1966 елның октябрендә Камышлы районының Йолдыз авылында (бу авыл күптәннән юк инде) Исмәгыйль ага белән Мәдинә апай гаиләсендә алтынчы бала булып кыз туа, аңа Алия дип исем бирәләр. Кыз бала хуш исле кырлардан чәчәкләр җыеп, Кысады елгасында су коенып үсә. 1973 елны аларның гаиләсе Иске Похвистнево авылына күченеп урнаша.
Алия биредәге мәктәпне тәмамлап, нефть тармагы белән бәйләнгән оешмада эшләр өчен операторлыкка укып чыга, әмма алган дипломы белән бары тик ел ярым гына эшләргә туры килә аңа. Аннан соң ул балалар бакчасына эшкә керә, 11 ел анда хезмәт күрсәтә. Бик чибәр, уңган Равил исемле егеткә гашыйк була, Пример авылында яшәүче Таишевлар гаиләсенә килен булып төшә. Яшь парның өч кызлары Алсу, Алия, Рания дөньяга киләләр.
2000 елның маенда бик каты авырудан Алия ханымның әнисе Мәдинә апа якты дөнья белән хушлаша. Алия әтисен үзенә карарга ала, хезмәт һәм тыл ветераны Исмәгыйль абыйга бүген 87 яшь. Хөкүмәт эшеннән китәргә туры килә, билгеле, олы яшьтәге кешене тәрбияләргә кирәк бит. Моңардан тыш, тормышны да алып барырга, өч кыз баланы да матур итеп киендерергә, тәмле ашатырга кирәк бит әле. Алия белән Равил киңәшләшеп, теплица корып куярга булалар.
Икесе дә бик уңган булганлыктан, теплицаларында помидор, кыяр, редиска, яшеллеккә суган, кузгалак, укроп, петрушка һәм башка культуралар үстерәләр. Дистәләгән сорт яшелчәләрен Самарга да, Отрадныйга да барып саталар.
Таишевлар Подбельск авылында бик матур өй салып куйганнар. Равил әфәнде газ хуҗалыгында да эшли. Кыскасы, тырыш хезмәт белән мул һәм матур тормыш алып баралар алар һәм бер-берсен аңлашып яшиләр. Бүгенге көндә ике кызлары инде тормышлы. Алсуның бер улы бар, икенчесе туарга тора. Ранияләре әле өченче сыйныфны гына тәмамлаган.
Йолдыз авылының шифалы чишмә суларын эчеп, аның чылтыравын тыңлап үскән Алия ханым бик моңлы һәм матур итеп җырлый да әле. Подбельск авылының Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Калейдоскоп» үзешчән артистлар төркемендә катнаша ул. Икенче кызлары Алия дә җырлый. Аналы-кызлы Гали авылының Сабантуйларында да чыгышлар ясаганнар икән, төрле Мактау кәгазләре, дипломнар белән дә бүләкләнгәннәр. Урысча да, татарча да җырлап үзәкне өздерәләр шул алар.
Барлык туганнары, апалары, абыйлары Таишевларның матур йортларына кунакка кайталар, биредә һәммәсен елмаеп каршы алалар, тәмле ашлар белән сыйлыйлар, күчтәнәчләр белән шатландыралар. Барлык авылдашлары өчен дә алар үрнәк, уңган гаилә!
Samtatnews.ru порталы өчен Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Пример авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1477
Минем гаиләм дә 2003нче елдан алып теплица тота. Һәзерге көнне 5әр сотыйлы 3 теплица бар. Бер өлешендә кыяр, икенче яртысында помидор үстерәбез. Теплица газ белән җылытыла, су сибүне дә җайладык: капельницадан ага. Бик зур эшләрен башкарганда (япканда, рассада утырканда) өмә җыябыз. Ябу эше дә ничә елга бер генә була, чөнки пленкалар өч-алты елга җитә торганнары да бар. Һәр гаилә заман техникаларын кулланып, эшне җиңеләйтергә тырыша. Шуңа күрә без: үзем, хатыным һәм балаларым белән барлык эшне башкарабыз.
Теплица тотуның файдасын гаиләләр генә түгел, мәчетләр, мәдрәсә дә тоя. Чөнки мәдрәсә-мәчетләр өчен, төрле дини бәйрәмнәр, авыл күләмендәге чаралар, Сабан туе, концерт-фестивалләр уздыруда эшкуарларның, теплица эшкәртүчеләрнең ярдәме зур була.