Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: «Хәзер күпләребезнең йөрәгендәге милли горурлык сүнгән, үлгән»

Шириязданов-273x300

«Сәлам» газетасының баш мөхәррире, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

АЧЫК ХАТ

Хәзер саф татар авылларының урамнарында да балалар рус телендә сөйләшеп йөриләр. Мәктәпләрендә дә русча аралашалар. Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә дә – шул ук хәл. Мәчетләрдәге вәгазьләр дә күбесенчә рус телендә сөйләнә. Телебез гүзәллеге, аның әһәмияте турындагы үтемле чаралар сирәк үткәрелә.

Тел һәм милләт турында немец галиме Иоган Готфрид Гердер: «Һәр халыкның үзаңы, холкы аның
телендә формалаша. Гыйлемлеге, тәрбиялелеге һәм үзкыйммәте дә аның телендә ачык күренә. Тел – һәр этносның мәдәни дәрәҗәсен үстерүче, халыкны берләштерүче илаһи чара», – дигән.

Д.К. Ушинский: «Тел – ул һәр халыкның, милләтнең яшәү нигезе, аны үстерүче рухи хәзинә. Тел – ул халыкның рухи дөньясының күрсәткече. Туган телеңдә аралашу – ул зур бәхет. Үзеңнең туган телеңне белү – һәркемнең изге бурычы», – дигән.

Татар теле – борынгы заманнардан бирле камилләшеп килгән һәм озын эволюция юлы үткән тел. Ул әле югалып калган телләрдән дә үзенә кыйммәтле өстәмәләр туплап калган. Болар – һуннар, угызлар, бөҗәнәкләр, кыпчаклар һәм башкалар.

Татар теле йомшак, ягымлы, матур һәм җырлап тора. Ул борынгы төркиләрнең моннан дүрт мең ярым ел элек кулланышта булган сәгъди теле нигезендә формалаша. Бу тел инде югалган. Сәгъди язуы рун һәм үзеннән соң барлыкка килгән башка телләрнең һәм язмаларның да чишмә башында торган.

Татар теле – һәрьяклап югары үсеш алган төрки тел. Ул – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип танылган ундүрт телләрнең берсе. Ул – халыкның гасырлар буена туплаган рухи тәҗрибәсен саклаучы һәм яшь буынга белем, тәрбия бирү өчен иң көчле, мәшһүр педагог. Туган тел – милли мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Ул – милләт нигезе. Кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Ул – акыл, белем һәм тормыш тәҗрибәсе туплауга, дөньяны танып-белү юлында иң ышанычлы ярдәмче. Шуңа да аны: «Туган тел», – дип зурлыйлар.

Яшь баланың туган телендә сөйләшүе – ул гүзәл күренеш. Ә аны белмәве, чит-ят телдә сөйләшүе – авыр күренеш. Бу кимчелек кенә дә түгел, ул – мәхрүмлек. Тел – ул тере организм. Сакласаң, кадерләп тәрбияләсәң – үсә, камилләшә. Сакламасаң – үлә, югала. Татар теленә элгәредән көчле басым һәм һөҗүм ясап килгәннәр. Аны югалтып, халкыбызны, милләтебезне юк итәргә тырышканнар. «Телен саклаган – башын саклаган», – дигән акыллы әйтем бар. Ата-бабаларыбыз ана телен һәм динен җаннарыннан да ныграк кадерләп, саклап килгәннәр.

Равил Фәйзуллин:

«Окопларда, төрмәләрдә
Атылса да, асылса да,
Үз рухын җуймаган ул,
Гильотина астында да
Яшәү җырын җырлаган ул!» –
дип яза туган телебез турында.

Кызганыч ки, татар теленә әле бүген дә ул басым һәм һөҗүм дәвам итә. Бу эш астыртын, явыз рәвештә һәм аталап эшләнә. Моңа глобализация шаукымы да көчле этәргеч бирә. Хәзер саф татар
авылларының урамнарында да балалар рус телендә сөйләшеп йөриләр. Мәктәпләрендә дә русча аралашалар. Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә дә – шул ук хәл. Мәчетләрдәге вәгазьләр дә күбесенчә рус телендә сөйләнә. Телебез гүзәллеге, аның әһәмияте турындагы үтемле чаралар сирәк үткәрелә.

Кызык, фин татарлары, 600 йөз генә кешелек җәмгыять булсалар да, телне саклап киләләр. Менә быелгы Булгар җыенына зур бер төркем булып Кытай татарлары үзләренең милли хисләрен баетырга килгәннәр иде. Алар саф татар телендә сөйләшәләр. Кайда һәм ничек саклыйлар соң алар үз телләрен? Әлбәттә, гаиләдә, татар җәмгыятендә. Ә безнең гаиләләрдә, татар җәмгыятендә туган телебезгә хөрмәт юк дәрәҗәсендә. Тел саклаучы ата-бабаларыбыз рухы, изелеп, таптала.

Телебезгә каршы көчле хәрәкәт бара – аны саклау өчен тагын да күбрәк көч түгәргә кирәк ләбаса! Юк шул, хәзер күпләребезнең йөрәгендәге милли горурлык сүнгән, үлгән. Ә балаларыбызның, оныкларыбызның күңелендә ул әле тумаган, һәм аны тудырырга омтылыш та юк. Гаиләләребездә туган телгә, милли хисләргә бөтенләй урын тар.

Бүгенге көндә алдыбыздагы иң зур бурычларның берсе – милләтнең нигезе булган телне саклау һәм киләчәктә дә аларны сакларга сәләтле алмашчылар әзерләү. Туган телебезнең бар булган бәрәкәтен, гүзәллеген, аның әһәмиятен йөрәгебез белән тоеп, аны саклау өчен барыбыз да көчле көрәш алып барсак кына, ул сакланачак.

Бу – бик зур проблема. Аны аерым кешеләр һәм аерым төркемнәр генә булдыра алмый. Моны һәр татар гаиләсе үзенең изге бурычы итеп кабул итәргә тиеш. Туган тел – зиһен байлыгы. Аны белмәгән кеше шул байлыктан мәхрүм була. Һәрберебез моны аңласак иде.

Тел турында күп матур сүзләр сөйләнә, күп кайгыртучанлык күрсәтелә һәм күп акыллы фикерләр әйтелә. Тик ул торган саен һаман да югалуга таба бара. Халкыбыз үзенең битарафлыгы, аны санламавы һәм кадерен белмәве белән үзенең туган телен югалта. Тел югалу – ул милли хисләребез сүнүе һәм рухыбыз сүрелүе нәтиҗәсе.

Рус теле экспансиясе, татар телен югалтуга, чын тарихны бозуга, милләтне изүгә, кимсетүгә корылган сәясәт үз эшен эшләде һәм эшли. Телебезнең ярты-портылыгы безнең русча фикер йөртүдән килә. Үзара татарча сөйләшкәндә дә без русчадан тәрҗемә итеп, фикерләп сөйлибез бит. Аптырагач, бөтенләй русчага күчәбез, чөнки милли үзаңыбыз аның белән бастырылып имгәтелгән.

Бөек Тукай әйткәнчә, тел тәрбиясе әнкәйләрнең бишек җырлары, әбекәйләрнең хикәяләр сөйләве белән бирелә. Аларның кеше тәрбиясенә лицензиясе, махсус тәрбия буенча белеме булмаса да, алар кеше тәрбиясенә ышанычлы нигез салганнар. Аларның тәрбия программасы дин һәм әхлак булган. Мәктәптә, төрле уку йортларында шуңа өстәмә генә бирелгән.

Әлбәттә, тел югалу – ул коточкыч фаҗига. Бабаларыбыз изелеп, чиксез авырлыклар эчендә гасырлар буена яшәсәләр дә, үз телен кадерләп саклаганнар, чөнки аларның рухлары, гаилә традицияләре көчле булган.

Кызганыч ки, әлегә кадәр: «Диндә милләт юк», – дигән фикерне алга сөреп килделәр. Әлбәттә, мондый фикерләр дингә дә нык зыян китерде. Чит идеологияләр керүгә юл ачты. Бүген безгә телне саклауда борынгы бабаларыбыз үрнәген күзалларга кирәк. Алар үз телен, динен саклау өчен сөргеннәргә, үлемгә барганнар. Телне тик шулай, аяусыз көрәшеп кенә, саклап була шул. Ә без шулай булдыра алабызмы? Үзебезгә мирас итеп бирелгән милли һәм рухи хәзинәләребезне сакларга куәтебез һәм акылыбыз җитәрлекме?!

«Сәлам» газетасының баш мөхәррире, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Кәмил улы НАДИРОВ: «Авыл капкасыннан чыккач, татар теле кемгә дә кирәкми», — дип ялгышучы әти-әниләр балаларына карата начарлык эшлиләр, хыянәт итәләр

* * *

Cәгыйдә НУРУЛЛИНА: «Туган телебезне саклыйк!»

Просмотров: 1736

2 комментариев

  1. фарит абый, бармагына чукеч белен суккан хер кеше татарча оста сойли) башлый

  2. Фәрит абыйның фикерләре чын күңелдән әйтелгән, Без бит ана телебезне саклап калу гына түгел, аны устерү өчен дә тырышырга кирәк. Татар телен, ана телебезне саклап калырга кирәкме дигән сорауга бер-ике мисал китереп китәргә булдым.
    Испания, Португалия, Англия тарафыннан басып алынгач, Американың җирле халкы, индеецлар, үз телләреннән, гореф-гадәтләреннән, диннәреннән ваз кичкәч кенә үз җирләрендә кол дәрәҗәсендә калганнар.
    Индия, Кытай халкы, Англия һәм башка илләр басып алуга карамастан, үз телләреннән, гөреф-гадәтләреннән һәм диннәреннән аерылмаганнар. Алар бүген дә үсеп киләче илләр.
    1948 елда кечкенә генә Яһүд иле (Израил) барлыкка килә, һәм шушы 65 ел дәверендә алдынгы бер илгә әверелде. Йөзләгән еллар буе илсез, җирсез халык телен, гореф-гадәтен, динен саклап калган. Бүгенгесе көндә Яһүд халкының тарихын бөтен донья халкы белә. Кечкенә генә Израил зур илләр белән чүгәләмичә, туры баскан килеш мөнәсәбәт алып бара.
    Телебезне югалткан вакытта халыкта рухи байлык, мирас, зирәклек, миһербанлык югала. Халык алга барырга көч, кыюлык таба алмас кебек. Бүгенгесе көндә Татарстан бар, әле татар җанлы халык бар. Менә шуларга таянып, башка халыклар белән , артта калмыйча, яшәргә кирәк татар халкына.