үзең уйлап карачы: Адәм баласы дөньяга килгәндә ике буш кулын сузып килә. Аның өс киеме дә, ашар-эчәр ризыгы да булмый. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ризыгыбызны, кирәк-ярак әйберләребезне биреп тора. Нәфес шайтанына буйсынып, байлыгыбызны арттырыр, тагын да яхшырак яшәр өчен хәлдән тайганчы көне-төне чабабыз. Эшебезне читкә куеп, барына шөкер итеп, Аллаһының ризалыгы өчен биш вакыт намаз укырга, якыннарыбыз рухына дога кылырга вакыт җиткерә алмыйбыз. Ә мәңгелек йортка күчкәндә, гомер буе җыйган милегебезне, акчаларыбызны, затлы машинабызны калдырып, кәфенгә төренеп, буш кул белән җир куенына барып керәбез. Аллаһы каршында җавап тотканда гына аңлыйбыз ялгышларыбызны!
И, Зыя, Зыя! Рәнҗеттең син мине, бик рәнҗеттең бит әле. Аллаһы Раббыбыз үзе сине туры юлга чыгарсын, кичерсен иде, берүк! Кызганыч, бик кызганыч! – дип Габдулла авыр адымнар белән өйдән чыгып китте. Ә үз өенә кайткач, урын таба алмаган ата Тәнзилә янына килде дә:
- Кызым! Сиңа Зыя килене булырга язмаган икән! Ул турыда оныт, балам! Мондый кешеләр белән туганлашудан Ходай сакласын! Әлегә кадәр йөзебезгә кызыллык китермәдең! Моннан соң да язмасын! Бәхетеңне башка җирдән эзлә инде, кызым! – дип әйтеп куйды, сызланып. Аннан Саҗидәсе янына барып утырды да:
- Кызганыч! Бик кызганыч! Әле генә мин гомерлек дустымны югалттым! Ахыры хәерле булсын инде! – диде, уфтанып.
Менә шулай, күңелгә шом салып, көттереп кенә кич җитте. Көндәгечә, әти-әниләре, авыл кешеләре йокыга талгач, Тәнзилә Исламнур белән очрашуга китте. Бу вакытта Исламнур Кыя тау итәгенә сыенып агып ятучы елга буенда сорауларына җавап эзләп утыра иде.
Их, бигрәк авыр икән үзеңә гомер биргән әти-әниең һәм сөйгән ярың арасында сайлап алулары! Әти-әнине дә рәнҗетәсе килми, үзеңә саф мәхәббәтен бүләк иткән ихлас күңелле Тәнзилә дә кызганыч! Аны да югалтасы килми! Алар бит инде сабый балалар үстерү турында хыялланалар иде! Ни хәл итәргә инде?!
Шул чагында егет, кызны күреп, аңа таба атлады. Аның йөрәген биләп алган борчылулары таралды, кызны кочагына алып, иркәләп сөйде. Тәнзилә дә аның кочагында эреп китте. Бераздан гына, дөньяга әйләнеп кайтып, киңәшә башладылар.
- Тәнзилә, син әтиләр арасында туган низаг турында ишеткәнсеңдер бит?!
- Әйе, ишеттем, Исламнур! Безгә ни хәл итәргә инде хәзер, белмим!
- Әгәр каршы килмәсәң, әйдә, вакытлыча барын да туктатып торыйкмы әллә? Калганын тормыш үзе җайлар! Бәлки, әтиләр арасындагы низаг хәл ителер? Аптырашта калган егет белән кыз шундый уртак фикергә килеп, аерылыштылар. Икенче көнне Исламнур, әти-әнисе белән саубуллашты да эшенә китеп барды.
Тәнзилә дә бөтен игътибарын эшенә бирергә тырышты. Ә бер айдан соң үзендә үзгәрешләр сизә башлады. Беркөнне ул, эштән кайтып, әнисе белән ашарга утыргач, ризык исенә укшып җибәрде. Йөгереп йортка чыкты, бичара.
Саҗидә бик тиз төшенде эшнең нидә икәнлеген. Ул кызына сораулы карашын төбәде дә:
- Балам, Исламнур белән синең арада бер-бер хәл булдымы әллә?!.. Син алай-болай балага узмадыңмы?!… – дип сорады, аптырап. Ярый әле Габдулла карт печәннән кайтып җитмәгән иде. Тәнзилә, кызарынып, башын иде…
Үзе табып үстергән баласының күңел халәтен, эчке кичерешләрен аңлап алган ана:
- И-и! Аллаһы Тәгаләкәем! Хәзер ни хәл итәрбез инде?! Кызым, син бит безне бөтен авылга рисвай итәчәксең! Зыя карт ни әйтер?! Исламнур да авылдан китеп барды. И, бала, бала, кая шулай ашыктыгыз соң? Кыз бала андый адымга барырга тиеш түгел иде бит! Иң элек никах укытырга кирәк иде. Ә хәзер инде балаң уйнаштан туган булып чыга, ул, дөньяда кимсетелеп, атасыз бала булып саналачак… — дип, бик борчылды.
Әнисенең шулкадәр өзгәләнгәнен күреп торган Тәнзилә борчылудан үз-үзен кая куярга белми:
- Кичер мине, газиз әнкәем, кичер! Сиңа хәсрәт китерүем өчен кичер, зинһар! Югары уку йортында һөнәр үзләштергәндә күпме егетләр артымнан йөрде. Намусыма тап төшермәдем. Саф кыз булып калдым. Ә хәзер ни эшләдем мин, ни эшләдем! – дип өзгәләнде. — Әнкәем, мин бит Исламнурга бер күрүдә гашыйк булдым! Бары тик аның белән генә бәхетле булырмын дип уйладым! Без вәгъдәләр бирештек, матур туй ясап өйләнешергә теләгән идек. Кызганычка, хыялларыбыз тормышка ашмый калды. Әтиләребез кан дошманына әйләнеп куйганнар икән.
- Кызым! Мин бит сиңа яхшы тәрбия бирдем, дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән! Син дә замана баласы икәнсең, ләбаса! Хәзерге яшьләрне күр инде! Кафе, рестораннарда күңел ачып йөргәч, беренче очрашудан ук бергә ятып йоклыйлар да, авырга калгач, ил-көн өстендә дәвам иткән канлы сугышларда күпме яшь ир-егетләрнең гомере өзелүгә карамастан, гөнаһсыз сабый баланың да җанын кыялар, ә тудырганнарын исә эш юк, акча юк, торыр урын юк, дигән булып, кызганмыйча, урамнарда, подъезд төпләрендә, хәтта чүп савытларына бәреп калдыралар. Аллаһы Тәгалә каргышына тап булырбыз, бала рәнҗеше төшәр, дип һич кенә дә уйлап карамыйлар! Шуның өчен барлык балалар йортлары үксез сабыйлар белән тулды да инде!
Ә менә без балалар үстергәндә, илебез экономикасын күтәрер өчен, көне-төне эшләргә мәҗбүр идек, шуңа да карамастан, авылыбызда унлап бала үстергән гаиләләр бар иде. Заманалар авыр дип тормадылар, ул балалар барысы да эштә чыныгып үстеләр, тормыш төбеннән күтәрелеп, югары белем алып, кирәкле һөнәр ияләренә әйләнеп, дәрәҗәле кешеләр булдылар!..
Саҗидә карчык бик ачуланды, ә кызының күз яшьләре акты да акты. Ләкин үкенүдән бер файда да юк иде, чөнки һәр сабый үз вакыты, үз ризыгы, үз тәкъдире белән дөньяга килә. Ни дисәң дә, җан яралтылган, яңа кеше булачак сабый бала ана карынына ябышкан иде инде. Беравык тын торгач, Тәнзилә:
- Их, әнкәй! Минем дә тиң ярым белән тормыш корыр вакытым җиткән иде инде. Һәр хатын-кыз төсле минем дә ана буласым килә. Мин баламны төшертмим. Аллаһыга тапшырып, табарга булдым. Мин аны хәзер үк яратам инде, әнкәй! Бәлки ул алдагы тормышымда минем юанычым, яшәү мәгънәм, ә дөрес тәрбия бирә алсам, өлкәнәйгән көнемдә ярдәмчем һәм таянычым да булыр. Тик шунысы бар: мин читкә китәм. Кайда мине белмиләр, шунда китәм, әнкәй! Сезнең рөхсәтегез, хәер-фатихагыз белән! Әлегә әткәйгә берни дә әйтеп торма. Аның йөрәген яралыйсым килми!
(Дәвамы бар)
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 663