Сөйләшмәсәң, сүз чыкмас…

Залда күбрәк олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар булды.

Залда күбрәк олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар булды.

Күптән түгел Самараның Җәмигъ мәчетендә «Мөсел­маннар хәзерге дөньяда» дип аталган яшьләр форумы үт­кәрелде. Аны Самара өл­кәсе губернаторы администра­ция­се ярдәмендә өлкә мөсел­ман­нарының региональ Диния нәзарәте оештырган иде. Форумның төп максаты итеп оештыручылар буыннан-буын­га күчеп килгән традицион исламның рухи байлыгын сак­лап, аны бүгенге һәм килә­чәк буыннарга тапшыру мәсьә­ләләрен билгеләгәннәр.

Җыелучыларны — хакимият органнары, иҗтимагый оеш­малар вәкилләрен, мәд­рә­сә шәкертләрен өлкә адми­нистрациясенең җәмә­гать­че­лек фикерен өйрәнү депар­таментының милли һәм конфес­сиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, өлкә мөселманнарының регио­наль Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сәламләделәр.

Дөньяда Аль-Каида, ИГИЛ кебек байтак кына шикле оешмалар барлыкка килде. Аларның эшчәнлеген һичкем контрольдә тота алмый. Шуңа күрә, бөтен дөнья буенча террорчылык актлары дәвам итә. 2001нче елның 11 сентябрендә АКШта Аль-Каида оештырган террорчылык гамәлендә өч мең биш йөз кешенең гомере өзелгән иде. Күптән түгел Мисырдан Санкт-Петербургка юнәлгән очкыч та шартлатылып, Россиянең 224 кешесе һәлак булды. Һәм мондый хәлләр еш булып тора.

Форумда Уфа ислам университеты проректоры, профессор Ринат Кәлимуллин толерантлык, мәрхәмәтлелек, сабырлык кебек сыйфатлар турында юкка гына сөйләмәгәндер.

Мөселман кешесен террорчылыкка нәрсә этәрә соң? Кеше үтерү кебек явыз гамәлнең кемгә кирәге бар? Бу темага Казан ислам университетының теология факультеты деканы Сәет Дамир Шаһавиев тукталды. Аның әйтүенчә, заманында гарәп журналисты — язучы Сәеткул Корьәнгә таянып язган бер тәфсирендә дүрт төрле аңлатма биргән булган. Анда: “Һәр мөселман кешесе ислам дәүләтендә яшәргә тиеш, шул очракта гына ул шәригать законнарына буйсынып яши ала. Мондый дәүләт хәлифәт дип аталырга тиеш”, — диелгән. Һәм бу аңлатмаларны бик күп ислам төркемнәре хәзер үзләренә өлге итеп алганнар. ИГИЛ төркеме исә террорчылыкка таянып, моны тормышка ашырмакчы.

Агымдагы елның ноябрендә Парижда булган террордан соң Россиянең Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм җирле парламент җитәкчеләре шушы гамәлгә каршы җыелыш үткәрделәр. Анда Татарстан пар­ламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады.

- Хәзер нинди генә радикаль ислам төркемнәре юк! Моннан берничә ел элек Казанда да Татарстан мөфтиенә һәм аның фикердәшенә һөҗүм ясалды. Бу фаҗигада мөфти каты җәрәхәтләнде, ә аның фикердәше, ислам белгече, һәлак булды. Мондый хәлләр киләчәктә дә килеп чыкмасын өчен Якын Көнчыгыш, Урта Азия илләреннән мәкерле ра­дикалларны Россиягә керт­мәскә, моның өчен барысын да эш­ләргә кирәк, — диде ул.

Уфа галиме Ринат КӘЛИ­МУЛЛИН чыгышы.

Уфа галиме Ринат КӘЛИ­МУЛЛИН чыгышы.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров ИГИЛ террорчыла­рын “шайтан” дип атады, чөнки алар ислам динен кимсетүче­ләр, турыдан-туры аңа каршы баручылар. Радикаль оеш­маларның ислам диненә бернинди бәйләнешләре булмавы турында Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән форумда да сүз барды.

- Бу оешмаларны конт­роль астына алырга, аларны хөкемгә тарту, юк итү юлларын эзләргә, — диде чыгышында Самара өлкә эчке эшләр министрлыгының полиция подполковнигы Алексей Михайлов.

Залдан аңа сораулар бирүчеләр дә булды:

- Радикаль төркемнәр психотроп матдәләр кулланалармы?

- Әлегә юк, — дип җавап бирде Алексей Николаевич.

Ә менә: “Самара төбәген­нән “игил”чылар рәтендә ничә кеше бар?” — дигән сорауга ул төгәл җавап кайтармады, бары тик: “Алар төрле милләт кешеләреннән тора”, — дип кенә әйтә алды.

Җәмигъ мәчетендә яшьләр эшләре белән җитәкчелек итүче Радик Газизов әйтүенчә, форумда барлыгы 350 кеше катнашты. Шуларның алтмышы “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, 30лап мәдрәсә шәкертләре, ә калганнары — урта һәм өлкән яшь­тәге апалар-абыйлар, әби-бабайлар иде.

Киләчәктә шундый мөһим проблемалар күтәрелгән чараларга өлкәнең башка шәһәр­ләреннән дә, татар авылларыннан да яшьләр килсә, яхшы булыр иде. Бу очрашу башлыча яшьләр өчен оештырылган иде бит. Үз фикере булмаган, күп очракта традицион исламны радикаль исламнан аера белмәгән яшьләрне ИГИЛ кебек оешмаларга тарту күпкә җиңелрәк. Шуңа да форумда: “Яшьләрне тәрбияләгәндә ислам динен дөрес аңлатуны максат итеп куярга кирәк”, — дигән фикерләр яңгырады.

- Чын мөселман башка милләт, дин кешесенә зыян китерми. Күптән түгел Мәс­кәүдәге Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да: “Исламны терроризм белән бутарга кирәкми”, — дип әйткән иде». — дип сөйләде Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

Бу форумны яктырткан Пох­вистнево районы теле­ви­дениесендә Самара өлкә­сендә дә радикаль исламның баш күтәрергә маташуы турында сөйләгәннәр.

Шулай, 2013 елда, Гали авы­лына читтән килеп урнашкан берничә мөселман гаиләсе әгъ­заларының кыяфәтләре, сөй­ләшүе авыл халкында шик тудыра.

- Ир-атларының сакал-мыек үстерүләре бер хәл. Алар без­нең традицион исламга каршы килеп, яшьләребезне хөкүмәткә каршы котырта башладылар. Ә без илебез белән дә, президентыбыз бе­лән дә канәгать. Шуңа да бу кешеләрдән тизрәк котылу юлларын эзләдек, төрле җирләргә хатлар язып, аларны авылыбыздан китәргә мәҗбүр иттек, — дип сөйли Минтаһир хәзрәт Сыйраҗев.

Ярый ла Гали авылында ислам динен яхшы белүче, гыйлемле кешеләр яши. Вакытында чаң сукканнар. Шундый хәлләр башка урыннарда да булмасын өчен, балаларга дөрес тәрбия бирергә, проблемаларны уртага салып сөйләшергә кирәк. Яшьләребез дә активрак булып, бу чараларда катнашсалар иде. Күп очракта проб­лемалар сөйләшмәгәнгә, ва­кытында дөрес фикерләр әйтел­мәгәнгә күрә хәл ителми кала. “Сөйләшмәсәң, сүз чыкмас, чапмасаң йомычка очмас”, — дип татар халкы юкка гына әйтмидер.

Бу мөһим чараны үткәрү турында үземнең фикеремне дә әйтәсем килә. Сүз дә юк, бу бик тә кирәк нәрсә. Тик ашык-пошык, төпле әзерлексез, очраклы кешеләр катнашында мондый “форумнар” (исеме шәп яңгыраса да, җисеменә туры килеп бетми кебек) үткәреп кенә, яшьләребездә традицион исламны тәрбияләп булырмы икән? Алга таба бу юнәлештә эш алып барганда ныклап әзер­ләнеп эшләсәк хәерлерәк булмас микән?

Исхак АПАНАЕВ.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Духовно-нравственное воспитание современной молодежи

* * *

В Самаре прошел форум мусульманской молодежи (ВИДЕО)

Просмотров: 1387

Комментирование запрещено