26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула
Тереклек итү дәверендә дөньяда төрле халыклар яралган. Тора-бара аларның күбесе башкалар арасында эреп югала барганнар. Ә менә татар халкының язмышы бик борынгы, әкияти заманнардан башланса да, әле бүген дә исән-сау килеш, дөньяда матур тормыш үрнәкләре күрсәтеп яши бирә.
Татар халкының озын гомерле булуы — аңа Тукайлары, Җәлилләре кебек бөек шәхесләре әледән-әле дөньяга килеп, үзенә яшәү көче өстәп торуга бәйләнгән. Бу уңайдан Табдулла Тукайның шигырь юллары искә төшә:
Гөл ачылмас, гөл яшәрмәс,
Төшми яңгыр тамчысы,
Кайдан алсын шигьрен шагыйрь,
Булмаса дәвамчысы?!
Бу шигырен ул бай традицияләре булган татар әдәбиятына килә торган яшь талантларга — милләтнең ачылачак гөлләренә багышлаган.
Тукай иҗаты гел халык күңеленә шифалы яңгыр һәм чиксез илһам чыганагы булды һәм булачак та. Тукайны татар халкы гына түгел, аны барлык төрки халыклар да үзләренең бөек шагыйре итеп кабул итәләр.
Мәсәлән, Расул Гамзатов:
«Тукай — ул борынгы татар халкының сәләтле булуы һәм бөеклеге турындагы таныклыгы (удостоверениясе). Тукайга мәхәббәт безнең гаиләдә нәселдән-нәселгә бирелеп килә. Аның шигырьләре минем йөрәк түрендә генә түгел, алар биек таулар арасында да яңгырап торалар сыман.
Тукайның үлемсез иҗаты безгә диңгезләр, биек таулар аша үтеп кергән. Аның шигырьләрендә халкыбызның яшәү көче һәм киләчәккә өмет уты саклана. Аның иҗат уты әле бар булган гаделсезлекне һәм затсызлыкны да көйдерергә сәләтле.
Дөньяга шундый бөек сәләт иясе тудырган татар халкына мин олы рәхмәтемне белдерәм!” - дип яза.
Чыңгыз Айтматов та: “Тукай кебек бөек шәхесләр очраклы рәвештә тумыйлар. Бу хәл иң кискен, хәлиткеч, авыр вакытларга туры килә. Аның тавышы тормышны кара болытлар каплаган елларда көч-куәт алды.
Тукайның иҗат бөеклеген, аның кадерен һәм бәрәкәтен аңлап та бетереп булмый. Боларны уйлаганда, ул 27 ел түгел, ә 270 ел дөньяда яшәгән сыман.
Тукай ул үз халкын җитәкләп, аны югарыга, яктыга алып чыгарга бар куәткә тырышкан. Ул үз халкының тарихи казанышларына, мәдәниятына һәм мәгърифәтенә анализ ясап, аларны яңа эзгә салып, яңа үрләр яуларга мөмкинлек ачкан.
Тукай иҗаты Урта Азия халыкларының көнкүрешендә дә тирән эз калдырган. Аны белмәгән, аның турында ишетмәгән кешеләр дә анда юктыр кебек,” — дигән.
Балкар шагыйре Кайсын Кулиев:
“Урта Азия халыкларына гына түгел, Кавказда яшәүче балкар, кумык, карачай, әзәрбәйҗан һәм башка халыкларга да татар халык иҗаты, бигрәк тә Тукай әсәрләре якын тора һәм тормышыбызда аның шифасы, файдасы күп булды. Без бүген дә татар язучыларына, аның меңъеллык әдәбиятына рәхмәтлебез. Кавказда Тукай иҗатын тәрҗемә хәлендә дә, татар телендә дә яратып укыйлар. Безнең телләребез дә бик якын һәм аңлаешлы бит!
Тукай — ул безнең сөекле шагыйребез генә түгел, ул әле халыкларны берләштерүче күңел күперебез дә”, - дип яза.
Казах шагыйре Олжас Сөләйманов:
“Казан үзенең рухи бөеклеге белән дала халыкларын да борынгыдан сокландырып, гел үзенә тартып торды.
19 гасырда ук үсеш юлына баскан татар мәдәнияты, мәгърифәте һәрвакытта казах халкының уй-фикерләрен һәм тирән тойгыларын биләп, аның милли үсеш юлында тирән эз калдырды. Казах халкы күңеленә татар әдәбиятының, бигрәк тә Тукай иҗатының тәэсире бик көчле һәм ул тирән үтемле. Абайның беренче китабы да Казанда җасылды бит!
Югары дәрәҗәле чаралар үткәргәндә, бигрәк тә данлыклы казах шагыйрләрен зурлау мәҗлесләредә Тукай әйткән канатлы сүзләрне куллану — ул казах халкындагы күптән гадәткә кергән күренеш.
Халкыбызда тупланган акыл, зиһен байлыгы һәм дөньяга караш киңлеген билгеләүче факторларның күбесе — алар Тукай иҗаты тәэсирендә барлыкка килгән күренешләр”, - дип яза.
Әлбәттә, Габдулла Тукай шигьрьләрендәге тирән мәгънәле фикерләренең татарлар һәм башка төрки халыклар күңеленә үтеп кереп, аларда тирән тойгылар уятуы — билгеле хәл. Ә менә урысларның һәм башка милләтләрнең, шулай ук төрле диндәге халыкларның да Тукайны олы хөрмәт итүе — ул гадәттән тыш булган гаҗәп бер күренеш. Менә бу хәл Габдулла Тукайга, аның иҗатына һәм милләтебезгә карата булган хөрмәтне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрә бит! Данлыклы шәхесләрнең, бигрәк тә төрки булмаган һәм башка төрле диннәр тоткан халыкларның Тукайга карата сокланып әйткән сүзләре аеруча куандыра.
Мәсәлән, Всеволод Рождественский: “Патша Россиясенең иң шыксыз, иң караңгы чорында һәм реакция шартларында да Тукайның ялкынлы сүзләре төрле киртәләр аша үтеп чыгып, туп-турыга халык күңеленә үтеп кергән.
Ачы хакыйкәт турыда сөйләнсә дә, алар халык күңеленә өмет чаткылары салып, үзләрен азатлык өчен көрәшкә өндәгән.
Габдулла Тукай иҗатындагы кыйммәтле уй-фикерләрнең барысы да инде күптәннән безнең уртак мәдәни казанышларыбыз нигезенә салынган.
Мин аның саллы хезмәтләре һәм бай эчтәлекле иҗаты алдында түбәнчелек белән баш иям”, - дигән.
Сергей Михалков: “19 гасырда ук Байрон “В альбом” исемле шигырь язган. 1836 елда аны М.Ю. Лермонтов рус теленә тәрҗемә иткән. Моны 1907 елда Габдулла Тукай татарчага тәрҗемә иткән. Хикмәт шунда ки, бу вакытта бу шагыйрьләрнең барысы да 21 яшьтә булганнар. Димәк бер гасыр дәвамында өч бөек шәхес, бер үк уй-фикерләр һәм омтылышлар белән янып яшәгәннәр!
Әлбәттә, бу феномен — ул очраклы хәл түгел. Тукайны монда татар шагыйре генә булган дип әйтеп булмый. Аның иҗаты — бөтен дөнья поэзиясында да үз урынын алган. Публицист, журналист һәм галим буларак, ул әле балалар әдәбиятына һәм татарларның яңа әдәби теленә нигез салучы белгеч тә бит! Тукай — ул оста телле, үткен һәм рәхимсез сатирик та. Бу өлкәдәге аның нечкә юморы халыкны изеп яшәүчеләрне, ялганны, гаделсездекне фаш итеп, аларны сатира утында көйдерә.
Тукай әле дипломат та, җәмгыять эшлеклесе һәм бөек шагыйрь буларак, аның иҗаты илебез тарихында һәм дөнья әдәбиятында лаеклыу рын алып тора һәм торачак та”, — дигән.
Чуваш шагыйре Педер Хузангай:
“Мин Тукай шигырләренең күбесен яттан беләм. Бер шигырендәге ике юлы һәрвакытта минем хәтердә һәм әле дә күңелемне биләп тора:
“Без китәрбез, сез калырсыз, дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә”.
Әлбәттә, бу югары гуманизм гимны һәм көчле тормыш җырының үтемле аккорды булып яңгырый. Мондый оптимизм һәм яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем аңымны киңәйтте һәм күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, минем тормыштагы үз урынымны билгеләде.
Габдулла Тукайның менә бу шигьри авазы шулай ук бүген дә үзенең тулы көченә яңгырый:
“Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” — дигән сүзләре бүгенге көндә аеруча актуаль булып торалар”, — дип яза.
Монда ирексездән шундый сорау туарга мөмкин: “Ә ничек соң Тукай иҗатын чит халыклар да яхшы беләләр? Ни өчен аны шундый югары дәрәҗәдә зурлыйлар?”
Чыннан да, Габдулла Тукайның бөеклеге — дөнья күләмендә танылган А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Байрон, Гёте, Генрих Гейне кебек һәм башка даһи шәхесләр иҗаты тәэсирендә тәрбияләнгән һәм камилләшкән. Шуңа күрә аның иҗатына төрле халыкларның яшәү дәверендә тупланган акыл һәм аларның тормыш тәҗрибәсе дә монда чагылыш тапкан.
Тукай иҗаты чәчәк аткан вакыт милләтебез күгендә яшенле кара болытлар йөзгән чорда яктырып кояш чыгуны хәтерләтә. Аның иҗаты тәэсирендә бихисап шагыйрьләр, галимнәр, мәгърифәтчеләр, милли җанлы эшмәкәрләр, дипломатлар, сәясәтчеләр һәм башка сәләтле шәхесләр барлыкка килгән. Моны “татар ренессансы” дип атаганнар, ә шул чорларда җитлеккән шагыйрьләрне, язучыларны да “Тукай плеядасы” дип зурлаганнар.
Бу хакта Гариф Ахунов та:
“Тукай — безнең чишмә башыбыз, шигьри бөеклегебез. Ул үзе дә халкыбызның меңнәрчә еллык тарихыннан, рухи байлыгыннан безнең көрәш байрагыбыз булып яралган.
Җәлилләр, Такташлар һәм бүгенге көндәге классикларыбыз — алар Тукай чәчкән орлыклардан шытып чыккан токым!” — дип язган.
Монда шуны да белергә кирәк: “Тукай”, “Туки” атамалары бик тирәннән килә. Мәсәлән, Европа һәм Азия континентларындагы барлык илләрне яңа баштан корган бөек Атилланың берничә атамасы арасында “Тукай” дигән исем дә бар. Борынгы чыганакларда бу сүзгә тирән мәгънә салынган. Мәсәлән: төркиләрдә — ул “балкып торучы” мәгънәседә, фарсы телендә — галим, акыл иясе, фәлсәфәче, ә кытайларда, японнарда ул атама — иртәнге таң, көн тууны, матур яңа башлангычларны аңлата икән. Әлбәттә, бу матур сыйфатлар Габдулла Тукайга да бик тәңгәл туры килә.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
Просмотров: 335



Добавить комментарий