Набережночелнинский городской суд рассмотрел уголовное дело в отношении 57-летнего Рафиса Кашапова. Он признан виновным в совершении преступлений, предусмотренных ч. 2 ст. 280.1 УК РФ (публичные призывы к осуществлению действий, направленных на нарушение территориальной целостности Российской Федерации) и ч. 1 ст. 282 УК РФ (действия, направленные на возбуждение ненависти либо вражды по признаку национальности, принадлежности к какой-либо социальной группе, с использованием сети Интернет).
Яр Чаллы шәһәре суды, 57 яшьлек Рафис Кашаповка мөнәсәбәттә кузгатылган җинаять эшен караганнан соң, аны РФ Җинаять кодексының 280.1нче маддәсенең 2нче өлеше (РФнең территориаль бөтенлеген бозуга юнәлдерелгән гамәлләрне тормышка ашыруга ачык рәвештә өндәү) һәм 282нче маддәсенең 1нче өлешендә (Интернет челтәрен файдаланып, милли, билгеле бер социаль төркемгә карау билгеләре буенча низаг уятуга юнәлдерелгән гамәлләр) каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип тапты.
Судта шул ачыклана: теркәлмәгән “Татар иҗтимагый үзәге” иҗтимагый оешмасын җитәкләгән Кашапов 2014 ел дәвамында “ВКонтакте” социаль челтәрендәге интернет-битендә экспертлар нәтиҗәләре буенча Россиянең территориаль бөтенлеген бозуга һәм милләтара низаг уятуга юнәлдерелгән дип табылган мәглүмати материаллар урнаштырган.
Суд утырышы барышында Кашапов гаебен танымаган. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аны 3 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте. Моннан тыш, төп җәза срогын тутырганнан соң, Кашаповка 2 ел дәвамында социаль челтәрләрдән файдалану тыела.
Суд карары законлы көченә кермәгән, диелә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Белешмә өчен. Рафис Рафаил улы Кашапов 1958 елда туган. Ул республикада протест эшчәнлегенең экстремистик формалары белән билгеле санала, теркәлмәгән “Татар иҗтимагый үзәгенең Яр Чаллы бүлекчәсе” оешмасы лидеры булып тора.
Р.Кашапов гомумҗинаять һәм экстремистик маддәләр буенча берничә тапкыр хөкем ителде: “Урлау юлы белән дәүләт яки иҗтимагый милекне үзләштерү”, “Гражданлык бурычын үтәүче вазифаи затка яки гражданга янау яки аңа карата көч кулану”, “Җинаятьләр турында хәбәр итмәү”, “Нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү”.
1990 елларда ул чечен яшерен җинаять бандасы башлыгы Шамил Басаев белән тыгыз элемтәдә була. 2014 ел ахырында хокук саклау органнары тарафыннан Р.Кашаповның хокук бозу эшчәнлеге турындагы материаллар җыелып, процессуаль яктан рәсмиләштерелә. Ачыкланган очраклар буенча 2014 елның 27 декабрендә аңа карата РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсенең 1нче өлеше һәм 280.1нче маддәсенең 2нче өлеше буенча эш кузгатыла.
Просмотров: 2282



Рәфис Кәшаповны иреккә!