Әйтә иде әбием уйланып.
Мин елмаеп аны тыңлый идем,
Куенына аның сыенып.
Ул аңлаган дөнья үзгәрешен
Үзе үткән еллар буенда.
Һәрбер мизгел Коръән сүзе белән
Чагыштырылган аның уенда.
Әбкәм сүзләренең чын мәгънәсен
Тик аңпадым еллар узгачтын.
Ахырзаман җитте диям хәзер
Җир елаган яшьне күргәчтен.
Нинди көчләр этә адәмнәрне
Бер-берсенә кайгы ташларга.
Канлы сугыш кырларына басып,
Якты кояш нурын капларга.
Калмады һич җирдә мәрхәмәтлек,
Бала белми газиз анасын.
Ата кеше матур бикә эзләп,
Ташлап китә корган оясын.
Хәмер белән намусларын эчә
Оятларын җуйган хатыннар.
Дөньябызны эшкуарлар баскан,
Туган, дуслар артта калганнар.
Түрәләребез туган җирне сата,
Кендек каны шунда тамса да.
Акылын җуеп ят илләргә кача,
Үзенең халкын талап булса да.
Шул хәлләргә түзмисеңдер, Ходай,
Адәмнәрне уйга димлисең.
Бәлки, аңларсыз сез явызлыкны, диеп,
Бер-бер артлы безне сыныйсың.
Гөнаһ эшләр дөнья йөзен каплап,
Җитте ахыры Синең каршыңа.
Кешеләрдән чыккан күз яшьләре
Синеңдәме тама яраңа?
Бер ут белән, Ходай, бер су белән,
Син сыныйсың безнең тормышны.
Танылмаган чирләр җир өстендә йөри,
Аңламыйбыз һаман ялгышны.
«Тукталыгыз, зинһар, тукталыгыз,
Үтермәгез, сугыш тукталсын,
Ана кешенең бәхете — бала булсын,
Ата кеше булсын намуслы».
«Туган җирне саклагыз сез, — дисең,, -
Анда яткан сезнең туганнар.
Үзегезгә дә чит җирләрдә ялгыз
Калулары авыр булырлар.
Бер-берегезгә кул сузыгыз, кешеләр,
Түгелмәсен җирдә күз яше.
Җир йөзенә килсен рәхимлелек,
Капламасын кайгы кояшны».
Һәр адәмгә җитә җирдә урын,
Бәхет артмас ятны талаудан.
Дөньялыкта явызлыкны тыйсак,
Гафу итәр безне Ходай да.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1498
Укенеч. Кубесенен бу донья гына бэядэ.