5 октябрь — Бөтендөнья укытучылар көне
Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр һәрвакыт укучының янәшәсендә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 3”Б” сыйныф укытучысы Айгөл Хәкимова да нәкъ шундыйлардан. Ул балаларыбызны укырга-язарга, санарга өйрәтүче генә түгел, аларның күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы да.
Бу сыйныфта 27 укучы белем ала. Һәркайсының үзенең соравы, борчуы. Ләкин укытучы апаларының барысына да акыллы киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер.
Айгөл Әсфир кызы безгә, укучыларының ата-аналарына да, нык таләпчән. “Сезнең белән тыгыз элемтәдә булганда гына, балаларны тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булачак”, — ди ул.
Сыйныф җитәкчебез безнең өчен тәҗрибәле остаз да, якын дус та булды. Кирәк вакытта киңәшләрен дә бирә, ярдәм кулы да суза, балаларыбызның һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиешлеген кисәтә. Класс җыелышларыннан башка, ата-аналарны төрле чараларда да актив катнашырга өнди ул.
Шундыйларның аеруча истә калганы — быелгы май азагында уздырылган “Бәхет була хезмәттә” дип аталган ачык дәрес булды.
Айгөл Хәкимова әзерләгән сценарий буенча чара бик матур Сабан туе күренеше белән башланып китте. Милли киемнәргә киенгән балалар бу дәрескә килгән ата-аналар, укытучылар алдында чыгыш ясап, бу бәйрәмнең элек-электән чәчү эшләре тәмамлангач үткәрелүе, анда игенчеләрне данлау турында сөйләделәр.
Аннан соң балалар төрле һөнәрләргә багышлап шигырьләр укыдылар, табышмаклар әйттеләр.
Алдан сөйләшенеп куелганча, без, ата-аналар да, балаларыбыз алдында чыгыш ясап, үзебез сайлаган һөнәрләр, аларның һәркайсы үзенчә әһәмиятле булуы турында сөйләдек. Соңрак барыбыз да чәй өстәле артына җыелып, фикер алышуларны дәвам иттек.
Төп максаты укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү, аларда хезмәткә ихтирам тәрбияләү булган бу чара күңелле үтеп, күңелләрдә бик матур тәэсир калдырды. Бу аралашу балалар өчен дә, безнең өчен дә файдалы булды. Яңа уку елында да укытучыбыз шушындый кызыклы очрашулар оештырыр, дип ышанабыз. Ә без, ата-аналар, һичшиксез, аңа ярдәм итәчәкбез.
Бүген Укытучылар көне алдыннан яраткан сыйныф җитәкчебез Айгөл Хәкимованы һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
3 “Б” сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән Римма ГӘРӘЕВА.
Просмотров: 1334