Рифкать Ризаэтдин улы Фәрзетдинов — Яңа Усман авылында яшәүче “Камышлы районының Мактаулы кешесе”, «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы”:
- “Бердәмлек» — татар халкы өчен көн саен эчә торган чишмә суы сыман дияр идем. Бу басма татар-мөселман халкының тормышын, гореф-гадәтләрен киң яктыртучы, тәрбия, әхлак турында даими язучы күпкырлы газета булуы белән аерылып тора. Аның аша без кардәшләребезнең тормышы, көнкүреше белән танышып торабыз.
Билгеле, безне иң элек үзебезнең Камышлы районы турында язылган мәкаләләр кызыксындыра. Мине бигрәк тә “Кеше язмышлары” рубрикасы астында чыккан язмалар дулкынландыра. Бабама нахакка “халык дошманы” дигән исем тагып, аның гаиләсендәге дүрт кечкенә сабыйны урамга куалап чыгаргач, авыл халкы землянка казып, аларны шунда урнаштырган һәм туңып үлүдән коткарып калган. Шундый мәкаләләрнең берсен — “Туганнарның табылган чагы” дип аталганын, журналист Нурсинә Хәкимова язып чыккан иде.
Шулай ук газетада Фәния Кәримова, Эльмира Шәвәлиева, Римма Нуретдинова, Фәния Гыйлаҗева кебек хәбәрчеләр дә бик матур итеп, килештереп яза беләләр.
Минем күршемдә Кәримә апа Вәлиева яши. Тиздән аңа 84 яшь тула инде. Ул “Бердәмлек” газетасына бер генә елны да язылмыйча калганы юк. Һәр санын барлап, берәмтекләп җыеп бара. “Кәримә апа, бу газеталарны нигә җыеп барасың, алар нәрсәсе белән сиңа ошый соң?” — дип сорагач: “Миңа барысы да ошый, бигрәк тә хәзерге яшь хәзрәтләрнең дөньяга карашлары, вәгазьләре ошый”, — дип җавап бирде ул. Өлкән яшьтәге зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр шулай дип әйтәләр икән, димәк, бу газетаның киләчәге бар, дигән сүз.
“Бердәмлек” битләрендә бераз чеметә торган язмалар да басылса, тагын да яхшырак булыр иде, дип уйлыйм. Безнең тормышта әлегә барысы да ал да гөл генә түгел бит. Күп кеше хәзер эш таба алмыйча аптырап, каңгырап йөри, ә бәяләр һаман үсә, җирләрнең чәчелмәве дә йөрәкне әрнетә.
Алга таба да яраткан газетабызга зур уңышлар, хәбәрчеләргә үткен каләм теләп калам.
Просмотров: 1269
Алай гына да тугел, ул эле авылыбызнын да,тобэгебезнен дэ ин акыллы,кешелекле акыл иясе( мудрец-аксакал) ! Ул- бер кире ягы да булмаган,ягъни гел унай яклардан гына торучы, хэрбер кешенен яхшы ягын гына курэ белуче ( барыбыз да шулай була алсак иде дэ бит) К Е Ш Е исеменэ лаек! Гомумэн ул корган гаилэ алдында баш иям ! ! !