Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән ел нәтиҗәләренә багышланган традицион әңгәмә була.
Әңгәмә 2013 елның икътисади нәтиҗәләренә, Россия икътисады үсешенә һәм аның алдындагы бурычларына, илдәге сәяси вәзгыятькә бәя бирүгә багышлана. Премьерга 5 телеканалның алып баручылары сораулар бирәчәк. Алар “Беренче канал”дан Ирада Зейналова, “ВГТРК” дан Сергей Брилев, “РЕН ТВ” дан Марианна Максимовская, “НТВ”дан Вадим Такменев һәм “Дождь” дан Михаил Зыгарь.
“Россия 1”, “Россия 24”, “Россия HD”, “Дождь” телеканалларында һәм “Вести FM” радиостанциясендә турыдан-туры трансляция тәкъдим ителәчәк. Әңгәмә 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
Просмотров: 1214