«Ветер перемен» повеет на татарскую эстраду / “Үзгәреш җиле” татар популяр музыкасына яңа сулыш өрәчәк

a3615 и 6 ноября 2016 года на сцене Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля впервые состоится фестиваль татарской песни «Yзгэреш жиле» («Ветер перемен»). Об этом сообщила пресс-служба театра.

Идея поднять татарскую эстраду на новый уровень принадлежит Президенту РТ Рустаму Минниханову. Она была озвучена в конце марта 2015 года, когда в Доме Правительства чествовали народную артистку РСФСР и Республики Татарстан Венеру Ганееву по случаю ее 60-летия. «Приятно, что этот вопрос прозвучал в дни моего юбилея, – призналась в интервью корреспонденту ИА «Татар-информ» Венера Ганеева. – Вообще, этот вопрос, я думаю, волновал многих. И тут началась работа по подбору репертуара, песен, по подбору исполнителей».

С весны 2015 года были отобраны лучшие, по мнению экспертов, молодые исполнители татарской песни. «Это всеми любимые наши певцы, – рассказала Венера Ганеева. – Также есть молодежь, которая делает первые шаги, а также вокалистки, живущие в Москве. Участницы проекта «Голос» Язиля Мухаметова и Румия Ниязова».

Режиссер-постановщик проекта «Yзгэреш жиле» Юрий Александров – человек с мировым именем. Он знаком казанцам по постановкам нескольких опер в Татарском театре оперы и балета. «Насколько мне известно, заказано около 60 аранжировок, – рассказал самый дорогой режиссер-постановщик России в интервью корреспонденту ИА «Татар-информ». – Я думаю, в ход пойдут где-то около 50 аранжировок. Это огромная история! Это фактически два спектакля. 24 песни в концерте – это 24 музыкальных номера в опере. А в опере бывает и 18 номеров, и меньше бывает».

Как сообщает пресс-служба ТГАТОиБ им. М. Джалиля, каждый из участников представит две песни на татарском языке под аккомпанемент симфо-джазового оркестра. Проект допускает только «живой» звук и делает акцент на отсутствие компьютерной обработки голоса.

Музыкальным руководителем постановки стал трубач-виртуоз, бэнд-лидер, педагог и телеведущий Вадим Эйленкриг. Молодой музыкант с мировым именем неоднократно бывал в Казани и считает ее родным городом. «У меня в оркестре каждый человек – это звезда, – сказал в интервью корреспонденту ИА «Татар-информ» руководитель оркестра. – Если посмотреть – это уровень колоссальный. Мы взяли валторнистов и струнную группу, и они на высочайшем уровне. Я сейчас живу этим проектом, я горю этим проектом».

Оформлением фестивальной сцены занимается театральный и концертный художник Виктор Герасименко. Сценограф оформил свыше 150 оперных, балетных, драматических спектаклей в городах России, в том числе и в Казани. По его эскизам уже создана уникальная конструкция с пультом управления, которая поможет передать дух татарских песен. «Эта прозрачность, то, что в татарской музыке есть, какая-то лиричность будут переданы через декорацию, – пообещал мастер. – Мы сегодня открываем новых ребят, молодых абсолютно. И как бы цветок раскрывается и выпускает новый талант».

В течение всего года с участниками занимаются приглашенные из Москвы педагоги по вокалу – Алексей и Ксения Коробковы. В июне состоялись первые сценические репетиции. Куратор кафедр эстрадной и джазовой музыки, ударник легендарной группы «Воскресение» Алексей Коробков считает, что все его подопечные – это самодостаточные и профессиональные люди. «Спасибо тем, кто производил кастинг и подбирал участников проекта. Большое человеческое спасибо. Потому что все участники проекта оказались очень гибкими, способными и понимающими», – сказал Коробков.

«Этот проект не просто своевременный, но и прекрасно задуманный, – считает доктор искусствоведения, профессор Казанской консерватории Вадим Дулат-Алеев. – Любимые нами песни обретут ту огранку, которая позволит засверкать золотому фонду татарских песен именно тем золотом, которым он является. На самом деле решается важнейшая задача. Потому что мы находимся уже очень близко к тому, что прервется культурная связь, и о многих вещах уже можно будет узнать только по книгам».

Как сообщила пресс-служба театра, внешний вид артистов взял на себя известный ритейлер одежды класса люкс, который предоставил костюмы для участников фестиваля.
Работа над проектом продолжится в октябре 2016 года.

После показа в Казани фестиваль сменит геопозицию – 4 декабря «Yзгәреш җиле» пройдет на сцене Государственного Кремлевского Дворца в Москве.

Билеты на фестиваль в Казани поступят в продажу 6 сентября.

«Татар-информ».

* * *

2016 елның 5 һәм 6 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале үтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныкы булуын билгеләп үтик. Бу идея 2015 елның мартында, Хөкүмәт йортында РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләгәндә әйтелде.

“Бу мәсьәләнең минем юбилеем көннәрендә кузгатылуы шатландыра, — диде Венера Ганиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән булган әңгәмәсендә. – Чынлыкта, бу мәсьәлә күпләрне борчыгандыр дип уйлыйм. Һәм менә — репертуар, башкаручылар туплау эше инде башланды”.

2015 елның язында экспертлар татар җырларын иң яхшы башкаручы яшьләрне сайлап алган. “Алар — без барыбыз да яраткан җырчылар, — диде Венера Ганиева. – Шулай ук араларында сәнгатьтә беренче адымнарын гына ясаучы яшьләр, Мәскәүдә яшәүче вокалчылар бар. “Голос” телепроектында катнашкан Язилә Мөхәммәтова һәм Румия Ниязова”.

“Үзгәреш җиле” проектын сәхнәгә куючы режиссёр Юрий Александров – исеме дөнья күләмендә танылган кеше. Ул казанлыларга Татар опера һәм балет театрында куелган берничә опера буенча таныш. “Белүемчә, 60лап аранжировкага заказ булды, — дип ачыклык кертте Россиянең иң кыйммәтле режиссер-куючысы “Татар-информ” корреспонденты белән булган әңгәмәсендә. — Шулардан 50ләбе эшкә алыныр дип уйлыйм. Бу гаять зур күләмле эш. Бу бит 2 спектакль. Концерттагы 24 җыр – ул операдагы 24 музыкаль номер. Ә операда 18 номер да була ала, азрак та булырга мөмкин”, — диде Александров.

Муса Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашучыларның һәрберсе симфо-джаз оркестрга кушылып, татар телендә 2шәр җыр тәкъдим итә. Проектта катнашучылардан “җанлы” тавышка җырлау таләп ителә, тавыш компьютерда эшкәртелми.

Тамашаның музыка җитәкчесе — трубада виртуоз уйнаучы, бэнд-лидер, педагог һәм телевидение алып баручысы Вадим Эйленкриг. Исеме дөньякүләм танылган яшь музыкант Казанда инде берничә тапкыр булган, аны ул үз шәһәре дип саный. “Минем оркестрда һәр кеше – йолдыз, дип сөйләде оркестр җитәкчесе. – Гаять югары дәрәҗә бу. Без валторнистларны һәм кыллы төркемне алдык, һәм алар иң югары дәрәҗәдә. Мин хәзер шушы проект белән янып яшим”.

Фестиваль үткәреләчәк сәхнәне бизәү эше белән театр һәм концерт рәссамы Виктор Герасименко мәшгуль.

Сценограф моңа кадәр Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, 150дән артык опера, балет, драма спектакльләрен бизәлеш белән тәэмин иткән. Аның эскизлары буенча “Үзгәреш җиле”нә пульт белән идарә ителә торган уникаль конструкция ясалган. Бу исә татар җырлары рухын җиткерергә ярдәм итәчәк. “Татар музыкасында булган үтә күренмәлелек, хиссият декорацияләр аша күрсәтеләчәк, — дип вәгъдә итә мастер. – Без бүген яңа исемнәр ачабыз, япь-яшь башкаручыларны чыгарабыз. Әйтерсең лә, бөреләнгән чәчәк атып, талантны иреккә чыгара…”

Фестивальдә катнашучылар белән ел дәвамында вокал буенча педагоглар Ксения белән Алексей Коробковлар шөгыльләнә.

Алар Мәскәүдән чакыртылган. Июньдә беренче сәхнә репетицияләре булды. Эстрада һәм джаз музыкасы кафедралары кураторы, легендар “Воскресение” төркеме музыканты Алексей Коробков фикеренчә, аның карамагындагылар — барысы да профессионаллар. “Кастинг үткәреп, проектта катнашучыларны сайлап алучыларга бик зур рәхмәт. Чөнки катнашучыларның һәркайсы сизгер, сәләтле, аңлый белә торган булып чыкты”, — дип канәгатьлек белдерде Коробков.

Бу проект нәкъ вакытында оештырылган гына түгел, әйбәт итеп уйланылган да, дип саный сәнгать белеме докторы, Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев. “Без яратып өлгергән җырлар, эшкәртелгәч, алтын фондтагы әсәрләргә хас булганча балкый башлаячак, — ди “Татар-информ” әңгәмәдәше. – Бик мөһим мәсьәлә хәл ителә. Чөнки без мәдәни элемтәләрнең өзелүенә, күп кенә нәрсәләр турында китаплардан гына белеп булачак чорга якынлаштык”, — ди профессор.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистларның тышкы кыяфәтләрен люкс ритейлер кайгырта, фестивальдә катнашучыларга костюмнар бирә.

Проект буенча эш быел октябрьдә дәвам иттереләчәк.

Казаннан соң фестиваль урынын алыштырачак – “Үзгәреш җиле” 4 декабрьдә Мәскәүдә Кремль сараенда узар дип көтелә.

Казандагы фестивальгә билетлар 6 сентябрьдә сатыла башлый.

«Татар-информ».

Просмотров: 1316

Один комментарий

  1. Эстрада әлкәсендә » боз кузгалырга» тора.
    Хөкүмәтебездә моны аңлый алырлык кешеләр барлыгы мине бераз аптырашка калдырды.
    Кара, бар икән, малай кешеләр. Бар икән бит!
    Әмма…
    Уртакуллыкка кереп баткан татар әдәбияты, кода-кодагыйлыкка кереп баткан татар театры һәм бишектән төшә алмый интеккән татар киносы өстендә дә иссен иде ул «үзгәреш җилләре»!..
    Югыйсә,боларын эшләргә дә авыр түгел.
    Бөтенесе бар — теләктән башка.