Бөек Ватан сугышы афәтен һәр гаилә кичергән: күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Сугыш тирән яра калдырып, йөрәкләргә әрнү салган.
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Шакир бабам Газизовка сугыш башланганда тугыз яшь кенә була әле. Тик ул илгә кара кайгы килгән бу көнне дә, әтисе Закир Газизов фронтка киткән көнне дә бик яхшы хәтерли.
Бу вакытта бабамның әнисе Гайшә йөрәге астында җиденче баласын йөртә торган була. Туганнары белән саубуллашканда Закир бабай: “Балаларны үзеңә генә тәрбияләргә кыен булыр инде”, — дип хатынын күкрәгенә коча.
- Бу каһәр төшкән сугыш гомер буе бармас әле, Аллаһы теләсә, исән-сау кайтырсың, бергәләп балаларны үстерербез, — дип аны тынычландырырга тырыша Гайшәсе.
Ике көннән, 1941 елның 26 июнендә Закир бабай Ульяновск янындагы Инза шәһәрендә була инде. Дүрт ай буена палаткалы лагерьда яшәп, сержантлар курсын тәмамлый ул, ә аннан соң фронтка, “Күпер төзүче аерым батальон”га җибәрелә.
Закир Газизов түзә алмаслык шартларда — бозлы суда, еш кына дошман артиллериясе уты астында күперләр сала. 1945 елның 21 мартында мина кыйпылчыгы эләгеп, ул нык яралана һәм госпитальдә авылдашы кулында җан бирә. Бөек Җиңүне дә, үзе сугышка киткәч, ике айдан туган кече улын да күрергә насыйп булмый аңа.
Сугыш елларында тылда калганнарга да җиңел булмый. Бөтен тормышны да биредә хатын-кызлар, картлар, балалар алып барган. Шакир бабам кырда сабанчы булып эшләгән. Ә хатын-кызлар кичләрен мәктәп бинасына җыелышып, фронтка җибәрергә оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр.
Барлык булган азык-төлекне фронтка җибәреп, авыл халкы үзе кычыткан, алабута кушып пешергән ипи, туңган бәрәңге ашаган. Алар ач-ялангач йөрсәләр дә, Бөек Җиңүне якынайту өчен бөтен көчләрен куйганнар.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Шакир бабамны кырчылык бригадасына бригадир итеп куялар. Ул лаеклы ялга чыкканга кадәр шушы вазифаны башкара, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Бабам күптән түгел, 84 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул шат күңелле, ярдәмчел кеше, безгә, оныкларына да, еш кына үзенең хатирәләрен сөйли иде. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган өч йөз авылдашы истәлегенә авыл уртасында куелган һәйкәл янына да Шакир бабабыз белән бергә барырга ярата идек. Анда Закир бабабызның һәм аның ике абыйсының исемнәре дә уеп язылган.
Мин бүгенге матур тормышыбыз өчен гомерләрен жәлләмәгән шушы батыр туганнарым һәм шулай ук Шакир бабам белән горурланам һәм аларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Регина ГАЗИЗОВ,
Самара “Яктылык” татар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Просмотров: 1840