Ана белән кыз арасында шундый зур сөйләшү булып узгач, күпмедер вакыттан соң Тәнзилә эшеннән чыкты, авылдан китеп шәһәр хастаханәсендә табиб булып эшли башлады. Коллектив хезмәткәрләре эшчән, намуслы кызны бик теләп кабул иттеләр. Тик Исламнурдан гына бер хәбәр дә килмәде.
Көннәрдән бер көнне биредә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Фатыйма апа Тәнзиләгә карап бераз уйланып торды да язмышына битараф булып кала алмады:
- Сеңелем, корсагың борыныңа җиткәнче, әйдә, абыем малае Радик белән таныштырам. Ирсез бала тудырганчы, балаң аталы булып туар, — дип әйтеп салды. — Бәлки ул да тәртипле тормышка әйләнеп кайтыр?! Кафе-рестораннарда типтерүдән туктар?!
Һәрчак ыспай, матур киенеп йөрергә яраткан төз гәүдәле егет Тәнзиләне бер күрүдә ошатты. Бераз очрашып йөргәч, яшьләр бергә яши башладылар. Дуамал холыклы егет, тискәре якларын ташлап, туры юлга баскандай булды. Тәнзиләнең сабыен да үз итеп кабул итте. Тик Ходай биргән характерны тиз генә төзәтеп булмый шул. Беркөнне Радик элеккеге танышы Татьянаны очратты. Ул Радикны төнге клубка чакырды, аның колагына төрле сүзләр пышылдап, башын әйләндерде:
- Нәрсә, Радик, авыл кызына гашыйк булдыңмыни? Уйнаштан туган баласына чынлап торып әти була алырсың микән? Үз егете килеп, гафу үтенеп, кичерүен сораса, хатының шундук сине ташлап китеп барачак! Күрәсеңме, безгә икәү бергә ничек рәхәт?! Яшьлек бер генә килә ул, рәхәтен татып калырга кирәк, мин генә сине бәхетле итә алам, — дип, егет муенына сарылды. Азгын хатын белән очрашудан соң Радик кабат упкынга очты, һәрчак салмыш йөри башлады. Ә беркөнне, буранлы төндә, Тәнзилә белән сабыен урамга куалап чыгарды. Шулай итеп, бичара Тәнзиләгә авылга кайтып китүдән башка чара калмады.
Ә Габдулла агага килгәндә, ул үз-үзенә урын таба алмый интекте. Һәр укыган намаз арты саен ул Зыя картны туры юлга күндерүдә, үзенең намусы чиста, пакь икәнлеген аңласын иде дип, Аллаһыдан ярдәм, могҗиза сорады. Артык әрнеп сорагангамы догалары кабул булды, әллә тормыш сынаулары вакыты килеп җиттеме, билгеле түгел. Көтмәгәндә, уйламаганда Зыя ага бик каты авырып китте. Шунысы гаҗәп, табиблар аңа берничек тә ярдәм итә алмый йөдәделәр. Карт бөтенләй урын-җир өстенә калды. Менә шулай азапланган көннәрнең берсендә, хәләл җефете абзарда терлек карап йөргәндә, карт, көч-хәл белән торып, шкафның пыяла ишеген ачып, пластмасс савыттан дару алырга үрелгән иде, хәле бетеп, чак егылмый калды. Дару савыты авып китеп, дарулар идәнгә тәгәрәде, ә аның астында яткан акчалар идәнгә коелышып төштеләр. Зыя, бу хәлне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады. Ул акчага карап башын гына чайкады:
- И, карт хәтер, карт хәтер! И, алдакчы, хәерсез акча! Сезнең аркада мин гомерлек дустымны рәнҗеттем бит! Я, Раббым! Нинди түбән дәрәҗәгә төштем ич. Мин үзем бу акчаны ашыгып кына шунда куйган идем бит! Габдулла кордаш дөресен әйткән икән, дөнья малы — дуңгыз каны! Ул талаштыра да, сугыштыра да икән. Нишләдем мин! Нишләдем! Өстәвенә, Исламнур белән Тәнзиләнең тормышын да тар-мар китереп, бәхетсез иттем бит!
Кинәт Зыя башына бер уй килеп иреште — алай-болай теге дөньяга китәргә вакыт җиткән булса, Габдулладан тизрәк бәхиллек сорап калырга кирәк! Улым Исламнурга да хәбәр итәргә! И, Раббым! Миңа шушы ниятемне үтәргә, хата-ялгышларымны төзәтергә ярдәм бир!..
Зыя ага, ике таякка таянды да, бераз бөкрәя төшеп, дусты Габдулла яшәгән якка таба атлады…
Ара шактый булса да, ул дусты яшәгән йортка барып җитә алды. Габдулла аның ике таякка таянып, өстерәлеп килеп керүен күргәч, шаккатты. Ул дусты янына килде дә саргаеп киткән йөзенә тутырып карады:
- Зыя, кордаш! Ни булды сиңа? Нишләп, болай иза чигеп йөрисең? Әгәр телефоннан гына хәбәр итсәң, мин бит үзем дә яныңа бара ала идем, — дип каршы алды.
- И, гомер буе туганымнан да артык күргән тугры дустым!.. Алла хакы өчен, кичерә алсаң, кичер инде мине, дип авып китте һәм егылды. Ә иреннәре исә:
- Бәхил бул, бәхил бул, теге хәерсез акчалар табылды бит… Мин сине ялгыш рәнҗеткәнмен!… дип пышылдады. Дусты аны көч-хәл белән өенә алып керде, чиста урынга яткырды.
Аннан соң янына утырып, догалар укып, Аллаһыдан ярдәм сорап, дога кылды. Бераздан Зыяга хәл керде. Саҗидә карчык баллы, хуш исле үлән чәе ясап бирде. Шул арада “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килеп җитте, абзыйга ашыгыч ярдәм күрсәтелгәч, хәле тагын да җиңеләеп китте. Табиб елмаеп:
- И, бабакай, сезнең әле йөзгә хәтле яшәрлек исәнлегегез бар, – дип күңелен күрде. Ул киткәч, ике дус, кочаклашып, елаштылар. Аңлашканда Зыя карт бераз уйланып торды да:
- И, кордаш, күрәселәрем булган икән! Нинди могҗизалар күрсәтеп, Аллаһы Тәгалә безне сыный! Мин шуны аңладым: кеше рәнҗеше төшә икән шул, – дип әйтеп куйды. Габдулла кордашын, машинасына утыртып, өенә илтеп куйды. Озак та үтмәде, Зыя ага ошбу акчаларны ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләдә үсүче ятим сабыйларга өләште.
…Ә Тәнзиләгә килгәндә, Исламнурга карата хисләре суынмады. Ул бөтен барлыгы, күңел халәте белән аны яратты. Татьяна сүзе белән Радик аларны урамга куалап чыгаргач, Тәнзилә, бары тик үз әти-әнисе генә ярдәм итәчәгенә ышанып, автобуска утырып, шәһәрдән район үзәгенә кайтып төште. Ул кайтканда вакыт соң булу сәбәпле, автобуслар йөрүдән туктаган, ә такси яллап кайтырга акчасы җитмәгәнлектән, авылга кадәр җәяүләп кенә кайтырга уйлады. Шулхәтле газаплар чигеп кайтып барганда Исламнурның юлда очравы да могҗизага тиң иде. Ул Тәнзилә белән сабыйны Габдулла агаларга алып кайтып җиткергәндә, ниһаять, ярсу буран басылып, җир йөзенә тынычлык иңгән иде инде. Машина туктагач, Исламнур:
- Тәнзилә, дөресен әйт әле, ошбу сабый минем улым буламы?! — дип сорады, баладан күзен ала алмыйча.
- Әйе, Исламнур, бу сабый безнең мәхәббәт җимешебез була.
- И, Тәнзиләкәем, бирче миңа улыбызны! Мин дә аны күкрәгемә кысып, сөйимче! — дип, баланы алып, йомшак кына күкрәгенә кысты да:
- Рәхмәт сиңа, Тәнзиләм! Бәхетле итүең өчен чиксез рәхмәт сиңа!
- Исламнур, тукта, ашыкма. Мин дә сиңа сорау биримче. Нигә син киттең дә югалдың? Нигә бер хәбәрең дә булмады?! Аңлыйсыңмы, минем нинди билгесезлектә яшәгәнлегемне?!
Тәнзилә шушы вакыт эчендә күргәннәрен сөйләп бирде. Исламнур, бераз уйланып торгач:
- Минем дә тормыш юлларым син уйлаганча җиңел булмады шул. Салкын тидереп, мин аяксыз калдым, хастаханәдә ятып озак дәваланырга туры килде. Сине өзелеп яратуым, саф мәхәббәтемне уйлап кына мин аякка баса алдым. Эшемдә зур үзгәрешләр булды, үз ягыбызга кайтып, шәхси эшемне ачып җибәрдем. Синең белән элемтәгә чыгарга дигәндә генә әткәйдән хәбәр килде. Ул Габдулла ага белән аңлашуы, теге акчаларның табылуы, үзенең хасталануы турында сөйләгәч, мин күңелемдәге чакыру авазына түзә алмыйча, туган якларыма юл тоттым. Гашыйкның йөрәге алдамый ул, синең биредә булуыңны белеп типте. Гел безнең соңгы очрашуыбызны исемә төшереп торды. Һәм ялгышмады да! Менә бит ничек Аллаһы Тәгалә сезне юлыма чыгарып куйды. Ниһаять, без бергә, киртәләр юк! Ә шулай да, минем хакымда күргән кыенлыклар өчен кичер мине! Моннан соң беркайчан да мондый авырлыклар күрергә язмасын. Әйдә, тормыш китабының шушы битен ябып куйыйк әле. Хәзер үк сезнең өегезгә кереп, әти-әниеңнең хәер-фатихаларын алып, тормыш юлыбызны өр-яңадан башлыйк! Исламнур, машинадан чыгып, улын үз кулларына алды да Тәнзилә белән яңа киләчәккә таба атлады.
Яшьләр өйгә килеп кергәндә, әти-әниләре сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар иде. Алар балаларының бергә кайтып керүләрен күреп, шаккаттылар башта. Исламнур сабыен әнисенә бирде дә, эре адымнар белән килеп, Габдулла ага белән ике куллап күреште:
- Исәнме, бабай?! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?!..
- Ару гына әле, кияү, Аллага шөкер!.. Үзегез ни хәлдә?!.. – дип, җавап бирде бабай. Аннан кияү, елмаеп, Саҗидә әби белән күреште. Ошбу могҗизадан соң әти-әниләренең күзләрендә шатлык яшьләре бөреләнде. Оныклары Юнысны да күргәч, бигрәк тә шатланыштылар инде! Бергә-бергә тамак ялгап алгач, яшьләр икенче әти-әниләренең хәлен белергә китеп бардылар. Биредә дә аларны картлар сөенешеп каршы алдылар. Зыя ага бу могҗизага ышанмыйча, балаларыннан кат-кат гафу үтенде.
Берничә көннән Габдулла ага йортында Исламнур белән Тәнзиләнең никах һәм сабый балаларына исем кушу мәҗлесе үтте. Биредә ике як туганнары, дуслар, күршеләр җыелган иде. Ә кунаклар таралышкач, Сания белән Саҗидә әбиләр бик озак көттергән оныклары Юнысны мунча керттеләр. Баланы туган якның файдалы үләннәре — мәтрүшкә, бөтнек, каен яфрагы салып пешерелгән хуш исле суда юындырдылар. Ә бәби исә мунчаны бик яратып, әле бер, әле икенче әбисе итәгендә сикерде.
Балаңның баласы балдан да татлы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Ниһаять, көтеп алынган оныкларын кулларына алу бәхетенә тиенеп, өлкәннәр арасында яңадан дуслык күпере салынды. Аллаһыга шөкер, ике як әби-бабайларның үпкәләшүләре кул белән юып төшерелгәндәй юкка чыкты, гаиләдә тынычлык урнашты.
Күп тә узмады, Зыя бабайлар нигезенә килен төште. Көне дә искиткеч матур иде. Шулвакыт кояшлы, әмма суык һавада энҗе кебек ялтырап торган кар бөртекләре күренде. Бөтен дөнья сихри гүзәллеккә күмелде. Кар бөртекләре, бии-бии, Исламнур белән Тәнзилә йөзләренә кунып:
Очраштырды, кавыштырды
төнге буран -
Ни дисәң дә, язмышлары
шул булган!
Ул синең өчен, син аның
өчен туган! — дип җырлап, уйный-уйный очалар иде сыман…
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 635