«Хайтарма» соңгысы булмас…

77a7e1bbe46f4db0289f4c771bea6c00_MКырым татарларының ачы язмышын сүрәтләгән «Хайтарма» фильмын Казан тамашачысы бик җылы һәм күз яшьләре аша кабул итте.
«Хайтарма» үзенең киң колачы һәм режиссерның туган халкына мәхәббәте белән сугарылган, кырым татарлары язмышын тасвирлаучы беренче нәфис фильм буларак тарихка кереп калды.

Казандагы премьерадан соң төп герой — очучы Әхмәтхан Солтан һәм Әхтәм Сейтаблаев бер шәхес буларак кабул ителде. Казан татарлары кардәшләре өчен горурланып, аларның кайгыларын үз йөрәкләре аша уздырды. «Гүзәл Кырым» моңлы көе исә, һәркемнең күңелендә тирән уелып калгандыр. Зур экран аша тулы бер халыкның  фаҗига эпопеясен  тудыра алган Әхтәм Сейтаблаевтан үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык.

- Казан мөселман киносы фестиваленнән соң «Хайтарма»ның язмышы ничегрәк булды?

- Казандагы кайнар алкышлардан соң «Хайтарма» картинасы Төркиянең Анталия каласындагы «Алтын портакал» фестивалендә, Искешәһәрдә, Берлинда күрсәтелде. Халыкара «Корона» кинофестивалендә гран-при яулады. Минем белүемчә, хәзерге вакытта Төркиядә «Хайтарма»ны прокатка әзерлиләр. Шунысы да куанычлы:  Украина Кинематографистлар берлеге секретариатының бердәм карары буенча фильм НИКАРоссия кинофестиваленә тәкъдим ителде.

- Әхтәм әфәнде, кайбер чыганаклардан алган мәгълүматлар буенча сездә легендар украин гетманы Богдан Хмельницкий турында нәфис фильм төшерелә. Сез ул фильмда Кырым ханы Ислам Гәрәйне уйнарга тиеш идегез…

- Әйе, узган елның сентябрь аенда мине әлеге фильмда  Ислам Гәрәй ролен башкарырга чакырганнар иде. Ә аннан соң, фильмны режиссер буларак та төшерергә тәкъдим иттеләр. Ләкин без картинаның продюсеры белән уртак фикергә килә алмадык. Оештыру җәһәтеннән һәм иҗади яктан каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, әлегә бу проект туктатылып тора.

- Театр сәнгатен яратучылар сезне «Хайтарма» киносына кадәр үк белә иде инде. Татарстан белән иҗади планнар гамәлгә ашырырга ниятегез юкмы?

- 2002 елда без дустым Шәүкәт Сейдаметов белән Г.Камал театрында М.Тарухан пьесасы буенча  «Арзы кыз» спектаклен сәхнәләштергән идек. Әлеге мизгелләр һаман да хәтеремдә. Тормышымдагы әлеге этапны һәрвакыт истә тотачакмын. Зур профессионаллар белән очрашканыма гына түгел, шулай ук искитмәле, яхшы күңелле, кунакчыл, тугандаш халык вәкилләре белән эшләгәнемә күрә дә кадерле ул. Узган ел режиссер Фәрит Бикчәнтәев мине Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы белән таныштырды.  Бөек роман!  Минем өчен аны экранга чыгару зур мәртәбә булыр иде. Иманым камил, мондый уртак проект Казан һәм кырым татарлары арасын якынайтыр, рухи яктан ныгытыр дип ышанам. Татарларның колач җитмәслек дөньясы белән башкаларны да таныштырыр иде ул.

- Режиссер буларак, Сезнең планнар күптөрле иде. Алар ничегрәк тормышка ашырыла? Сездән тагын нинди кинолар көтә алабыз?

- Әкият-фейтез жанрында булачак картинаны төшерүгә әзерлек эшләре бара. Сәидә Арифова исемле татар кызы Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында 89 яһүд баласын немецлар тырнагыннан саклап кала. Кино «Сәидә» дип аталыр дип уйлыйм. Сәидәнең тарихы болайрак: Кырымга немецлар бәреп керә. Сәидә яһүд балаларына татар исемнәре куша, гыйбадәт кылырга өйрәтә. Ә кемдер Сәидәне немецларга сата. Кызны гестапода ике атна җәзалыйлар, кыйный-кыйный кабыргаларын сындырып бетерәләр. Тәмуг  җәзаларына да түзгән татар кызын немецлар азат итә. Ул тәрбияләгән балаларга да имтихан оештырыла. Ләкин балалар да сынауны уңышлы уза. Сәидәне 1944 елда Кырымнан сөргән вакытта, балалар: «Безнең Сәидә әниебезне бирегез!» – дип машина артыннан чабалар… Моннан тыш, кырым Робин-гуды Алим Айдамак буенча да сценарий языла. Алла теләсә, бу проектлар да, башкалары да  гамәлгә ашар дип өметләнәм.

- Хәзерге вакытта Украина халкы катлаулы чор кичерә. Бу күңелсез вакыйгалар кардәшләребезгә зыян китермәс микән? Моңа сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

- Украинадагы соңгы вакыйгалар, әлбәттә, миңа да, шулай ук илебездәге һәркемгә дә кагыла. Кырым татарлары да моннан азат түгел. Гражданнар сугышы булмас дип өметләнәм. Минем балаларым, минем ата-аналарым яши торган ил әлеге кризистан демократик, бердәм Ауропа дәүләте буларак чыгар. Моңа мин бар күңелем белән ышанам.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1167

Комментирование запрещено