13-14 апрельдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары Самара тамашачысына язгы искиткеч бүләк ясадылар – ике спектакль куйдылар.
Татарстан башкаласыннан килгән артистлар — губерна татарлары өчен һәрвакыт көтеп алынган хөрмәтле кунаклар. Эстрада җырчылары белән без бик еш очрашып торабыз, ә менә татар театры сирәгрәк сөендерә. Шуңа күрә аларны аеруча түземсезлек белән, дулкынланып көтеп алабыз да инде.
Менә бу юлы да Самарага Камал театры Татарский театр имени Камала ТГАТ им.Г.Камала килә дигән хәбәр интернет челтәре һәм сарафан радиосы аша яшен тизлегендә таралды. Өстәвенә, яраткан артистларыбыз безне ике кич “Ситса туй” һәм “Көзге кайтаваз” спектакльләре белән сөендерәчәкләр. Нәтиҗәдә, апрельнең беренче атнасында билетлар сатылып беткән иде диярлек, анда-санда берничә билет калган, диделәр.
Спектакль буласы көнне шәһәребезнең драма театрына килеп керүгә, Самара халкының татарча театрны чыннан да бик сагынганы күренде. Тамаша башланырга әле бер сәгать булуына карамастан, фойе инде гөж килеп торды. Ә залга кергәч, шаккатым, хәтта балкон да туп-тулы иде. Тамашачылар арасында гаиләләре белән килүчеләрнең, яшьләрнең күп булуы аеруча куандырды. Аллаһыга шөкер! Ниһаять, халкыбыз милли мәдәниятебезгә таба борыла башлады бугай.
13 апрельдә Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” спектаклен карадык. Режиссер Айдар Җәббаров сәхнәләштергән пьесаны залда утырган парлар һәрберсе үзенчә аңлады, тамашачылар артистларда үзләрен таныдылар.
Язылышып, бер ел бергә гомер иткән парлар беренче гаилә бәйрәмен — Ситса туен билгеләп үтәләр. Казан артистлары тәкъдим иткән моңсу комедиядә дүрт яшь пар мисалында бергә тормыш корып яши башлаган гаиләләрдә килеп чыгучы төрле проблемалар һәм аларны чишү юлы күрсәтелә. Кызганычка, бөтен мәсьәләләр дә уңай хәл ителә алмый шул… Тамашачыларга геройлар белән бергә шикләр һәм ачышлар юлын узарга туры килде. Бер классик әйткәнчә: “Барлык бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез”. Менә Илгиз Зәйниев пьесасында да дүрт яшь пар Ситса туй көнендә көтмәгәндә аерылышу чигенә килеп җитәләр. Ни өчен яратучы кешеләр кинәт бер-берсен аңламый башлыйлар? Ни өчен тормыш вак-төякләре зур проблемаларга әвереләләр? Тамашачы, күз яшьләре аша көлә-көлә, гомер буе актуаль булып калачак мәсьәләләрне күзәтә.
Төп геройлардан тыш, сәхнәдә тагын “аң тавышы” һәм ЗАГС хезмәткәре Флера ханым бар. Ләйсән Рәхимова бу образларны искиткеч итеп гәүдәләндерде. Аның, гармунда уйнап, “Беренче мәхәббәт” җырын башкаруы исә тамашачыны тәмам таң калдырды. Әлеге җыры аша Рәхимованың герое яшьләргә тормыш асылын аңлатырга тырышты, ә залда утыручылар аңа кушылып җырладылар.
Җырларга килгәндә, бу музыкаль спектакль артистлар башкаруында яңгыраган танылган татар эстрада хитлары белән халыкны үзенә тагын да ныграк гашыйк итте. Кыскасы, супер булды! Өч сәгатьтән артык барган спектакльдән Самара тамашачысы арып түгел, ә күтәренке кәеф белән, артистларның сүзләрен кабатлап, көлешә-көлешә таралышты.
14 апрельдә күрсәтелгән “Көзге кайтаваз” комедиясе дә югары дәрәҗәдә үтте. Пьесаны Рөстәм Галиуллин язган, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Бер хөрмәтле профессорның татар филологиясенә бирелгән булуы, бөтен вакытын өзелеп яраткан профессор хатыны белән бергә фәнгә багышлавы турындагы хикәя бу. Аларның ике уллары була. Тик алар, башлары белән эшкә чумган әти-әнисенең тормыш тәмен татырга вакытлары бөтенләй калмаганын күрә торып, бу юлдан китмәскә булалар.
Спектакльдәге вакыйга исә түбәндәгедән башлана. Профессорлар гаиләсе турында репортаж ясарга телиләр. Һәм барлык киеренке мәсьәләләр аны төшерергә җыенганда ачыклана да инде. Биредә туган тел темасы кузгатыла. Кечкенә оныкларының әбисе белән бабасына татар телендә шигырь сөйләп бирә алмавы — бүгенге глобаль аянычлы проблеманы чагылдырган күренеш ул. Ә бу бала татарчаны каян белсен, ул көн-төн телефонда утыра һәм аны туган теленә берсе дә өйрәтми ич!
Аннары тагын бер мәсьәлә килеп чыга. Ижаудан журналист кыз профессорны үз әтисе дип белә, чөнки отчествосы Зөфәровна ич. Ә әнисенең аның турында сәеррәк итеп сөйләгәне, кайчандыр аларның шәһәренә килеп китүе турында әйткәне була. Тик менә дөреслекне ничек белергә соң, ковид белән чирләгәннән соң про-фессорның хәтере начарланган бит. Шулай да, геройлар шикләнүләр, гаилә суды һәм хакыйкатьне эзләү аша чынбарлыкны барыбер ачыклыйлар – журналист Зөфәрнең кызы түгел, ул хатынына тугры ир икән.
Ә туган тел темасына әйләнеп кайтсак, профессорның уллары татар телен әби-бабалары ярдәмендә үзләштергәннәр. Университеттан кайтып та кермәгән әти-әниләре аларны җәйге каникулларга авылга җибәрә торган булганнар. Ә бүгенге чынбарлыкта хәтта авылларда да әби-бабайлар телләрен вата-җимерә оныклары белән русча сөйләшәләр. Әйе, балаларның, яшьләрнең ана телләрен белмәве хәзер кискен мәсьәлә булып тора шул. Һәм монда кем гаепле дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, олылар! Спектакльдә бу проблемадан чыгу юлын таптылар да бит (Зөфәрнең кече улы абыйсының малаен татар теленә өйрәтә), ә чын тормышта нишләрбез соң? Кызганычка, кайберәүләр ана телеңне, мәдәниятеңне, үз тамырларыңны белүнең никадәр мөһим булуын олыгая төшкәч тә аңламыйлар бит… Артистларның осталыгы тамашачыны боларның барысының да әһәмияте турында уйланырга мәҗбүр итте, үз-үзеңә читтән карарга мөмкинлек бирде.
Шунысы да игътибарга лаек, залда башка милләт вәкилләре дә бар иде. Алар тамашаны колакчыннар аша тәрҗемә белән тыңладылар.
Милли менталитет, халыкчан юмор, актерларның осталыгы, тамашачыларның алар белән ихластан соклануы, сәхнәдә һәм залда җылы, күңелле атмосфера хөкем сөрүе көчле тәэсирләр калдырды. Ике спектакль барышында халыкның озакка сузылган алкышлары һәм “Браво!” дип кычкырулары тамашаларның нинди дәрәҗәдә узуын сүзсез дә яхшы аңлата, дип уйлыйм.
Галиәсгар Камал театрына олы рәхмәтләребез. Киләсе елда да сезне зарыгып көтеп торырбыз!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА, Залия БУЛГАРСКАЯ-ДИНМУХАМЕТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 447





Добавить комментарий