Хәзер кыш чыннан да китте!

LBxAbEAcjPZS5pZSM7447TQ0jpbX8mCrocxKOOkOr4AzrIE8RO9BNWs6rRACxg2LzAm5HR-lznnit1fpvsPpUTu8Самараның «Чайка» чаңгы базасында традицион Сәламәтлек көне үтте

Узган шимбәдә «Яктылык» татар мәктәбе һәм «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы оештырган спорт бәйрәмендә катнашучыларны чаңгы базасы язгы якты кояш нурлары белән генә түгел, ә юл буена тезеп куелган бихисап машиналар белән дә каршы алды. Шуңа күрә килеп җиткәндә үк чараның масштаблы һәм кызыклы булачагы аңлашылды.

“Чайка”га килеп керүгә, татар сөйләме, татар җырлары ишетелде. Ә һавада төтен исе сизелеп торды: бер читтәрәк чарада катнашучыларга һәм кунакларга сый әзерләр өчен учак кабызылган иде.

База территориясендәге зур булмаган сәхнәдә бәйрәмне ачуга соңгы әзерлек эшләре бара, кайбер балалар һәм өлкәннәр чаңгы юлларында язгы кардан шуып карый, ә кайсыберләре төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрү өчен каралган мәйданчыклар белән кызыксына. Кыскасы, барысы да чара башлануын зарыгып көтте, һәм, өметләнгәнчә, ул югары дәрәҗәдә узды.

Мәкаләне тулыснча газетаның 28нче март санында укый аласыз.

7FWuxPt4R5ZOXi0saVg1Q5QY0Zbprfch1A7F4XgTOmLgJjxmPrqNBpQSWxt1b1zvv2rPoO91TMlJljuubo1mD0_uLBxAbEAcjPZS5pZSM7447TQ0jpbX8mCrocxKOOkOr4AzrIE8RO9BNWs6rRACxg2LzAm5HR-lznnit1fpvsPpUTu8

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 339

Комментирование запрещено