Самарадан Казанга кадәр “Арт-күпер” салынды

1Петр Алабин исемендәге тарихны һәм крайны өйрәнү өлкә музеенда 3 декабрь кичендә “Арт-мост-2015. Казанның 10 рәссамы. Без төрлеләр…” дип аталган күргәзмә ачылды.

Самара өлкәсенең мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткә­релүче бу күргәзмәгә Нико­лай Индюхов, Марат Гобәйдуллин, Ирина Антонова, Анна Федорова, Андрей Шкипер, Елена Волкова, Лариса Евграфова, Виктор Тимофеев, Рөстәм Салихов һәм Александр Лопаткин кебек Казан рәссамнарының картиналары куелган иде.

Күргәзмәне ачу тантанасына Казаннан рәссам Виктор Тимофеев, “Арт-мост” проектының Казандагы партнеры, сәнгать белгече Динә Әхмәтова һәм күргәзмәнең кураторы Рая Сардаева килгәннәр иде. Алар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хәкимият органнары вәкилләре, танылган Самара эшкуарлары, рәссамнары һәм башка мөхтәрәм кунаклар белән бергә картиналар экспозициясе буйлап сәяхәт кылдылар.

Мәсәлән, милләттәшебез Ма­рат Гобәйдуллинның күргәз­мәгә куелган рәсемнәре күбрәк классик реализм ысулы буенча иҗат ителгәннәр. Ул үзе бу көнне Самарада булса да, күр­гәзмәне ачу тантанасында катнашырга өлгермәде. Ә аның “Чүл­мәкләрдә утлы чәчәкләр”, “Идел ярында көймәләр тукталышы” кебек рәсемнәре тама­ша­чыларда зур кызыксыну уятты.

1997 елда Казанда сәнгать училищесын, 2005 елда Санкт-Петербургта Барон Штиглиц исе­мендәге сәнгать-сәнәгать ака­демиясен тәмамлаган рәс­сам 1998 елдан бирле төрле күргәзмәләрдә уңышлы катна­шып килә. Аның шәхсән күр­гәз­мәләре Казанда гына түгел, Санкт-Петербургта да, Гер­ма­ниянең Дрезден, Голлан­дия­нең Амстердам шәһәрлә­рен­дә дә зур уңыш белән үткәр­елгәннәр.

Ә менә икенче милләт­тәшебез Рөстәм Салихов бөтенләй башка алымнар бе­лән иҗат итүче рәссам. Ул 1980 еллар башында үзен агач кисү буенча һөнәрмәнд буларак таныткан. Ә инде 1990 елларда ул станокта башкарылган рәсем сәнгате һәм графика белән нык­лап шөгыльләнә башлаган һәм соңгы вакытларда рус авангарды һәм Европа модернизмы сәнгатен чагылдыручы күп әсәрләр иҗат иткән.

Николай Индюховның рә­семнәрендә исә күбрәк табигать күренешләре тасвирлана. СССР рәссамнары бер­леге әгъзасы, Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган сән­гать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006 ел) иҗат иткән рәсемнәрне караганда сокланмый мөмкин түгел.

Виктор Тимофеев, Анна Федорова, Ирина Антонова, Александр Лопаткин иҗат иткән рәсемнәр күбрәк яңача ысулларга — модернизмга һәм символизмга тартым.

Аларның һәм башка рәссам­нарның барысының да үз йөзе, үз фәлсәфәсе булуы әллә кайдан күренеп, сизелеп тора.

Рәссам Марат Гобәйдуллин.

Рәссам Виктор Тимофеев.

Рәссам Виктор ТИМОФЕЕВ һәм аның символизм ысулында ясалган бер рәсеме.

Рәссам Виктор ТИМОФЕЕВның символизм ысулында ясалган бер рәсеме.

Рәссам Марат Гобәйдуллинның “Идел ярындагы көймәләр тукталышы”

Рәссам Марат Гобәйдуллинның “Идел ярындагы көймәләр тукталышы”.

Рәссам Марат Гобәйдуллин.

Рәссам Марат Гобәйдуллин.

Күргәзмәне ачу тантанасында Виктор Тимофеев бу турыда:

- Биредә без нәрсә күрәбез? Минемчә, безнең арада күпер салынды. Һәм анда барыбыз да яктылык, төс, форма һәм башка иҗади эшләребез һәм идеяларыбыз белән чагылыш табабыз. Сез — безнең, ә без сезнең янга килдек”, — дип үзенең фикерен белдерде.

Казан рәссамнары күргәз­мәсе Самарада 4 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр эшләячәк.

- Барыгызны да бу кызыклы күргәзмәне карарга чакырабыз, — диде безнең хәбәрчебез белән сөйләшү вакытында “Арт-мост-2015” күргәзмәсенең матбугат хезмәткәре Татьяна ханым Иванова.

Аның контакт телефоны: 8-927-011-03-75.

Рәфыйк НУРИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1586

Комментирование запрещено