Татарның иң явыз дошманы – татар… Тарихчы-галим, КФУдагы Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев әнә шундый фикер әйткән иде. Аяз Гыйләҗевнең “Сайланма әсәрләр”енә кергән хатларны укыганнан соң да шундый фикергә килергә мөмкин. Әлеге гыйбарә юкка чыксын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Әңгәмәдә без әнә шул сорауга җавап эзләдек.
– Талантлы шәхесләрнең балаларыннан, миңа әти игътибары җитмәде, дигәнне дә ишеткән бар. Аяз Гыйләҗев нинди әти иде?
– Аяз Гыйләҗев минем өчен язучы гына түгел иде. Ул – беренче чиратта әти, һәркөн минем белән булган кеше. Иртә белән уянгач, аның белән күрешәм, кич белән йоклап киткәндә янымда була иде. Икенчедән, ул – минем остаз, тормышымда иң тирән эз калдырган кеше. Аның янәшәдә булуы үзенә күрә бер мәктәп, нигез булды. Ул булмаса, мин мондый булмас, бу дәрәҗәләргә ирешә алмас, татар булып та калмас идем. Һәрхәлдә, татарга карашым мондый булмас иде. Әти бик иртә уяна һәм машинкада баса башлый иде.
Энем Мансурның бер әңгәмәдә, без әтинең машинкада баскан тавышына уянып китә идек, дигәне бар. Чыннан да шулай була иде. Язу машинкасы безне гел үзенә тартып торды, тиздән без дә аның җаена төшендек. 12-13 яшьләремдә мин дә машинкада баса идем инде. Әти бик кызу темп белән эшли, күрәсең, эш өстәле янына утырганчы фикере формалашып беткән була. Мин әтинең уйга чумып йөргәнен хәтерлим. Бакчада җир казыймы, балыктамы, өйдә берәр эш башкарамы – куллары эшләсә дә, уйлары белән дөнья мәшәкатьләреннән читтә иде. Язын, җәен язу эшен иҗат йортларында дәвам итә, Мәскәү янындагы Переделкиноны бик ярата иде. Әмма нинди генә язучы булса да, ул барыннан да бигрәк әти иде. Шулай булмаса, без тормышта үз урыныбызны таба алмаган булыр идек. Әтине бик сагынам, киңәш сорыйсы килгән чакларым була.
– Искәндәр абый, гаиләдә татарлыкны ничек саклап калырга икән?
– Татар телен саклап калу бик гади, монда бернинди рецепт та юк. Үзебез татарча сөйләшсәк тә, балалар русчаны гына белә дигән кешеләрне аңламыйм. Татар баласының татар булып җитешүе бик табигый бит инде ул. Безнең гаиләдә ул шулай булды да. Өйдә татарча сөйләшәбез, урамда русча. Моңа карап татарчабыз онытылмады, русчабыз ким булмады. Минем гаиләдә дә шулай. Кызларым русча да, татарча да камил сөйләшә, оныкларым да шулай үсә. Гаиләдә татарча сөйләштерә алмыйсың икән инде, димәк, дәрәҗәң юк, абруең җитми. Әти-әни вакытларын үзләре өчен генә тотса, аралашу, кызыксыну булмаса, балалар туган телдән бизә.
– Аяз абый олпатлыгының тамыры кайларга барып тоташа?
– Әти авылда туып үскән. Аларның нәселе авылда да аерылып торган. Әнисе ягыннан Сөләйман бабай сәер кеше булган: телләр белгән, аның бу шөгылен аңламаганнар, нигә кирәк ул дип шаккатканнар. Бабай күп итеп китаплар укыган, агачлар утырткан. Каргалар күчендәге күгәрчен кебек аерылып торганга, аңа “мимеч” (немец) дигән кушамат такканнар. Хәзер авылларда әнә шундый аерылып торган кешеләр бик сирәк. Заманында бик күп иде алар, остазым, галим Миркасыйм абый Госманов белән авылларга экспедициягә чыккач, шундый энтузиастларны шактый очрата идек. Алар йөзләгән газета-журнал алдыра, китаплар җыя, авыл тарихын өйрәнә, яза-сыза…
Хәзер исә авыл “күгәрчен”нәрне тәрбияләми. Тел, мәдәният анда күбрәк инерция буенча сакланып кала. Авылны сакларга кирәк, диләр. Әлбәттә, шулай! Ләкин авылдан шәһәргә күчеп килгән кеше күп очракта татар теленең иң явыз дошманы булып китә. Ни өчен шулай? Чөнки ул шәһәрдә кимсетелгән хәлдә яши башлый, һәрхәлдә, рус телен белмәү яки начар белү аркасында үзен кимсетелгән итеп хис итә. Шуңа күрә баласын русча тәрбияләүгә керешә. Менә шуңа күрә авылны саклыйбыз дип ялгыш адым ясамыйбызмы икән? Авылны саклау максатын без берьяклы гына аңлыйбыз түгелме?.. Минемчә, авылны тәрбияләргә, шәһәрдә дә татар мохитен үстерергә кирәк.
– Авылны тәрбияләргә кирәк дисез, халыкны… Бу эшне кем башкарырга тиеш соң?
– Интеллектуаллар, ягъни фикер ияләре. Мин монда язучыларны гына күз уңында тотмыйм. Тәрбия эшенә сәясәтчеләр дә, галимнәр дә кушыла. Интеллектуаллар, гадәттә, менә мин сезне тәрбиялим, дип шапырынмый, үз үрнәгендә, фикере белән, сиздерми генә халыкка аң-белем бирә. Ә хәзер бу эш бик аз башкарыла. Без барыбыз да дөнья куабыз.
– Дөнья куып югалтулар ни дәрәҗәгә җиткән?
– Югалтулар зур. Безгә һәрвакыттагыча практик булуыбыз комачаулый. Татарга хыялыйлык, хис җитми. Тормышка тиз ияләшәбез, рус тормышы икән – аларча яши башлыйбыз. Балаларыбыз русча сөйләшкәндә, и ярар инде, хәерлегә булсын, мин Казанга килгәндә бер авыз русча белми идем, җәфаландым, ичмасам, балалар русча белсен дип, җитешсезлекләргә күз йомабыз, үзебезне ихтирам итмибез, тарихыбызны, мәдәниятебезне белмибез. Үзебезне күрсәтә алмыйбыз, сугыш кына булмасын дигән мескен карашка буйсынганбыз. Безнең горурлыгыбыз бетте.
Мин Германия архивларында Беренче, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар әсирләренең тормышын өйрәнәм. Шунысы сокландыра: ул вакытта татар әсирлектә дә татар булып калган, горурлыгын югалтмаган. Бездә сугышка караш үзгәрә, мине әнә шул борчый. Сугыш мифка әйләнеп бара, аны каһарманлаштыру, мактау китте. Сугышны искә алу – шоуга әйләнде. Балаларны хәрби киемдә парадка алып чыгу – дөрес гамәл түгел. Киресенчә эшләргә, яратмагыз сугышны, кабул итә, булдыра күрмәгез, дип әйтергә кирәк юкса… Ләкин тарихның бер үзенчәлеге бар: ул җай гына бара-бара да кинәт кенә икенче ягы белән борылып куя.
– Без хәзер әнә шундый үзгәреш алдындамы?
– Бүген мин яшь буынның яңа татар мәдәниятен тудыруын зур кызыксыну белән күзәтәм. Игътибар итегез: болар – шәһәр балалары, авылныкылар түгел. Ниндидер яңа татар субкультурасы туып килә дияр идем. Мин аны үзем дә тулысынча аңлап бетермим. Ләкин ул – яңа татар мәдәнияте, һәм аның яшәргә хакы бар. Аны беркем дә махсус оештырмады, ул үзеннән-үзе яралып килә, авырлыкларга тарый, чыгу юллары эзли, тырыша-тырмаша, хаталана, җитешсезлекләрен төзәтергә омтыла. Мин аның булуына сөенәм.
Дөньяда глобальләшү бара, дибез, 10-15 ел элек, Европада фәкать инглиз теле кала, дигән сүзләр йөрде. Баксаң, хәзер процесс кире якка китте.
Европада миллилек калкып чыкты, милли телләр, диалектлар яңадан кулланылышка кайтты. Димәк, тарихның ниндидер үз эчке закончалыклары бар. Минем уйлавымча, татар милләте дә шундый үзгәрешләр кичерәчәк. Ниндидер бер процент татарлыктан китәчәк. Урыс әйтмешли, чурт с ним, китсеннәр. Хәзер татарны 6-7 миллион дип мактанабыз. Калсын 2-3 миллион, ләкин алар чын татар булсын. Ә Чулпан Хамматова кебекләр – руслашкан, динен алмаштырганнар китсеннәр. Мин аларны гаепләмим дә, алар татар булып тумаган. Табигатьтә мимикрия дигән төшенчә бар. Ул төс алмаштыру, яраклашуны аңлата. Менә болар – яраклашучылар, практичныйлар инде. Татарның хыялыйлары, тормышка өстәнрәк караучылары да җитәрлек аның.
– Аяз абыйның тулы бер чорны күзалларга мөмкинлек биргән хатларын, заманында кыскартылган әсәрләрен тулаем бастыру идеясе ничек туды?
– Әти вафатыннан соң әни, берегез белән дә яшәмим, үземне Аяз турындагы хәтерне саклауга, иҗатын, шәхесен пропагандалауга багышлыйм, диде. Бүген дә ул шуның белән яши, нәтиҗәдә Аяз Гыйләҗев иҗаты белән кызыксынучылар артканнан-арта. Тәрҗемәче-галим Фатих Кутлу “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән” әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итте, алар төрки дөньяда бик зур яңгыраш таптылар, кабат-кабат басылып чыктылар, төрки галимнәр бу әсәрләрне бик югары бәяләделәр. Әни өчен галимә Миләүшә Хәбетдинова да зур табыш, хәзинә булды. Алар әни белән таныштылар да, үзенә күрә бер кечкенә генә коллектив оешты. Бер яктан – әни, аның теләге, бурычы, икенче яктан Миләүшәнең тырышлыгы, белеме, фәнни яктан әзерлеге нәтиҗәсендә “Сайланма әсәрләр” дөнья күрде.
Әти хатларын бик кызык яза иде. Мөгаен, башка бер генә язучы да хатларын ике нөсхәдә язып, берсен үзе өчен җыеп бармагандыр. Әтинең хатлары – үзе бер дөнья ул. Анда билгеле бер чорның көндәлек тормышы тасвирлана. Аларда – конкрет фактларга язучы карашы. Әтинең хатларын кайбер очракларда кешегә күрсәтергә дә ярамый. Андыйлары да шактый әле. Чөнки ул барысын да ачыктан-ачык язган, үз позициясен белдергән. Ул позиция барлык кешегә ошарлык түгел, чөнки әче тәнкыйтьли һәм аның алай эшләргә хакы бар. Бу хатлар – замана көзгесе. Мисалга бер вакыйганы китерәм. 1970 нче еллар уртасында “Казан утлары” журналында татар әдәбияты торышы турында зур гына мәкаләсе басылып чыккан иде. Аны оригиналда укучылар, юк, Аяз, моны бастырмыйлар, дигәннәр иде. Ул шактый кыскартылып басылып чыкты, аның инде тәме беткән, бәреп ега торган идеяләре киселгән иде. Әти гомер-гомергә оригиналь, ачык фикерле кеше булды.
– Аяз абый хәзерге әдәбият турында ни дияр икән?
– Мин үземне зур әдәбият белгече дип санамыйм. Чөнки хәзер татарча да, русча да әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр укырга вакыт җитми. Күбрәк оештыру эшләренә чумдым. Әлбәттә, яңгыраш тапкан әсәрләрне укыйм. Миңа калса, татар әдәбияты, бигрәк тә проза совет чорында булган олпатлар – Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев дәрәҗәсенә җитә алмый. Үзе артыннан ияртеп барырдай олпатлар бик сирәк хәзер.
– Үзегез әтиегез кебек хатлар язасызмы?
– Кулдан хатлар язу бетте, электрон хатлар, ни кызганыч, андый куәткә ия түгел. Кул белән язу, йөрәгеңнән чыкканны әйтеп бирү – ул бит бөтенләй икенче. Технология заманы, дибез. Ул бер яктан ярдәм итә, икенче яктан кеше буларак бетерә. Без роботка әйләнеп барабыз. Аралашуны смска, “ВКонтакте”да бер-ике юл язып җибәрүгә алмаштырдык. Интернет – минем өчен бик зур чүплек. Бәхәсләшмим, аның файдасы гаҗәеп зур. Ләкин кешеләрнең 95 проценты интернетны дөрес файдаланмый. Аннан идеал эзлиләр, тормышта исә көткәннең киресе килеп чыга. Чөнки идеалны чүплектән түгел, тормыштан эзләргә кирәк.
– Искәндәр абый, Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасының язмышы ничек булыр?
– Монда бик күп буталчыклык килеп чыкты, дөрес булмаган мәгълүмат та җитәрлек булды. Гади итеп әйткәндә болай: кафедра үзгәреш кичерә, ләкин юнәлеш сакланачак. Бүген без сигез кеше эшлибез һәм яңа структурага керәбез. Ә татарны өйрәнү эшен ике институт алып бара: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты; Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты. Бездә асылда татар тарихы өйрәнелә һәм өйрәнеләчәк тә. Ел саен укырга республика акчасына 30 баланы кабул итәбез, укытып чыгарабыз. Дөрес, мәсьәләгә нокта куелмаган әле. Үзебезгә якын юнәлешләргә кушуны хыянәт дип кабул итмим, нормаль күренеш дип исәплим.
“Ватаным Татарстан” (№ 80, 03.06.2016).
Просмотров: 1336
Бу яман илдә татарның иплелеге,толерантлыгы аның үзенә зарарга эшли.Татарга үз җирендә чын хуҗа булып,үзенең милли хокукларын кулланып,ә бирмәсәләр тартып алып яши башларга вакыт!