Шигъри җан

image2

Гөлчирә апаның укытучы булу хыялын кызы тормышка ашыра.

Кеше гомерендәге еллар тәсбих төймәләре сыман төзелгән. Тәсбих-хөрмә төше, миләш агачыннан ясалгандай, елларның да төрлесе була: хөрмәдәй татлылары да, миләштәй ачылары да. Бүгенге язмам герое, 75 яшьлек Гөлчирә апа Әхмәдуллина да бәхетле хатын, бәхетле ана булып матур, татлы гомер кичерсә дә, тормышның ачысын да татыган — бала хәсрәте күргән. Ә бала хәсрәте — хәсрәтнең дә иң ачысы икәнен үз башыннан кичергәннәр беләдер…

Гөлчирә апа белән без үткән елны танышкан идек. Гәҗит укучылар аның бе­лән таныштыр: шагыйрә ул. Менә икенче ел инде аның якыннарына багышлап язган шигырьләре безнең басмада басылып килә. Бала чактан шигърияткә гашыйк кыз булып үсә ул. Шигырьләрне гомер буе язган, үзе өчен генә. Кешегә күрсәтергә дә оялган. Хыялы да әдәбият укытучысы булу була да бит… Газиз әнисен кызганып бик иртә эшкә җигелергә туры килә шул аңа, чөнки ул ятим кыз, сугыш ятиме.

1941нче елның гыйнвар аенда Бозбаш авылында икенче бала булып дөньяга килә кыз. Кызларының олысына Тәзкирә, ә кечесенә Гөлчирә диеп исем куштыралар Фәретдин ага һәм Җәүһәр апа Каюмовлар. Ләкин бу балаларга әти назы күреп, аның кайгыртуын тоеп үсәргә насыйп булмый. Ләгънәт төшкән сугыш аларны мәңгегә ярты ятим итә: Фә­ретдин ага сугыш кырында ятып кала. Гөлчирә әтисен бары тик рәсеменнән генә күреп белә. И-и-и, ятимлекнең ачысы! Гомер буе әти назын, аның яклавын тоеп, әтием ка­наты астында яшәп тә иллегә җиткәндә генә әтиемне югалтсам да, аны сагынып еламаган көнем юктыр. Ә бер генә мәртәбә дә «әтием» диеп әйтә алмаганнарга ничекләр түзәргә?! Менә шул вакытларда кулына каләм ала да инде ул.

Син киткәндә, әткәй, бакчаларда

Ап-ак чәчәк аткан алмагач,

Авыр булды безгә үскән чакта

Әткәй сүзен әйтә алмагач…

(«Сагынам сине, әткәй, һаман да»).

Башлангыч сыйныфларны туган авылында укыса, аннан Камышлы урта мәктәбендә белем ала кыз. 8нче сыйныфтан соң, яхшы билгеләргә укыса да, укуын дәвам итә алмый. Ялгыз әнисен кызганып колхозда эшли башлый.

1960нчы елда Гөлчирә Балыклы авылына килен булып тешә. Февраль бураннары дулаганда пар атлар белән алып кайта үзенен сөйгәнен Балыклының асыл егете Минәсхәт Әхмәдуллин.

Бик матур гаилә булып яшәп китә алар. Гаиләнең бәхетен тулыландырып 1961нче елны кызлары Флюра, 1963тә уллары Тәлгать дөньяга киләләр. Балалар әти-әни үрнәгендә тәүфыйклы булып үсәләр, яхшы укыйлар. Минәсхәт ага атлар караучы, ә Гөлчирә апа сыер савучы булып эшлиләр, мал-туар да күпләп асрый алар, кош-корт та. Тормышлары мул, дөньялары түгәрәк була аларның. 40 ел дәвамында алдынгы сыер савучылардан булган Гөлчирә апаны кол­хоз җитәкчеләре дә, авыл халкы да хөрмәт итә. Аның ал­дынгы булуы турында бихисап Мактаунамәләре сөйли. Авыл Советы депутаты да булып тора ул.

Гөлчирә апаның укытучы булу хыялын кызы тормышка ашыра. Флюра гаиләсе белән Степановка авылында яши. Тормыш иптәше Гаил Баһаутдинов белән матур гаилә корып, мул тормышта гомер кичерә алар. Берсеннән-берсе чибәр, акыллы, гөрнадырдай өч егет тәрбияләп үстереп, бе­лем биреп, олы тормыш юлына озаткан алар: Руслан, Радмир һәм Линар Бөгелмә шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр.

Төпчекләре әти-әнисен киленле дә иткән икән. Бәхетле парлар булып, игелекле балалар үстерергә насыйп итсен аларга, Ходай Тәгалә. Ә инде өлкәннәренә энеләреннән үрнәк алырга гына кала. Бөгелмә кызларының күзләре кая карый икән? Шундый да асыл егетләрне дә күрмәгәч?!

Ә менә Тәлгать — бик кыска гомерле була. Аның мәңге­леккә күчүенә 20 ел булган икән. Ана кеше өчен хәсрәтләрнең иң ачысы шулдыр ул. Юкка гына: «Бала хәсрәте бирмә, Ходаем», димәгәннәрдер.

Әнисен кадер-хөрмәттә яшәтеп соңгы юлга озаткан ул. Моннан 9 ел элек пар ка­наты да сынган аның — Минәсхәт абый да мәңгелеккә күчкән.

Бүгенгесе көнне Гөлчирә апа ялгызы гына яши. Тормышы мул, бар да җитеш. Тик ялгыз ул. Шул ялгызлыктан сагышланганда тагын кулына ак кәгазь һәм каләм ала Гөлчирә апа.

«Шигырь юллары бигрәк тә төннәрен күңелгә килә дә, торып язып куям», -  ди, ул. — Әле дә ярый кызым белән киявем якын торалар да, оныклар кайткалыйлар, «Шәфкатьлелек» бүлеге кызларына да рәхмәт. Очрашуларга, ял итәргә дәшкәлиләр. Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән чараларда да катнашкалыйм. Гел боегып кына утырып булмый бит. Намазга бастым. Әнкәмнең дисбесен тартканда аның кул жылысын тоям кебек.

… Дисбең исән, күрсәң иде, әнкәй,

Дөнья хәзер ничек үзгәргән,

Ә мин хәзер намаздамын инде,

Дисбең тартам, әнкәм, кич-иртән».

Дөрес эшлисез, Гөлчирә апа. Ялгызлык сагышы күңел түренә кереп урнашсамы, тиз генә чыгарам, димә.

Сагышланганда шигырьләр язып, сагынганда җырлар бе­лән моңаеп, балаларыгызның, оныкларыгызның, исән калган якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәргә язсын сезгә, Ходай Тәгалә.

 Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1270

Комментирование запрещено